24 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Җырчы МакSим танымаслык булып үзгәргән
Instagramдагы фотосыннан якташыбызны танырмын димә: чөнки бик тырышып "фотошопланган" фотосурәттә МакSимның бер генә чалымы да калмаган. Фотокоррекциясез җырчы күпкә чибәррәк күренә, әлбәттә. Бу хакта җырчыга битараф булмаучылар комментарийлар да язып калдырган. Май ботканы бозмый дисәләр дә, артыгы китсә, ул да ботканы ашамаслык итә шул. Чибәр, мөлаем, түгәрәк йөзле, битендәге "мәхәббәт...
-
Көн дә бәйрәм...
Бәйрәм итәргә яратабыз, аларның саны исә елдан-ел арта бара. Ник дисәң, яңа һөнәр ияләре барлыкка килә, аларны бәйрәмсез калдырып булмый бит инде. Мәсәлән, 14 майда Фрилансерлар көне билгеләнеп үтәчәк. Бәйрәмнәре булмаса, кайдан белер идек әле алар турында? Инглизчә түгел, үзебезчә әйтсәк, болар - компанияләрдә штаттан тыш эшләүчеләр икән. 20 сентябрьдә...
-
Авырган укучылар өчен ГТО бирү мәҗбүриме?
Татарстан мәктәпләрендә ГТО ("Хезмәткә һәм оборонага әзер!") нормативлары бирүнең икенче этабы башланды. Күпчелек балалар аны сөенеп тапшырса, шикаять белдерүче әти-әниләр дә аз түгел. Шулай да укучыларның физкультура белән дуслыгы артканмы икән соң? - Узган ел ГТО үтәүдә 260 меңгә якын укучы катнашкан. Шуларның 203 меңгә якыны аны уңышлы үтәгән. Бүген...
-
Ихлас ярату
Әниемнең икенче буын туганы Мөбарәк абый гаиләсе белән яңа өйләренә күчкәч, бер дә барганым юк иде әле. Күпме кунакка чакырып та бара алмагач, инде чакырмый да башлаганнар иде. Бер көнне тәвәккәлләп: "Булмас бу, өйләрен күреп кайтыйм әле",- дип, аларга киттем. Мөбарәк абый өйдә үзе генә иде. Алтмыш яшен тутырырга җыенып...
-
Герой-шагыйрь Муса Җәлилне онытмыйбыз, диләр күппрофильле лицей укучылары
2016 елда Герой шагыйрь Муса Җәлилгә 110 яшь тула. Бу уңайдан Кукмараның күппрофильле лицеенда юбилей чаралары башланды да инде. Без,6 сыйныфларның рус төркеме укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөмәрә апа Җиһаншина җитәкчелегендә викторина үткәрдек, алган белемнәребезне ныгыттык. "Кызыл ромашка","Бәхет","Җәлилчеләр" командалары Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты турында туплаган белемнәрен күрсәтте. Дәрес...
-
"Баласыз каласымны ике атна алдан сизенә башладым"
"Күңелем сизенгән иде аны", "Төштә күргән идем мин моны"... Гадәттә, берәр вакыйга булгач, күпләр шулай дияргә ярата. Танышым Гөлзифа да әнә, баласы туып берничә ай узгач, шулай ди. "Баласыз каласы булганмын икән, ике атна алдан сизенә башладым бит. Йоклый алмадым, үрсәләндем, җитмәсә, мәрхүм әти төшкә кереп йөдәтте", - ди. -...
-
Ош.Юмья китапханәчесе китапханә дәресе үткәрде
Ош.Юмья авылы китапханәчесе Зоя Хабарова, урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен, рус язучысы Н.М.Рубцовның тууына 80 ел тулу уңаеннан "Ышаныгыз мина" дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Ул язучыга багышланган презентация күрсәтте, китаплары белән таныштырды. Укучылар исә Рубцовның шигырьләрен яттан сөйләде.
-
Мин вокзалда басып калдым (булган хәл)
1952 елның җәендә җидееллык мәктәпне тәмамлап, Арчадагы фельдшер-акушерлар әзерли торган училищега укырга керергә әзерләнгәндә аның ябылуы турында ишеттем. Кая барырга дип аптырап йөргән вакытта Кыргызстанда яшәп, укытучы булып эшләүче Габдулла абыем җәйге ялында кунакка кайтты. Ул мине үзе белән алып китте. Без барып җиткәндә август аеның соңгы көннәре иде инде....
-
“Могҗизаларны үзебез ясыйк” дигән яңа проект тәкъдим итәбез
Хөрмәтле укучыларыбыз! Газетабыз яңа проект тәкъдим итә. Аны тормышка ашыруда сезнең ярдәмгә таянабыз. Хәтерләсәгез, 2014 елда газетабызда "Кукмараның 7 могҗизасы" дигән проект старт алып, ел дәвамында районыбызның игътибарга лаеклы объектлары, табигать байлыклары барланган иде. Ә быел, әйдәгез, шушы 7 могҗизаны 7 тапкыр арттырып, 49 могҗизаны үз кулларыбыз белән булдырыйк. Проект...