Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара районында халык дәвачысы яши

Беркөнне күптән күрешмәгән танышымны күреп, телсез калдым. Улмы, түгелме? Ярый әле, үзе танып, кочаклап алды. Кайчандыр сәламәтлек бөркелеп торган алсу йөзле, түгәрәк гәүдәле дустым урынына саргаеп, сулган йөзле, ябык гәүдәле хәлсез ханым басып тора иде. Хәл-әхвәл алышкач, бераз юк-барны сөйләшеп тордык. Үзем аның белән сөйләшсәм дә, эчтән бер сорау бимазалый:"Нәрсә...

Беркөнне күптән күрешмәгән танышымны күреп, телсез калдым. Улмы, түгелме? Ярый әле, үзе танып, кочаклап алды. Кайчандыр сәламәтлек бөркелеп торган алсу йөзле, түгәрәк гәүдәле дустым урынына саргаеп, сулган йөзле, ябык гәүдәле хәлсез ханым басып тора иде. Хәл-әхвәл алышкач, бераз юк-барны сөйләшеп тордык. Үзем аның белән сөйләшсәм дә, эчтән бер сорау бимазалый:"Нәрсә булды икән? Үрнәк гаиләдә туып-үскән дустым кияүгә дә үзе яраткан, дәрәҗәле урында эшли торган кешегә кияүгә чыкты. Менә дигән йортлары, чит ил машиналары, тупырдап торган сау-сәламәт игезәк балалары (анысы да заказ буенча диярсең: бер кыз,бер малай) бар. Шундый яхшы тормышта яшәгән кеше болай ук үзгәрә алмый. Ходаем, әллә начар чиргә дучар булды микән?"

Гаҗәпләнүем йөземә чыккандыр күрәсең, дустым әкрен генә, хәлсез тавыш белән үзе турында сөйләп китте.

-Гаҗәпләнмә, ирем белән дә, балаларым белән дә бар да әйбәт. Балаларымны карарга да ике яктан әниләрем булыша. Әллә нишләп кисәк кенә үзем авырый башладым. Аппетитым юк, әз генә ашасам да эчем авырта башлый.

-Врачларга күрендеңме соң?

-Күренмичә калган берәр врачың калдымы?- дип сора. Анализлар бирдертәләр, ә анализлар бар да әйбәт.

-Әллә әбиләргә барып карыйсыңмы? Әнә Күкшел авылында гына да Шамил исемле сукыр дәвалаучы бар, диләр. Өй сатып алып, гаиләсе белән күченеп кайткан диләр. Ятып калганчы, атып кал диләр бит. Әллә шуңа барып карыйсыңмы?

-Белмим инде, ирем дә, мин дә андый кешеләргә ышанмыйбыз бит без.

Дустым белән аерылгач та, аның ябык сулган йөзе, моңсу карашы күз алдымнан китмәде. Бер атна узгач, Күкшел авылы дәвалаучысы турында уңай фикерләр ишеткәч, аның телефон номерын эзләп табып, дустымның хәлен белергә дип киттем.

Мин килгәндә, дустым караватта ята иде. Йөзе тагыН да агарган, үзе тагыН да ябыккан. Ә иң гаҗәпләндергәне ике яшь ярымлык балаларының чакырса да аның янына килмәве иде. (соңыннан белдем: 5 яшькә кадәр булган балалар бозыкны күрәләр икән)

-Миндә Шамил дигән дәвалаучының телефон номеры бар, әйдә, шалтыратып карыйбыз, - дидем мин дустыма. - Дәвасының файдасы бар, дип сөйлиләр.

Дустым курка-курка гына телефон номерын җыйды, үзенең ничек авыруы турында сөйләде.

-Машина белән килеп алыгыз, хәзер киләм, - дигән сүзне ишетүгә, дустымның ире Күкшел авылына юнәлде.

Берникадәр вакыт узгач, килеп тә җиттеләр. Дәвалаучы Шамил дигән кешебез урта яшьләрдәге, озын буйлы, нык гәүдәле, коңгырт йөзле матур гына ир икән. Күзләре начар күрү сәбәпле, аны хатыны җитәкләп йөртә. Дустым дәвалаучыны күрүгә калтырарга тотынды.

Шамил дустымның эченә баскалап карады да:"Эчең бик каты төшкән, эчеңне күтәрербез", - диде. Аннары авыз эченнән генә ниндидер көй көйли башлады. Бу вакытта дустым тагыН да ныграк калтырарга тотынды.

-Хатыныгызда бозык бар.Бозыгын чыгарырга кирәк.

Безне бүлмәдән чыгарып җибәрделәр. Мондый нәрсәне бер дә күргән-ишеткән булмагангамы, мин кызыксынып ишек ярыгыннан карап торырга булдым. Ә үзем бозык дигән әйбергә бөтенләй дә ышанмадым.

Менә ул тагы теге көен көйли башлагач, дустымның елап, тибенә, кулларын болгый башлавын күргәч,б ик нык кызгандым. Сулар эчертеп, 1 чиләккә якын коскач,оешкан кан кисәге чыкканнан соң, дустым калтыраудан туктады.

-Миңа рәхәт, ничектер җиңел булып калды, - диде.

Аннары дәвалаучы дустымның эчен күтәрде.

Бераздан дустым ашыйсы килә дип, бер тәлинкә ашны сыпыртып куйды. Мин, үз күзләремә үзем ышанмыйча, телсез калып карап тордым. Бер елга якын юньләп ашый алмаган дустымдагы яхшы якка үзгәрешләрне үз күзләрем белән күреп, мин ышанмас җирдән ышандым.

Ә берничә көннән бу дәвалаучы Шамил турында күбрәк белергә теләп, аннан рөхсәт сорап, Күкшел авылына юл тоттым. Дәвалаучы Шамил торган йорт үзәктә - Айбулат кибете каршында ук икән. Тыштан иске генә күренгән өй эчтән үзенең чисталыгы, хуҗаларның - Шамил белән хатыны Валяның киң күңелле, гади, ачык күңелле булуы белән үзенә тартып тора. Бу гади генә йортта ничектер җанга рәхәт, тыныч.

Минем язарга теләгәнемне белгәч, Шамил, ничектер, читенсенеп куйды.

-Мин башкалар шикелле үк гап-гади кеше. 1968нче елда Лаеш районы Атабай авылында туганмын. 1998 нче елда кинәт күзләрем начар күрә башлады. 43 яшемдә үземдә сәер үзгәрешләр сизә башладым: кан басымым күтәрелде, бармакларда, кулда ниндидер энергия барлыкка килде. Күрәсең, Аллаһы Тәгалә берсен ала (күзләрне), берсен бирә (дәвалау сәләтен). Безгә бу сәләт нәселдән килә. Әбием дә кешеләрне дәвалый торган булган.

-Ә сез кешеләрне ничек дәвалый башладыгыз?

-Бервакыт күрше апасы керде дә баш авырта, кан басымым югары,- дип әнигә зарланып утыра. Шунда мин чокырга су салдым, өшкереп бирдем дә, шуны эчәргә куштым. Шушы суны эчкәч, күрше апасының кан басымы нормальләште. Ә массаж ясауны хатыннан башладым. Аяклары туңа, сызлый, башы авырта иде. Массаж ясаганнан соң, бар авырулары бетте. Кешенең тәненә кагылгач, кул, бармаклар үзеннән-үзе эшли башлый, әйтерсең лә, өстән кемдер өйрәтеп, әйтеп тора. Мин бервакытта да дәвалаучы булырмын, дип уйламадым, кешеләргә булыша алам, дип сөендем генә. Файдасы тигәч, кешеләр әллә кайлардан: Алексеевск, Чаллы, Зәй, Казан, Саба, Мамадыш, Киров, Кукмара һ.б. эзләп киләләр. Миңа бернинди реклама да кирәк түгел.

-Ә сез нинди чирләрне дәвалый аласыз?

-Бик күп инде алар: аллергия, псориаз, кан басымы, баш авырту, аяк, кул, җилкә, эч төшү, эпилепсия, астма, хатын-кыз авырулары, күз тию, бозык чыгару...һ.б. Әгәр дә дәвалап булмый торган булса, мин ул кешене дәваланырга алынмыйм. Бозык чыгару дигәч, күпләр ышанмыйлар. Бозык ясау элек-электән булган. Хәзер дә кешеләр бер-берсеннән көнләшеп бозык ясаталар. Күпме кеше шул бозыктан нинди авыру белән авырганын да белмичә үлеп китә.

Авариягә очрап, параличланып калган, врачлар терелүгә өмет юк дигән бер егетне аякка бастырдым. Кешенең терелүен күрү минем өчен зур сөенеч. Шунысы кызганыч: үземне,т уганнарымны дәвалый алмыйм.

Псориазны (тәңкәле тимрәү) дәвалап булмый, диләр. Мактану булмасын, ә мин дәвалый алам. 2-3 сеанстан соң бернинди псориаз калмый.

Шушы урында әңгәмәбез өзелде: аягын көчкә сөйрәп, бер ир-ат керде. Моменттан файдаланып, Шамилнең массаж ясавын күзәттем. Күзе күрмәсә дә, көчле кулы, бармаклары җитез хәрәкәтләнә, кирәкле нокталарны тоемлап табып, каты итеп баса, сугып та ала.

Күзе начар күрсә дә, күңел күзе белән кешенең авыруларын күреп дәвалый алучы Шамилгә, тыныч холыклы, иренә һәрчак ярдәмгә әзер торган Валяга сокланып, мин бу йорт белән хушлаштым.

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шамил абыйны кайдан ничек эзлэп табарга,телефон номерын бирэ аласызмы?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кайсы яктан Шамил номерен зинхар бирегез эле

      • аватар Без имени

        0

        0

        Шамильнын телефон номерын табырга ярдэм итегез эле

        • аватар Без имени

          0

          2

          Телефон номеры жибэрегез эле зинхар шамилнен утенеп сорыйм