Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гомәр чишмәсе

Гомәрнең өенә кайтмаганына алты ел була. Нигә алай икәнен үзе дә аңламый инде. Ни дисәң дә, җан тартмаса, кан тарта бит. Үпкәләр дә онытыла кебек. Юкса... Горурлык, шайтан алгыры! Көннән-көн җанны кимерә-кимерә, тереләй юкка чыгара бара. Шатлыгы да шатлык түгел, кайтып яраларны яңартудан курка. Алты ел аз түгел бит. Алты...

Гомәрнең өенә кайтмаганына алты ел була. Нигә алай икәнен үзе дә аңламый инде. Ни дисәң дә, җан тартмаса, кан тарта бит. Үпкәләр дә онытыла кебек. Юкса... Горурлык, шайтан алгыры! Көннән-көн җанны кимерә-кимерә, тереләй юкка чыгара бара. Шатлыгы да шатлык түгел, кайтып яраларны яңартудан курка.

Алты ел аз түгел бит. Алты яз үткән: авылдагы җылы кичләр, шомырт исе, басудан искән ягымлы җил... Онытылган. Ә чишмә - истә. Онытырлыкмы соң аны!

Гомәр, шәһәр тузанына карап бер ноктага төбәлгән килеш, кабат үткәннәрне исенә төшерде. Ул чакта да язлар шулай ямьле, сокланып туймаслык матур булалар иде кебек. Ә, бәлки, матуррактыр да. Балачак: бар да яңа, барысын да тотып карыйсы, татыйсы, беләсе, аңлыйсы килә. Бар да үзенә тарта, бар да серле! Кечкенә Гомәр табигате белән кызыксынучан булды. Малайның шуклыгы, җитезлеге, тапкырлыгына аптырасалар да, әнисе Гөлҗамалга охшаган шул, дип сөяләр иде. Кечкенәдән күрше Мотыйк абзый белән көтү саклады, шуларның берсендә үзенең бар гомерен үзгәртерлек ачыш та ясады малай.

Иртәнге кояш нурлары белән бергә көтүчеләр авылның иң башындагы тау итәгенә юнәлделәр. Мотыйк абзый, гадәттәгечә, акрын гына махорка суырып, җай чыкканда чыбыркысын шартлатып барганда, Гомәр балалыгы белән җилдәй җилдертте. Тау итәгенә җитәрәк, көтүне артта калдырып, таллык эченә кереп китте ул. Үзенә уйнап утырырга дип чыбык-чабык җыйганда, гүзәл бер күренешкә тап булды малай: бөдрә таллар белән тау итәге бергә кушылган җиргә бик күп күбәләкләр җыелган. Бу матурлыкка озак хозурланып торды да, үзе дә сизмәстән, акрын гына шул якка юнәлде. Кеше килүен сизеп, күбәләкләр як-якка таралдылар да беттеләр, ә ул урындагы яшел чирәмдә ялтырап ятучы су тамчылары калды.

Берничә көннән бар авыл Гөлҗамал малаеның чишмә тапканын сөйли иде. Аның һәр көне шунда үтте: чишмәгә таба сукмак ясады, тора бара тирә-ягын койма белән уратып алды, вак ташлар белән бизәде, көзләрен, язларын һәрвакыт чистартып торды. Гомәр егет булып җитешкәнче, чишмә буе ун кат үзгәреп матурланды. Аны "Гомәр чишмәсе" дип йөрттеләр, тирә-ягын чүпләмәскә тырыштылар, өмәләр ясарга булыштылар. Чишмәгә мондый карашы, тырышлыгы аны авылның иң хөрмәтле кешеләренең берсе итте. Ул чишмәне үзенең иң якын сердәшчесе буларак кабул итте, яныннан кошлар китмәсен өчен кышын һәрвакыт җимлекләр дә куеп торды.

Шул урында Гомәрнең уйлары өзелде. Искә төшергән саен йөрәге әрнеп, үпкәдән ярылырдай булып күкрәгенә бәрде. Фикерләре минут эчендә як-якка таралып бетеп, шәһәрдәге туктаусыз чабучы тимер атларга, шул һаваны сулап үсүче балаларга күз йөртте. Ничә еллар аларга игътибар итмәскә тырышса да, бар да ят, күңелгә ятышсыз...

Җәйнең бер көнендә, авыл башындагы чишмәне күмгәннәр, дигән сүз чыкты. Гомәр, гадәттә, югары очка кичен менә торган иде. Сүз минут эчендә аңа да барып иреште. Чишмә - үле. Тирә-ягында чүп-чар калдыклары, чишмә авызы ватылган, аска таба казып, чүп тутырылган, кырыйларын уратып алган өй җимерелгән. Гомәр күпмедер вакыт куркулы караш белән карап торды да, тезләнеп, ерткычлар сыман ыңгырашырга тотынды. Аннан, барысын да кире кайтарырга теләгәндәй, чишмә авызына барып, чүпләрен тиз-тиз актарырга кереште, тик... чишмәнең суы качкан иде инде.

Гомәр бу вәхшилекнең кем эше икәнен белә алмады. Хәер, хәзер инде соң. Авылдашларының да: "Барыбер чишмә юк бит инде", - дип кул селтәүләренә еллар буе әрнеп килде. Кешеләр, җансыз, мәрхәмәтсезгә әйләнеп барабыз түгелме соң?! Шул авылда туып- үскәннәрдә дә мондый битарафлык булгач, читләр нинди икән?! Акылга сыймый...

Ризәлә, ЕИК(П)ФУ

фото: http://nin-grebneva.ya.ru/replies.xml?item_no=44064

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk