Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авырган укучылар өчен ГТО бирү мәҗбүриме?

Татарстан мәктәп­ләрендә ГТО ("Хезмәткә һәм оборонага әзер!") нормативлары бирүнең икенче этабы башланды. Күпчелек балалар аны сөенеп тапшырса, шикаять белдерүче әти-әни­ләр дә аз түгел. Шулай да укучыларның физкультура белән дуслыгы артканмы икән соң? - Узган ел ГТО үтәүдә 260 меңгә якын укучы катнашкан. Шуларның 203 меңгә якыны аны уңышлы үтәгән. Бүген...

Татарстан мәктәп­ләрендә ГТО ("Хезмәткә һәм оборонага әзер!") нормативлары бирүнең икенче этабы башланды. Күпчелек балалар аны сөенеп тапшырса, шикаять белдерүче әти-әни­ләр дә аз түгел. Шулай да укучыларның физкультура белән дуслыгы артканмы икән соң?

- Узган ел ГТО үтәүдә 260 меңгә якын укучы катнашкан. Шуларның 203 меңгә якыны аны уңышлы үтәгән. Бүген автоматлаштырылган мәгълүмат системасында 276 меңнән артык укучы тер­кәлгән. Анда һәр укучының нәтиҗәләре туплана, - дип белдерде ГТОга багышланган семинарда Татарстан Мә­гариф һәм фән министрлыгы вәкиле Жанна Соркина. - 30 мартка кадәр чыгарылыш сыйныф укучылары, быел урта һөнәри белем бирү йортларын тәмамлаучы студентлар физик тәрбия нормативларын тапшырырга тиеш. Уңышка ирешкәннәр вузга укырга кергәндә өстә­мә баллардан файдалана алачак.

- Беренче этапта алтын медальләр булмады. Ул вакытта аны кем тели, шул бирә иде. Хәзер бөтен бала, шул исәптән сәламәтлеге буенча белешмәсе булганнар да катнашырга тиеш. Әти-әниләр исә моның белән риза түгел. Төрле чирләрдән авыручылар бар. Әйтик, йөрәк­лә­рендә, умырткалык баганасында тайпылышлар булганнар. Белешмә алып килүче­ләр күбәйде дип әйтеп булмый. Элек ничек иде, хәзер дә шул чама. Йөзәргә балалар бассейнга йөри. Кайбер укытучылар аларны сыйныфлап алып бара. Әти-әниләр арасында, балага салкын тия, диючеләр дә очрый. Мәктәпнең автобусы юк, - ди Казанның 113 нче мәктәбе директоры урынбасары Илсия Хәсәнова.
Әлеге мәктәпнең физкультура укытучысы Александр Рыжовтан нормативлар турында сораштык. "9 нчы сыйныфтан башлап укучылар турникта яхшы тартыла. Ә кечкенәрәкләрдә физик көч җитеп бетми. Кызлар исә башлангыч сыйныфта яхшы йөгерсә, 8 нче сыйныфта ялкаулана башлыйлар. Монда гәүдә авырлыгы комачаулый. Нормативлар совет чоры белән чагыштырганда күпкә җиңелрәк. Шуңа күрә үти алмаслык бер нәрсә дә юк. Республикада ату, йөзү буенча проблемалар бар. Мәктәпләрдә тирлар эшлә­ми. Шәһәрдә бассейннар тө­зелсә дә, балаларның 10-15 проценты гына йөзә белә", - ди укытучы.
Башкаланың 134 нче мәктәбе директоры Александр Петров укучыларның нормативларны теләп тапшыруын әйтә. Тик кәгазь эше генә мәшәкать тудыра икән. Чөнки нәтиҗәләрне вакытында электрон системага кертергә кирәк. Ә авылларда хәлләр ничек икән?
- Йөгерүдән кала барлык нормативларны теләп үти­ләр. Йөгергәндә хәлләре бе­тә, бәлкем, теләкләре дә юктыр. Өлкәнрәк сыйныфларда нор­мативларны үтәүнең ки­рәк­леген яхшырак аңлый­лар. Әгерҗедә ГТО фестивале узган иде. Анда безнең мәктәп кызы икенче урынны алды. Авырган балалар нормативларны тапшырмый. Чаңгы базабыз юк. Шуңа күрә балалар аны өйлә­реннән алып килә. Башка җиһазлар җитә, - ди Әгерҗе районындагы Иж-Бубый мәк­тәбенең физкультура укытучысы Илдус Чуков.
Авырган укучылар өчен ГТО бирү мәҗбүриме? Бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен республика Мәгариф һәм фән министрлыгына шалтыратып, ачыклык кер­тергә булдык.
- Әгәр баланың җитди авырганлыгы турында табиб белешмәсе бар икән, ул аны тапшырудан азат ителә. Ә инде, әйтик, грипп яки башка авыру белән чирләүчеләр аны башка көнне бирергә мөмкин, - дип аңлаттылар министрлыкта.
Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk