10 декабрь 2015 яңалыклары
-
Популяр юмор остасы Гөлгенә "Ирләргә булмый ярап" җырына мультфильм-клип төшергән
Популяр юмор остасы, автор-башкаручы Гөлгенә "Ирләргә булмый ярап" җырына үзенчәлекле клип төшергән. Үзе әйтүенчә, бу - татар эстрадасында беренче анимацион клип. http://tuylar.ru/golgene-irlerge-bulmyy-yarap-jyryna-multfilmklip-toshergen-2758
-
Кукмараның югары сыйныф укучылары авыл хуҗалыгы юнәлешендәге уку йортлары вәкилләре белән очрашты (+фото)
Һөнәр сайлауда юнәлеш бирү максатыннан, район мәктәпләренең югары сыйныф укучыларының Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре белән традицион очрашуы үткәрелде. Чарада катнашучылар иң элек Урал һәм Вахитов исемендәге хуҗалыкларда булдылар, андагы яңа төзелгән мал торакларын карадылар, эш процессы белән таныштылар. Соңыннан Зур Кукмара мәдәният йортында...
-
Исерек йөртүче зур юл һәлакәтенә эләккән, пассажир вафат
Кичә Кайбыч районында ике ир-ат зур юл һәлакәтенә эләккән. Хуҗа кеше исерек килеш «ВАЗ-2112» машинасына утырып, тизлекне арттырган һәм каршы як полосага чыгып, «МАН» һәм «Скания» йөк машиналары астына эләккән. Алган тән җәрәхәтләреннән 30 яшьлек пассажир егет урында ук җан бирә - аның куркынычсызлык каешлары белән каптырылмавы ачыкланган. Машина хуҗасы...
-
Һинд киноларын елый-елый карый идек
Балачагыбызда әни мине, сеңлем һәм энемне үзенең туган җире - Менделеевск районының Камай авылына кунакка алып бара иде. Әнинең апасының кызлары Фирдәния һәм Фәния белән көннәр буе уйнап рәхәтләнгәннәребез һич онытылмый. Авыл клубына кино карарга да бара идек. Бигрәк тә һинд фильмнарын калдырган булмады. Фирдәния үтә нечкә күңелле: фильм геройларын...
-
"Төп пассажир"ны җирләделәр... (+фотолар)
Мисырдан Санкт-Петербургка кайтучы самолет белән һәлакәткә очрап үлгән Громовлар гаиләсен - Татьяна белән Алексей һәм аларның кызлары Даринаны соңгы юлга озаттылар. Самолетның "төп пассажиры" һәм аның әти-әнисе Синай ярымутравындагы һәлакәттән соң 40 көнгә бер тәүлек кала Пушкино шәһәре зиратына җирләнде. Даринага әле 10 ай гына иде, ә аның әти-әниләренә икесенә...
-
Бер концертка килеп, икенчесен карадык
Күптән түгел газетагызның "Кемгә ачыйм күңелемне?" рубрикасы кысаларында "Район мәдәният йортында булачак концертлар турында белми калабыз, ник ул турыда газета, радио аша хәбәр ителми икән?"- дигән сорау бирелгән иде. Мин дә, шушы фикерне куәтләп, үзем белән булган бер очракны сөйләп үтәсем килә. Туган көнем уңаеннан, энем Данир Сабиров концертына дип,...
-
Авылларга йөрүче маршрут автобуслар бик кирәк
Гомернең күп өлешен трактор чанасында сөт бидоннары арасында йөреп үткәргәннән соң, без дә маршрут автобусында йөри башладык. Кәркәүч автобусы егерме ике авылга хезмәт күрсәтеп, көнгә өч мәртәбә хәрәкәт итә һәм һәрвакыт тулы була иде. Көннәрдән бер көнне автобуслар "частный"га әйләнә икән дигән сүзләр таралды. Кемдер моны яхшыга, икенчеләре начарга юрады....
-
Ана капиталы программасы 2018 ел азагына кадәр озайтыла
Ышандырулар чынга ашты - ана капиталын түләү 2018 ел азагына кадәр озайтыла. Ишеткән булсагыз, берничә көн элек РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин, идарә тармагы программаны 2018 елга кадәр озайту турындагы канун проектын әзерләп, РФ Хөкүмәтенә тапшырды, дип сөйләгән иде. Ә аңа кадәр ил Президенты Владимир Путин да...
-
Район кулланучылар җәмгыяте ярминкәләрдә актив катнаша
"Соңгысында Лубянда булдык, Казанга еш барабыз. Бәрәңге, яшелчә, ярма, токмачлар, майлар, камыр ризыклары, дару үләннәре, металл савыт-саба һәм киез итек-киез комбинаты эшләнмәләрен, бияләй-оекбашлар - барлыгы 40 төрле продукция тәкъдим итәбез", - диде әлеге җәмгыять советы рәисе Илһаметдин Зарипов.
-
Гомерлек сабак
Миңа алты яшьләр чамасында булган бу вакыйга, инде җитмешне тутырсам да, һич исемнән чыкмый. Бар дөнья ямьләнеп, табигатьнең яшеллеккә күмелгән мәле иде. Алмагачларга да әле яңа гына җимешләр төшкән, бармак башы кадәр генә зурлыкта. Тәмен инде әйтәсе дә юк, авызга алырлык түгел, күзләрдән яшь килә... Без, Пчеловод авылында яшәүче яшьтәшләр...