Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кәркәүчтә яшәп 90ны ваклаучы Фәния апа белән Тимерхан абый әле дә үз көчләрендә

Авылыбызның хөрмәтле кешеләре Фәния апа белән Тимерхан абыйның балачаклары сугыш чорына туры килгән. Алар колхоздагы барлык эшләрне үтәгәннәр. Тимерхан абый фермада эшләгән, атлар караган, җир сукалап, иген чәчкән. Фәния апа урак урган, печән чапкан. Җиңүгә ышаныч, якты киләчәккә омтылыш ачлыкны, авыр хезмәтне җиңәргә ярдәм иткән аларга. 1954 елда алар кавышып,...

Авылыбызның хөрмәтле кешеләре Фәния апа белән Тимерхан абыйның балачаклары сугыш чорына туры килгән. Алар колхоздагы барлык эшләрне үтәгәннәр. Тимерхан абый фермада эшләгән, атлар караган, җир сукалап, иген чәчкән. Фәния апа урак урган, печән чапкан. Җиңүгә ышаныч, якты киләчәккә омтылыш ачлыкны, авыр хезмәтне җиңәргә ярдәм иткән аларга.

1954 елда алар кавышып, уртак тормыш коралар. Фәния апа ишле гаиләгә - Тимерхан абыйның әти-әниләре Фатыйх бабай һәм Гыйздениса әби һәм туганнары яшәгән өйгә килен булып килә. Зур булмаган йортта һәркемгә урын табыла. Биредә җылы мөнәсәбәтләр, чисталык хөкем сөрә. Әбинең күзләре сукырайгач, аңа аерым игътибар-хөрмәт күрсәтәләр. "Үзебезнең дә картаясы бар бит",- ди Фәния апа. Һәркемгә сабак булырлык сүзләр бу.

Гаиләдә бер-бер артлы балалары Рихман, Госман, Мөнир, Мөнирә, Мөнип дөньяга килә. Алар мәктәптә яхшы укыйлар, тәртипле, тәүфыйклы булып, көчләреннән килгән эшләрне үтәп үсәләр. Тырышып махсус һәм югары белем алалар.

Гаилә башлыгы Тимерхан абый 45 елга якын фермада хезмәт куя, Фәния апа, колхозда төрле эшләрдә, мәктәптә, авыл советында, кибеттә җыештыручы булып эшли. Аларның фидакарь хезмәте күпсанлы мактау кәгазьләрендә, бүләкләрдә чагыла.

Бу киң күңелле гаиләне күршеләре дә үз итәләр. Биредә бергәләп кечкенә экранлы "Рассвет" телевизорын карап, кул эшләре тотып, кич утырулар гадәти күренеш була. Ул елларда һәркемдә телевизор булмый бит әле, шуңа күрә бу өйгә җыелалар. Мунча яккач та, туганнарын, күршеләрен чакырып, хөрмәт итә бу гаилә. Фәния апа аларны, тәмле бәрәңге дучмагы белән сыйлап, чәй эчертә.

Хәзер Тимерхан абый белән Фәния апа иске өйдә тормыйлар инде, төпчек уллары Мөнип һәм киленнәре Зәйтүнә белән барлык уңайлыклары булган иркен йортта гомер итәләр. Башка балаларының да үз тормышлары. Җәй көннәрендә барлык оныкларының кунакка кайтып, шау-гөр килеп яшәүләрен әби белән бабайга инде сагынырга гына кала. Оныкларның олыраклары, югары уку йортларын тәмамлап, үз тормышларын коралар, хәл белергә, азга гына кайталар шул. Төп йорттагы оныклар Инсаф белән Гөлназ да югары уку йортларында белем алалар. Ялга кайтуга иң элек әби-бабайның хәл-әхвәлен сораша алар.

Инде тугызынчы дистәне ваклап килүче Тимерхан абый белән Фәния апа үзләре дә якыннарына булышырга тырышып яшиләр. Биш вакыт намазны калдырмыйлар. Тимерхан абый күршедәге мәчетнең утын-суын карап, кышын юлларын көрәп, җәен себереп тора. Мәчет картлары аңа бик рәхмәтле. Киләчәктә дә саулык, күңел рәхәтлеге телибез бу күркәм парга.

Кәркәүч авылы халкы исеменнән Золя Хәлилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk