Гомерлек сабак
Миңа алты яшьләр чамасында булган бу вакыйга, инде җитмешне тутырсам да, һич исемнән чыкмый. Бар дөнья ямьләнеп, табигатьнең яшеллеккә күмелгән мәле иде. Алмагачларга да әле яңа гына җимешләр төшкән, бармак башы кадәр генә зурлыкта. Тәмен инде әйтәсе дә юк, авызга алырлык түгел, күзләрдән яшь килә... Без, Пчеловод авылында яшәүче яшьтәшләр...
Миңа алты яшьләр чамасында булган бу вакыйга, инде җитмешне тутырсам да, һич исемнән чыкмый. Бар дөнья ямьләнеп, табигатьнең яшеллеккә күмелгән мәле иде. Алмагачларга да әле яңа гына җимешләр төшкән, бармак башы кадәр генә зурлыкта. Тәмен инде әйтәсе дә юк, авызга алырлык түгел, күзләрдән яшь килә... Без, Пчеловод авылында яшәүче яшьтәшләр - Папуш Шуригы, Бәчүк Зоясы (мәрхүмнәр инде) һәм мин урман каравылчысы булып эшләүче Вәлишин бабайның бакчаларына алмага керергә булдык. Әниләрне сөендерим әле дип, уч тутырып вак алмаларны өйгә дә алып кайттым.
Кая ул сөенү, әнидән шактый гына эләкте, нык кына орыштылар. Әни: "Моның өчен Вәлишин бабайдан эләгәчәк инде сиңа", - дип тә куркытты. Ә Вәлишин авылдагы иң кырыс, иң усал кешеләрнең берсе иде. Өлкән яшьтәгеләр аны яхшы хәтерлидер. Минем ише вак малайлар гына түгел, олылар да шүрли иде аннан. Урманчы булып эшләсә дә, кешеләргә утын түгел, бер ботак та бирмәде. Немец халкы кебек төгәл иде: нәкъ иртәнге сәгать сигездә урманга эшкә китә, төгәл кичке сәгать биштә кайта.
Мин алма җыеп кайтканнан соң, аннан шуның кадәр куркып калганмын, тыкрык башында ул күренә башлауга, уйнаган җиремнән өйгә йөгерә идем. Лапас эчендәге утын чүмәләсенә үземә качар өчен бер куыш та булдырдым.
Җәй үтте, көзгә кердек, теге вак алмалар да өлгерде. Беркөнне өйдәгеләр малларны уҗым басуына куарга куштылар. Әни үгетли: "Вәлишиннан курыкма, инде ул синең бакчага кергәнеңне оныткандыр", - ди. Ул көнне Вәлишин янына урамга чыгу өчен миңа зур батырлык кирәк булды. Хәзерге акылым белән генә уйлыйм: Вәлишин бабай бу хәлләр турында берни дә белмәгәндер, аның мине орышырга уенда да булмагандыр инде. Әмма бу вакыйга миңа гомерлек сабак булды: шушы яшемә кадәр сораусыз бер кешенең энәсенә дә кагылганым юк.
Янил авылында яшәүче Валериан Вуколовның сөйләгәнен Ризилә КОРБАНОВА язып алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев