Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөлия Шәйдуллина - Кәркәүч мәктәбенең сәләтле укучысы

Булганнан бар да була, дип белми әйтмиләр. Кәркәүч урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Гөлия Шәйдуллина да барлык фәннәрне яратып, күңел биреп үзләштерә, күптөрле олимпиадаларда, конкурс-бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнаша. -Беренче зур чирканчык алуым Казанда үткәрелгән "Тамчы-шоу" бәйгесендә булды. Анда безнең команда җиңү яулаган иде, - ди ул. Башлангыч мәктәптә укыганда ук фотога...

Булганнан бар да була, дип белми әйтмиләр. Кәркәүч урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Гөлия Шәйдуллина да барлык фәннәрне яратып, күңел биреп үзләштерә, күптөрле олимпиадаларда, конкурс-бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнаша.

-Беренче зур чирканчык алуым Казанда үткәрелгән "Тамчы-шоу" бәйгесендә булды. Анда безнең команда җиңү яулаган иде, - ди ул. Башлангыч мәктәптә укыганда ук фотога төшерү белән кызыксына башладым. Районда үткәрелгән конкурсларда катнашып, Мактау грамоталарына ия булдым.

8 сыйныфта укыганда Зур Сәрдек гимназиясендә узган Сәгыйть Сүнчәләй исемендәге, узган уку елында Зур Кукмара мәктәбендә Ризаэддин Фәхреддингә багышланган конференцияләрдә катнашып та уңышларга ирешә Гөлия. Татар теленнән үткәрелгән "Универсиада - 2013" дигән районкүләм иншалар конкурсында да призлы урынга чыга. "Зирәк тиен" бәйгесен, район күләмендә оештырылучы "Яшь программист" конкурслары хакында әйтмибез дә инде - аларның берсеннән дә калмый уңган укучы.

-Гөлия, бик тырыш, талантлы, иҗади укучыларыбызның берсе. Узган уку елында Бөтенрәсәй конкурсының район турында "Янгын куркынычсызлыгы" номинациясендә беренче урынны яулады. Дистанцион рәвештә үткәрелеп килүче "Олимпус", "Инфоурок", "Альбус", "Пятерочка" олимпиадаларында актив катнаша. Ул - безнең горурлыгыбыз, - диләр аның турында мәктәп укытучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk