27 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Бер гаилә төнге юлда өши язган
Татарстан коткаручылары юлда машиналары ватылып калган ир-хатынлы юлчыларга өшергә ирек бирмәгән. Әлеге хәл М-7 трассасының 956 нчы чакрымында - Мамадыш районында 03:50-04:30 сәгать аралыгында булган. Юлчыларның "МАЗ" йөк машинасы төнлә трассада ватылып кала. Алар туңа башлагач 112 коткару хезмәтенә шалтырата. Урынга килеп җиткән коткаручылар аларны якындагы кунакханәгә илтә. ТР Сәламәтлек...
-
Хатирәләр сандыгым – туган авылым
Хатирәләр сандыгым һәрчак шыплап тулы. Йөрәгемнең иң тирән катламында сакланалар алар. Бу истәлекләрнең күбесе туган авылым Югары Өскебаш турында. Элек-электән авылда хезмәт сөючән, тырыш, ярдәмчел халык яши. Безнең буын газаплы, авыр язмышка дучар булды. Сугыш еллары һәм аннан соңгы елларның бар михнәтен - ачлык, ялангачлык, ятимлек - үз җилкәләрендә күтәрде...
-
«Кайчан кияүгә чыгасың инде?»
Безнең халык искиткеч кызыксынучан. Һәр нәрсәне төбенә кадәр төшенеп, төпченеп, «чәйнәп каптырмыйча» һич кенә дә тынычлана белми. Өйдә берәр вакыйга булдымы - бу хакта иң элек күршеләр белә. Уң як, сул як, каршы яктагы күршеләр белде икән, димәк, хәбәр бөтен авылга тарала. Аннан шәһәргә дә барып җитә, туган-тумача, дус-иш мизгел...
-
Вәсилә Фаттахованы соңгы юлга иртәгә озатачаклар
"Туган як", "Ялгыз миләш", "Әтием" кебек хитларны башкаручы популяр җырчы Вәсилә Фаттахова кичә 26 гыйнвар көнне күзләрен мәңгелеккә йомды. Бу хакта Интернет аша җырчының иң якын дуслары хәбәр итте. 2015 елның 27 декабрендә Вәсилә икенче баласын - кыз таба, шуннан авыртынып китә. Ясалган операцияләр, кызганычка каршы, Вәсиләгә ярдәм итә алмый,...
-
Балыклы үз тарихын яза
Күп кенә авылларның үткәнен һәм бүгенгесен чагылдыручы "Авыл тарихы" китаплары дөнья күрә башлады. "Кем икәнлегеңне беләсең килсә, артыңа борылып кара һәм онытма", - диләр бит. Ә борылып карау өчен әби-бабаларның үткән юлы китап итеп бастырылып, һәрбер йортта сакланса, бу киләчәк буын өчен дә зур бүләк булыр иде. Менә инде 2015...
-
Территория һәм биналарны Яңа елга иң яхшы бизәү буенча район конкурсы нәтиҗәләре билгеле
Гран-при - "Строй-Гарант" җаваплылыгы чикләнгән ширкәт. 1 урын - "Инженерлык челтәре" 2 урын " Татавтодор" филиалының Кукмара ю]л төзү-ремонтлау участогы. 3 урын - Кукмара үзәк дәвахәнәсе. Кукмара поселогы буенча номинацияләрдә җиңүчеләр: "Иң матур бина" ( ут белән бизәү) 1 урын - Кукмара металл савыт-сабалар заводы. 2 урын - Район Пенсия...
-
Якташыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
Күп еллар ветеринария өлкәсендәге намуслы хезмәте өчен якташыбыз, Саба территориаль бүлеге дәүләт ветеринария инспекторы - кунсультанты Габдрахманов Наил Габделбәр улына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Рәхмәт хаты тапшырылды.
-
Депутатлар арасында БДИга каршы чыгучылар табылган
ЛДПР депутатлары Бердәм дәүләт имтиханнарын гамәлдән чыгару турында канун проекты эшләгән. Әлеге документ Россия Дәүләт Думасында каралырга тиеш. "Проект нигезендә БДИны мәктәптән чыгарылыш һәм югары уку йортларына кабул итү сынавы булудан туктату тәкъдим ителә", - диелә документның аңлатмасында. Канун проекты авторлары фикеренчә, Бердәм дәүләт имтиханы формасы гомуми урта һәм урта...
-
"Туган як" җырын башкарган популяр җырчы Вәсилә Фәттахова арабыздан китте
Әлеге хәерсез хәбәрне ишетү аяз көнне яшен суккандай булды, күңел ышанмый, тик Вәсилә Фәттахованың 37 яшендә арабыздан китеп баруы дөрес булып чыкты. Әле гыйнвар урталарында гына аның турында социаль челтәрләрдә "үлгән" дип таралган хәбәрне укып, аның хак булмавын белгәннән соң: "Аллага шөкер!" дигән идек тә бит... Икенче баласын тапканнан соң,...
-
Иртәгә Кукмараның тимер юл переезды бер көнгә ремонтка ябыла
Автомобиль йөртүчеләр игътибарына! Кукмараның тимер юл переездында ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, 28 гыйнвар көнне иртәнге сәгать 8.00дән кичке сәгать 16.00гә кадәр переезд ябык булачак.
-
Күкшелдә халык җыены узды (+Фото)
Халык җыеннарының чираттагысы кичә Күкшел авыл җирлегендә үтте. Анда җирлектә башкарылган эшләр, алда торган бурычлар турында сөйләшенде. Район башлыгы Сергей Димитриев дәүләт программаларының үтәлеше, быел башкарылган эшләр белән таныштырды.