Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ихлас ярату

Әниемнең икенче буын туганы Мөбарәк абый гаиләсе белән яңа өйләренә күчкәч, бер дә барганым юк иде әле. Күпме кунакка чакырып та бара алмагач, инде чакырмый да башлаганнар иде. Бер көнне тәвәккәлләп: "Булмас бу, өйләрен күреп кайтыйм әле",- дип, аларга киттем. Мөбарәк абый өйдә үзе генә иде. Алтмыш яшен тутырырга җыенып...

Әниемнең икенче буын туганы Мөбарәк абый гаиләсе белән яңа өйләренә күчкәч, бер дә барганым юк иде әле. Күпме кунакка чакырып та бара алмагач, инде чакырмый да башлаганнар иде. Бер көнне тәвәккәлләп: "Булмас бу, өйләрен күреп кайтыйм әле",- дип, аларга киттем. Мөбарәк абый өйдә үзе генә иде. Алтмыш яшен тутырырга җыенып йөргән Фәүзия апа эштә.

- Бу апа берәр вакыт эштән туяр микән? - дип әйткәнемне сизми дә калдым.

- Пенсиягә чыккач, эшләмә, өйдә генә тор дигәч, ярты ел торды микән, юк микән?! - дип көлде Мөбарәк абый.

Ишле гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килгән Фәүзия апага эшсез өйдә тик яту бөтенләй ят нәрсә, ахрысы. Кырык ике ел эш стажы булган апаның бүген дә эштән туктарга исәбе юк бугай әле. Фәүзия апаның кайтканын көткән арада, Мөбарәк абыйдан үткәннәре турында сораштым. Аларның быел бергә яшәүләренә кырык ел булды.

- Беркайчан да ялгыштым, ашыгып өйләндем, дип үкенгән вакытларым булмады. Ә менә шул вакытта тәвәккәлләп өйләнмәгән булсам, эшчән, чисталык яратучы, һәркем белән уртак тел таба, ягымлы хатын-кыз, бәлки, бүген минеке дә булмас иде, - дигән уйлар күнелгә килеп китә. Ул булмаса, тынгысыз, чуар холкыма кемнәр генә түзеп яшәгән булыр иде икән?!

1976 елда Мөбарәк абый армияга китәргә повестка алып кайта. Шул ук көнне Фәүзия апа да аның йортына килен булып төшә. Бер ай бергә яшәп калалар. Абыйның ике елга ике тапкыр ялга кайтуын санамаганда, бер якын кешесез, чит-ятлар арасында, шул ук вакытта килен хезмәте дә үтәп яшәүләре яшь кызга җиңел булмагандыр.

Фәүзия апаны гади гаиләгә килен булып төште дип әйтмәс идем. Мөбарәк абыйның әтисе Гариф җизнинең белмәгән кешесе юк иде, шуңа күрә алардан көн саен кунаклар өзелмәде. Андый тормышка ул вакытларда Фәүзия апа кебек булган киленнәр генә түзәрлек иде. Ул беркайчан да ризасызлыгын белдермәде. Миһербанлы, эшчән килен бөтен туганнарының күңелен яулады.

Төп йортта ун ел яшәгәннән соң, бу гаилә Кукмарага күчеп китә. Икесе дә алтынчы тегү фабрикасына эшкә урнашалар. Шуннан яшьләргә ике бүлмәле фатир бирәләр. 1993 елда бер яшь тә алты айлык Регинаны алып кайткач, дөньялары түгәрәкләнеп китә.

-Кырык ел бергә яшәү дәверендә, - дип сүзен дәвам итә Мөбарәк абый, - бер-беребезгә терәк булып, аңлашып гомер иттек. Төрле чакларым булды, йомшак якларым баш калкыткан чакларда да кичерә белде, кирәкмәгәнгә тавыш чыгарып мине үзеннән биздермәде. Шушы гомер эчендә ир-ат күтәрә алмастай авыр хәлләрдән төшенкелеккә бирелгән вакытларда аның сабырлыгы, түземлеге, "син бирешергә тиеш түгел" дип тынычландырулары алдагы көнгә өмет уятты. Инде авырлыклар артта калды, тормышыбыз түгәрәкләнде. Бүгенге көндә без бик бәхетле, мул тормышта яшибез. Бердәнбер кызыбыз онык бүләк иткәч, дөньябыз тагын да ямьләнде.

Кызы, оныгы турында сөйләгәндә туганымны туктата торган түгел. Әйе, алар кызларын чын ярату белән яратып үстерделәр шул. Ул яратуның күп тапкырлар миңа шаһите дә булырга туры килде. Мөбарәк абый күз карашы аша яратса, ә менә Фәүзия апаның кызын ничек яратуын берничек тә аңлата алмыйм. Үзебезчә, бер сүз белән әйткәндә "ашый" иде ул аны. Элек апа мине генә якын итә дип уйлап йөри идем. Баксаң, ул һәрбер туганын нәкъ мине яраткан кебек ике битеңнән үбеп, чын күңелдән кочаклап, аркаңнан сөя-сөя ярата икән бит.

Безне бу дөньяда шулкадәр күп кеше ярата дип әйтеп булмый, шуңа күрә Фәүзия апа кебек ихлас яратканнарның кадерен белеп, ихтирам итеп яшәсәк иде.

Фәридә ХИСАМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев