19 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Машинасында бер ир-ат туңып үлгән
Әлеге хәл бүген иртән булган. "Алабуга" махсус-икътисадый зонасыннан ерак түгел урында "Лада Калина" машиансында яшәү билгеләре чагылмаган ир-атны күреп алалар. Алабуга эчке эшләр бүлеге тикшерүчеләре ир-атның үлемендә җинаять билгеләре тапмый. Соңрак, суд медицина экспертизасы ачыклаганча, 54 яшьлек ир-атның туңудан үлгән булуы хәбәр ителә. Машинада ачылган аракы шешәсе дә табыла. Вафат...
-
Күктә өч кояш күренгән
Бүген Урал өлкәсендә яшәүчеләр күктә өч кояш чыкканын күргәннәр. Бу гадәттән тыш хәл түгел, бик салкын көндә күзәтелә торган оптик күренеш, дип аңлата бу күренешне Свердловск өлкәсенең баш синоптигы Галина Шепоренко. -Бу төн бик суык булды. Мондый вакытта һавада алты кырлы, гади күзгә күренмәс кристаллар барлыкка килә. Кояш нурлары шул...
-
Мәдәният яңалыклары
Яр Чаллы шәһәрендә фин-угор халкының республикакүләм иҗат фестивале үтте. Анда районыбызның Нырья авылыннан "Сактон", Яңа Каенсардан "Инвожо", Урта Комардан "Зәнгәри" удмурт халык ансамбльләре чыгыш ясап, лауреат исемнәренә лаек булдылар. Шулай ук мастер класс күрсәтеп, сертификатка ия булдылар. Ә Илгиз Зарипов җитәкчелегендәге "Баламишкин" гармунчылар ансамбле Нократ Аланы шәһәрендә үткән регионара фестивальдә...
-
Кукмарада коррупциягә каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы үтте
Әлеге юнәлештә муниципаль программаны тормышка ашыру барышында күрелгән тикшерү һәм кисәтү чаралары, бюджет средстволарын рациональ файдалану, мәктәптәпкәчә һәм белем бирү учреждениеләрендә туклану нормаларының үтәлеше, районның сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният тармакларында һәм хәрби комиссариатта комиссиянең эше һәм башка мәсьәләр каралды.
-
Кукмара районында халык дәвачысы яши
Беркөнне күптән күрешмәгән танышымны күреп, телсез калдым. Улмы, түгелме? Ярый әле, үзе танып, кочаклап алды. Кайчандыр сәламәтлек бөркелеп торган алсу йөзле, түгәрәк гәүдәле дустым урынына саргаеп, сулган йөзле, ябык гәүдәле хәлсез ханым басып тора иде. Хәл-әхвәл алышкач, бераз юк-барны сөйләшеп тордык. Үзем аның белән сөйләшсәм дә, эчтән бер сорау бимазалый:"Нәрсә...
-
Ел башыннан Татарстан юлларында 412 кешенең гомере өзелгән
2015 ел башыннан Татарстан юлларында 412 кеше һәлак булган. Узган ел гыйнвар-октябрь аенда юлларда үлүчеләр саны 100гә күбрәк булган. Әмма быелгы октябрь узган елгысына караганда күпкә начар күрсәткечләр алып килүе белән истә калган. Ноябрь ае да мактанырлык түгел. Шуңа да юллардагы иминлек мәсьәләсенә игътибарны арттырырга кирәк. Бу хакта юл хәрәкәте...
-
Зур Кукмара ягыннан Кукмарага килеп кергәндә үсеп утыручы матур агачларны нигә кистеләр икән?
-Зур Кукмара ягыннан Кукмарага килеп кергәндә бик матур агачлар үсеп утыра иде. Быел көзлектә аларны тәмам кисеп бетерә яздылар. Киселмәгән өлеше дә сирәкләнде. Хәзер бу тирәләр бик ямьсез булып калдылар. Яшеллекне ни максаттан юк иттеләр икән? Мәдинә ханым. Зур Кукмара авылы Әлеге сорауга Кукмара поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин...
-
Күз буяу өчен генә пандус кирәкме?
Районда "Уңайлы мохит" программасын тормышка ашыруга үзебез дә өлеш керттек: редакциягә керү юлына пандуслар, култыксалар ясатып куйдык, ишекне дә тиешле үлчәмнәргә туры килә торганына алыштырдык. -Мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен уңай шартлар тудыру иң элек сәламәтлек саклау, социаль яклау һәм эш белән тәэмин итү, мәгариф, мәдәният, торак белән бәйле өлкәләргә бурыч итеп...
-
Бурсык Елга авылында яшәүче Миңнерәхим абый Рәхмәтуллин җырларга да, тегәргә дә булдыра
Биргән бит Ходай кешегә булганлык, тырышлык, үҗәтлек, күңел байлыгы дип уйлап куям кайчак. Ни тотса, шуны җанландыра, кулыннан гөл коя, диләр андыйлар турында. Сүзем Бурсык Елга авылында гомер кичерүче алтын куллы Миңнерәхим Рәхмәтуллин турында. -Кечкенә чагымнан ук әти тирәсендә бөтерелеп, аңа булышып йөри идем, - дип тәмләп сөйли башлады чандыр...
-
“Манзара” тапшыруында кукмаралыларны күрсәтәчәкләр
Иртәгә, 20 ноябрьдә, иртәнге сәгатьләрдә ТНВ телевизион каналында бара торган "Манзара" тапшыруында район Мәдәният йорты директоры, җырлары белән танылган Халидә Николаева һәм үзешчән җырчы Илнар Камалиевлар белән әңгәмә булачак. Шулай ук алар башкаруындагы җырлар да яңгыраячак.