Хатирәләр сандыгым – туган авылым
Хатирәләр сандыгым һәрчак шыплап тулы. Йөрәгемнең иң тирән катламында сакланалар алар. Бу истәлекләрнең күбесе туган авылым Югары Өскебаш турында. Элек-электән авылда хезмәт сөючән, тырыш, ярдәмчел халык яши. Безнең буын газаплы, авыр язмышка дучар булды. Сугыш еллары һәм аннан соңгы елларның бар михнәтен - ачлык, ялангачлык, ятимлек - үз җилкәләрендә күтәрде...
Хатирәләр сандыгым һәрчак шыплап тулы. Йөрәгемнең иң тирән катламында сакланалар алар. Бу истәлекләрнең күбесе туган авылым Югары Өскебаш турында.
Элек-электән авылда хезмәт сөючән, тырыш, ярдәмчел халык яши. Безнең буын газаплы, авыр язмышка дучар булды. Сугыш еллары һәм аннан соңгы елларның бар михнәтен - ачлык, ялангачлык, ятимлек - үз җилкәләрендә күтәрде алар. Хәзер ул елларны барласам, ничек исән калганбыз димен һәм әниләребезнең сабырлыгына, түземлелегенә гаҗәпләнәм.
Күңелемә уелып калып, һәрвакыт күз алдында торган бер вакыйганы язасым килә. Безнең күршедә озын буйлы, киң күкрәкле, юан беләкле, ут йөрәкле Нәҗип абый яшәде. Ул йөргәндә аның аяк астында җир селкенгән кебек була иде. Өлкән яшьтәгеләр аны хәтерлидер. Ул безгә - әти янына бик еш кереп йөрде. Сугышта катнашкан, күпне күреп, күп кешеләр белән аралашкан, төрле җирләрдә булган ул. Кешеләр белән аралашырга, гәпләшергә ярата иде. Олыны олы, кечене кече итеп күрә белде. Аның безгә кергәнен күрсәк, без - балалар да өйгә йөгереп кереп, аның һәр сөйләгән сүзен йотлыгып тыңлап, хәтеребезгә сеңдереп барырга тырыша идек. "Мин бит ат карагы Шәкүрләр нәселеннән булган егетләр белән аралаштым. Ай-яй көчле, баһадир егетләр иде алар. Алар белән бармыйча, авылда төпләнеп калдым, юләр", - дип сөйли, ә аннары утырган җиреннән сикереп торып: "Юеш борыннар", - дип, авырттырмый гына безнең борынны кыса, көр, матур тавыш белән җырлап та җибәрә иде.
Әтием исә, сугышта катнашкан, әсирлектә булып, күп михнәтләр кичереп, безнең бәхеткә, туып-үскән нигезенә кайтып егылган. Әтием аз сүзле, кәсепле, ярдәмчел кеше иде. Мәдрәсәдә укып гыйлем алган, биш вакыт намазын калдырмыйча, безне дә дин кануннары буенча тәрбияләде. Алар әни белән яшьли өйләнешеп, бер-берсен хөрмәт итеп, бик матур гомер кичерделәр, урыннары оҗмахның түрендә булсын.
Югары Өскебашның бүгенгесе бик матур. Кешеләре хәләл көч белән, гадел тормыш алып баралар. Аларның күңелләре дә рухи яктан бай, дини йолалар да үтәлеп килә. Газиз Җир-ананы зәңгәр күк йөзе белән тоташтырып, мәчеттән моңлы азан тавышы яңгырый. Мәчетне ирле-хатынлы Рәйха белән Фәһим Гәрәевлар карап, җыештырып тора. Үлем-җитем булганда, мәетне соңгы юлга озатканда ярдәм итүче, зиратны карап тәртиптә тотучы Габделхәй Гәптерәүфов үз эшен намус белән башкара. Кукмара мәдрәсәсен тәмамлаган Илсур Фәйзрахманов яшь кенә булса да, гүр иясе булган өлкән имамыбызга алмашка килде.
Авылның нәкъ уртасында бөтен уңайлыклары булган бинада башлангыч мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, клуб, китапханә урнашкан. Хәзер лаеклы ялда булса да, озак еллар халыкның сәламәт яшәвен Гөлсирә Абдуллина кайгыртты. Әле хәзер дә ярдәменнән ташламый ул. Ә авылда барлык күңел ачу чараларын, бәйрәмнәрне клуб мөдире Гөлшат Сәлахова югары дәрәҗәдә оештыра, аның уң кулы, ире Рифат - яхшы баянчы. Китапханәче Гөлүсә Гәрәева белән бергәләп эшлиләр алар. Исмәгыйль Әхмәтов та авылга гармун моңы таратып, һәркемнең йөрәк түрендәге хатирәләрен уята. Хатыны Розалия исә бик матур җырлый.
Ә авыл халкының зарыгып көтеп алган хат ташучысы - Зилә Андреева. Нинди генә хезмәтләрне башкарырга туры килми аңа: газета-журналларны да тарата, пенсияләрне дә китерә, түләүләрне дә кабул итә ул. Кайда гына хезмәт куйсалар да, үз эшләрен намус белән башкаралар авылдашларым.
Сагынулы кайнар сәламнәр юллап калучы Рашидә СӘЙФУЛЛИНА, Алабуга каласы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев