Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада хәзер тоз “мәгарә”се бар (+Фоторепортаж)

Авыруларга шифа бирү көченә ия булган могҗизалы һәм серле тоз мәгарәләре турында белмәүчеләр сирәктер. Анда барып кайту турында хыялланып та, мөмкинлекләре булмаган райондашларыбызны сөендерергә ашыгабыз: мондый "мәгарә" хәзер үзебезнең Кукмарабызда барлыкка килде. Төгәлрәк әйткәндә, "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тоз белән дәвалау бүлмәсе ачылды. Бу - "Президент белән бергә"...

Авыруларга шифа бирү көченә ия булган могҗизалы һәм серле тоз мәгарәләре турында белмәүчеләр сирәктер. Анда барып кайту турында хыялланып та, мөмкинлекләре булмаган райондашларыбызны сөендерергә ашыгабыз: мондый "мәгарә" хәзер үзебезнең Кукмарабызда барлыкка килде. Төгәлрәк әйткәндә, "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тоз белән дәвалау бүлмәсе ачылды. Бу - "Президент белән бергә" хәрәкәте активистлары һәм район инвалидлар оешмасының бердәм проекты эшенең нәтиҗәсе.

-Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның изге ниятләрен яклап, без инвалидларның, өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышларын яхшырту, уңайлы итү өчен үткән елда егермегә якын проект эшләдек. Алтысы буенча Грант оттык. Тоз белән дәвалау бүлмәсе "Тулы канлы тормыш белән яшәү" дигән проект буенча откан суммага, ягъни республика Министрлар Кабинетыннан 107 мең сум күләмендә өлешчә финанслау хисабына җиһазландырылды, - дип сөйли "Президент белән бергә" хәрәкәтенең җирле бүлеге активисты, үзәк җитәкчесе урынбасары Инна Баһавиева.

Тоз дәвасыннан әлеге үзәк табибы Илфат Шәймарданов билгеләве буенча көндезге бүлектә ял итүчеләр файдалана. Биредә хезмәт күрсәтүче шәфкать туташы Ләйлә Иванова, махсус курсларда укып һәм әзерлек үтеп, эшенең барлык нечкәлекләрен үзләштергән.

-Тоз белән дәвалау бүлмәсе тозлы ясалма микроклимат шартларында дәвалауга көйләнгән. Мондый дәва кискен һәм хроник бронхит, озакка сузылган үпкә ялкынсынулары, төрле дәрәҗәдәге бума ютәл, хәтта тире авырулары белән интегүчеләргә сихәт бирә. Борын хастасын дәвалауда да нәтиҗәсе зур, - дип аңлата Ләйлә ханым.

Бүлмә үзе, стена һәм түшәмнәре тоз белән капланып, бераз мәгарәгә охшатып эшләнгән. Тозы исә данлыклы Соль-Илецк күлләреннән, ягъни Тоз Иленнән алып кайтылган. Көненә өч агым белән берьюлы биш авыру кабул ителә. Алар, махсус халатлар һәм башлыклар кигән көе, тын гына яңгыраган классик көйләр астында ярты сәгать буе изрәп, тозлы "диңгез һавасы"н сулап утыралар. Чыннан да, бүлмә ультратавышлы ингалятор-небулайзер ярдәмендә дымландырылып, болыт сыман тоз пары белән тула, түрдәге пальмалы күренеш исә күңелләрне ерак көньякка алып китә. Билгеле, мондый шартлар нервларны тынычландыра, иммунитетны да ныгыта. Ун көнлек дәвалану курсын үткән кеше үзен диңгез буенда ял итеп кайткандай хис итә икән.

Без әңгәмә корган арада "Тылсым"ның ишегалдында инвалидлар сабан туе гөрләде. Быел ул унсигезенче тапкыр үткәрелде. Гадәти сабантуйдагы кебек, биредә барлык төр диярлек ярышлар узды. Мәйданга килгән һәркемнең йөзләрендә бәйрәм шатлыгы чагыла иде.
-Физик мөмкинлекләре чикләнгән затларның тормышын ямьләндерү өчен кулдан килгәннең барысын эшләргә тырышабыз, - ди үзәк җитәкчесе Нүрсия Мөбарәкова.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk