Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үксеп-үксеп кемдер елады

Тормыш - бер мизгел, бүген кеше исән булса, ә иртәгә ул мәңгегә күзләрен йомып, бакый дөньяга күчәргә мөмкин. Әмма аларны сагыну хисе, еллар үтсә дә, тынгылык бирми. Алар белән бәйле истәлекләр әледән-әлеге хәтергә төшеп, йөрәктәге яраларны яңартып тора. ...Менә бабамнарның аш бүлмәсе. Тезелешеп утырып, туган апабыз - Рәсимә апа биргән...

Тормыш - бер мизгел, бүген кеше исән булса, ә иртәгә ул мәңгегә күзләрен йомып, бакый дөньяга күчәргә мөмкин. Әмма аларны сагыну хисе, еллар үтсә дә, тынгылык бирми. Алар белән бәйле истәлекләр әледән-әлеге хәтергә төшеп, йөрәктәге яраларны яңартып тора.

...Менә бабамнарның аш бүлмәсе. Тезелешеп утырып, туган апабыз - Рәсимә апа биргән туңдырманы ашыйбыз. Бераз җылыда тотып, тәлинкәгә салып биргән туңдырманың тәмлелекләре... Фермага эшкә барганда да безне үзе белән ала иде Рәсимә апа. Кайтканда исә башка урамда яшәүче әнисе Рауза апаның хәлен белергә кереп чыга идек. "Бу безнең сер булыр, әниләргә кереп йөргәнне башкаларга әйтеп тормыйк", - ди иде. Кая инде Рәсимә апам әйткән серне кешегә чишү...

...Беренче сыйныфта укыган вакытлар. Мәктәп буйлап куркыныч хәбәр таралды: Рәсимә үлгән икән. Кайсы Рәсимә, кем кызы ул? Ничек үлгән? Әйе, мөлаем гына, яңа тормыш башлап җибәргән бу яшь ананың үлемен күпләр алай тиз генә кабул итә алмады. Ә без, башлангыч сыйныфта укып йөрүче нәниләр, башта нәрсә булганын аңлап та җиткермәдек, ахры. Пешекче Галия апа янына барып, кабатлап сорадым:

-Апа, апа, кем үлгән ул? Безнең Рәсимә апабызмы?

Шул сораудан соң башканы хәтерләмим, нинди җавап ишеткәнмен, дәресләр ничек үткән? Хатирәләр, мендәргә капланып, үкси-үкси Ходайга ялварган минутларга барып тоташа:

-Алла бабай, терелт инде Рәсимә апаны, ул булмагач, без нишләрбез соң?

Әмма Рәсимә апаны ак кәфенгә төреп, ишегалдына чыгардылар, бик нык елаштылар. Кечкенә улы Ильяс кына берни аңламады, әнисен күрсәтергә теләгәч тә киреләнеп, берәзгәләп маташты. Их, шул вакытта әнисен соңгы тапкыр күрәсен аңлаган булсамы? Әниемнең сеңлесе Гөлфия апамның да өй алды почмагына сеңеп бетеп, җан өшеткеч тавыш белән үксегәне гомергә йөрәктә калды. Тормышта күпне күргән бабамның да тамагына төер утырды шул вакытта. Эх, ник кенә төшкән ул каһәр суккан өй асларына. Әҗәле шунда көтәсен белмәгәндер шул... Резин итегенә кадәр су кереп, кулына тоткан лампочка чыбыгы аша ток суккан иде шул яраткан туган апабызны.

Ул көнне төне буе Рауза апаның тәрәзәсе артында кемдер үксеп-үксеп елады. Ятим калган нарасые - Ильясны кызганып, мескен ананың җаны сыкрагандыр, диештеләр өлкәннәр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев