Кукмара районында еланнар бар
Черки-чебен, кигәвен, боҗан, саранча... Уф, җәйнең ямен-тәмен бозып, үрчепме-үрчеде быел бу юньсез бөҗәкләр. Өстәвенә озакка сузылган эсселектән кайбер авылларда еланнар күбәйгән. -Балалар елга буена төшәргә куркалар,- ди Битләнгер авылыннан Венера Нотфуллина.- Елгага илтүче тыкрыкны ике яклап таллык басты, шунда еланнар бар. Элгәре сарык көтүе яшь талларны кыркып тора иде, өч-дүрт...
Черки-чебен, кигәвен, боҗан, саранча... Уф, җәйнең ямен-тәмен бозып, үрчепме-үрчеде быел бу юньсез бөҗәкләр. Өстәвенә озакка сузылган эсселектән кайбер авылларда еланнар күбәйгән.
-Балалар елга буена төшәргә куркалар,- ди Битләнгер авылыннан Венера Нотфуллина.- Елгага илтүче тыкрыкны ике яклап таллык басты, шунда еланнар бар. Элгәре сарык көтүе яшь талларны кыркып тора иде, өч-дүрт ел элек көтү чыкмый башлады. Нәтиҗәдә тирәлек үзгәрде. Тузбашның ике төрлесе бар бездә. Башында сызыгы булганы - зыянсыз, тоташ карасы исә чагарга мөмкин. Ике ел элек бер кызны бакчаларында кура җиләге җыйганда елан чаккан иде, вакытында медицина ярдәме күрсәтелгәч, шөкер, хәле әйбәт.
-Абыем әле генә су буенда күреп кайтты еланны.Ә беркөнне сарай артында шуышканын үтердек. Кара төстә үзе. Елгада саргылты да бар, диләр,- дип сөйләде Түбән Өскебаштан Әдилә Мөхәммәтнурова. -Еланнар тау кырыенда, җиләклекләрдә, су башнясы янында очрый. Олы юл аша шуышып чыкканын да күрүчеләр булган. Бер хуҗалыкның мунчаларына кергән хәтта. Ә олы яшьтәге бер абыйны узган елда елан чаккан иде, аңа дәваханәдә ятып чыгарга туры килде. Еланнар бигрәк тә урманда күп. Үткән елларда үлән чабарга баргач, әти-әниемә 7-8әрне үтерергә туры килгән.
Кызның сүзләрен 75 яшьлек авылдашы Диләрә апа Гаянова да раслый:
-Безнең якларда гомер буе булды ул еланнар. Яшь чагымда диләнкәгә үлән чабарга баргач, аяк астында күренәләр иде. Үзең кагылмасаң, елан да тими.
Бу хәшәрәтләр Чуллы авылында яшәүчеләргә дә тынгылык бирмиләр икән. Галия апа Гыйниятуллина әйтүенчә, соңгы ике елда бигрәк тә күбәйгәннәр. Чама белән моннан унҗиде ел элек алар азрак булган, чөнки сарык көтүе йөргән ул чакта. Мал ашаганнан соң калган чәнечкеле үлән камылы буенча елан шуыша алмый, ди.
-Үзебезнең бакчада да йөри ул тузбашлар. Башлары яшькелт. Елга буенда да, суда да бик күп, диләр. Балыклар белән тукланалар икән. Әле беркөн судан кайтып бара идем, күршеләребездән шуышып чыкканын күрдем. Мин якынлашуга читкә качты үзе. Һәрбер җан иясенең яшисе килә шул,- дип бәян итте Галия апа. - Әмма ачуын китерсәң, зыянсыз тоелган тузбашның да холкы яман. Әйтик, бервакыт көтү көткәндә чыбыркысы тиеп киткән бит берәүнең. Арттан куа икән (ул боҗраланып куа), зигзаг сыман хәрәкәт белән йөгерергә кирәк. Шул рәвешле һөҗүмнән котылырга мөмкин. Сакланганда еланның башына сугу файдасыз, сыртын сытсаң гына үлә.
Бу хәшәрәтләрдән менә шулай саклансаң гына инде. "Роспотребнадзор"ның Татарстан буенча идарәсенең Кукмара районындагы бүлеге җитәкчесе Ринат Сабирҗанов әйтүенчә, еланнарга каршы көрәшү турында сүзнең булганы юк.
-Казандагы югары оешмадан да мондый бурычны куймыйлар, -ди ул. - Без талпанга, бизгәк таратучы черкиләргә, тычкан-күселәргә каршы агулау гына үткәрәбез.
Шөкер, быел әлегә районыбызда елан чагып мөрәҗәгать итүчеләр юк икән. Үзәк район дәваханәсенең Ашыгыч ярдәм бүлегеннән әнә шундый мәгълүмат алынды. Чаккан очракта элекке заманнарда ук агуны ярадан авыз белән суырып алып төкерү ысулын кулланганнар. Халыкта елан белән бәйле төрле ышанулар да булган. Әбием сөйләгән иде: имеш, елан кешене чагуга ук сулыкка - елгага яки инешкә ашыга. Еланнан алда йөгереп барып җитсә, зыян күргән кеше исән кала, өлгерми икән - юк. Тагын бер кызыклы инану яшәгән : елан кабыгын тапкан кеше бәхетле була, аңа муллык килә, янәсе. Кабык дигәне - карт елан "салып" калдырган тире һәм ул бик сирәк очрый, ди. Үзен түгел, тиресен очратырга насыйп булсын.
Елан кабыгын тапкан кеше бәхетле була, диләр.
Гөлҗофар МИННЕХАНОВА
фото: http://900igr.net
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев