Кукмара районында еланнар бар
Черки-чебен, кигәвен, боҗан, саранча... Уф, җәйнең ямен-тәмен бозып, үрчепме-үрчеде быел бу юньсез бөҗәкләр. Өстәвенә озакка сузылган эсселектән кайбер авылларда еланнар күбәйгән.
-Балалар елга буена төшәргә куркалар,- ди Битләнгер авылыннан Венера Нотфуллина.- Елгага илтүче тыкрыкны ике яклап таллык басты, шунда еланнар бар. Элгәре сарык көтүе яшь талларны кыркып тора иде, өч-дүрт...