Әфган җирендә күргәннәр
15 февраль - сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. Әфган сугышының шомлы җилләре безнең район җирлеген дә читләтеп узмаган, япь-яшь егетләрне таулы-ташлы Әфган җирләренә себереп алып киткән. Кәчимир авылыннан гына да дүрт ир-егеткә чәчәк кебек гомерләрен куркыныч астына куеп, кайнар нокталарда булырга туры килә. Илсур абый Кәримов - шуларның берсе. 1986 елда...
15 февраль - сугышчы-интернационалистларны искә алу көне.
Әфган сугышының шомлы җилләре безнең район җирлеген дә читләтеп узмаган, япь-яшь егетләрне таулы-ташлы Әфган җирләренә себереп алып киткән. Кәчимир авылыннан гына да дүрт ир-егеткә чәчәк кебек гомерләрен куркыныч астына куеп, кайнар нокталарда булырга туры килә. Илсур абый Кәримов - шуларның берсе. 1986 елда аның туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуын бөтен авыл белән көтеп алалар. Исән-имин кайтучылар бәхетле, әлбәттә, тик ул көннәр аларның тормышларындагы иң авыр вакытлар булып хәтерләрендә саклана.
Илсур Кәримов өч балалы гаиләдә төпчек малай булып дөньяга килә. Яше тулган егетнең ил алдындагы бурычын да үтәр вакыты җиткәч, Германиягә дип билгеләнсә дә, хәрби ант кабул иткәннән соң аңа Әфганстанга китәчәген хәбәр итәләр. Моңа кадәр Кәримовлар гаиләсендә ике бертуган Германиядә хезмәт итеп кайткан булалар, ә Илсур абыйга исә тау-таш араларында йөрергә, сугыш афәтен үз күзләре белән күрергә туры килә.
Яшь буын ул еллардагы вакыйгаларны кинофильмнардан карап кына белә. Илсур абыйдан да кызыксынып, Әфган сугышы турындагы кинофильмнар дөреслеккә туры киләме дип сорыйм.
-Әйе. Алар юктан гына төшерелмәгән бит, шуларны карыйм да үзеннән-үзе күзләр яшьләнә. Әфганстанда булып кайтканга да 30 ел гомер узып киткән икән. Бергә хезмәт иткән Коркачык егете Зөфәр шалтыратып: "Бүген нинди көн икәнен хәтерлисеңме - 3 февраль бит", - ди. Бу безнең өйгә кайткан көн. Без Зөфәр белән хезмәт юлын бергә башлап, бергә тәмамладык. Шул еллар эчендә чын туганнардай, якын кешеләргә әйләндек. Узган ел исә Оренбург егете белән очраштык, 83нче елдан бирле күрешкән юк иде, - диде Илсур абый.
Әйе, бу көн алар өчен гомерлек бәйрәм. Ә аңа кадәр никадәр авырлыклар аша үтәргә туры килгәнен алар үзләре генә белә.
-Бер шәһәрдән икенчесенә күчереп йөрткәннән соң безне самолет белән Кабулга алып киттеләр. Анда килеп төшкәч, күрәселәр алда икән әле, дип уйлап куйдык: тын алып булмастай эссе, солдатларның аякларында кроссовка, мылтыклары теләсә ничек эленгән, һавада бер-бер артлы вертолетлар очып йөри. Бер кич кунганнан соң, Баграм шәһәренә җибәрделәр. Биредә безне бомбаларны зарарсызландырырга укыттылар, өйрәттеләр, - дип сөйләде әңгәмәдәшем. -Һәм ничектер шулай туры килде: безне - машина йөртү таныклыгы булган өч егетне - яңадан Кабулга командировкага озаттылар, ике ел да ике ай ягулык базасында эшләдек. Ул җир астына яшерелгән, зур-зур мичкәләргә ягулык тутырылган иде. Өчебезгә дә бензовоз машиналары бирделәр. Безнең аша узучы колонна-колонна техникага ягулык салырга кирәк, һәр колоннада утыз-кырык машина. Ә төнлә белән 400 квадрат метр территорияне дә саклыйсы. Көндез синең тирәңдә йөргән кеше кич белән мылтык төбәргә мөмкин бит. Шул ук вакытта ягулыктан бушаган мичкәләрне, үзебезнең машиналарны да буш тотарга ярамый, газ җыелырга мөмкин. Анысын тагын 50 чакрым юл үтеп алып кайтырга кирәк.
Барлык эшләрне дә өчесе генә башкаралар алар, ул елларны йокы турында онытып торырга туры килә. Яшәгән урыннары да икегә ике метрлы землянка була. Ә йөрәктә иң уелып калган вакыйга дип, КамАЗ белән танк бәрелешкәннән соң ут ялкынында калган егетне коткаруларын әйтте ул. "Өстендәге кара көйгән киемен салдырганда, тән тиресенә кадәр сыдырылып төшкән егет исән кала алдымы икән, белмим", - диде авыр сулап.
Күңелдәге яралар моның белән генә тәмамланмый икән шул әле. Илсур абый үзе дә дошман утына эләгеп яралана. Шул вакытта янгын чыгып, документларсыз да кала. Үзе бу турыда:
-Хатирәләрне яңартасы килми. "100 сум акча салыгыз", - дип өйгә телеграмма суккан идем. "Вылетаю. Мать" дигән җавап алдым. Ике көннән әни килеп тә җитте, - диде, әлеге вакыйгаларга кабат әйләнеп кайтырга теләмәде ул. Ә әнисе Флюра апа күз яшьләрен сөртә-сөртә сөйләде:
-Ташкентка самолетта очтым. Биредә һич тын алырлык түгел, эссе һава, ерганаклардан иелеп су эчәргә туры килде. Ташкент белән госпиталь урнашкан Чирчик шәһәренең арасы туксан чакрым. Шунда барып җиткәнче, улым белән ничек күрешермен дип елап бардым. Диңгез буенда берешәр катлы өч госпиталь рәттән урнашкан иде. Илсур белән коридорда очраштык, кочаклашып елаштык. 1941нче елгы сугышны шунда күреп кайттым мин. Бер солдатның башы бәйләнгән, куллары җилкәгә асылган, икенчеләре таякка таянган, арбага урын-җир төягәннәре дә, почтадан кечкенә генә бандероль тотып чыгып килүчеләре дә очрый. Өс-башлары пычранып беткән, хәтта борын, колак тишекләренә кадәр тузан тулган. Барысы да япь-яшь егетләр бит, кемнәрнеңдер кадерлеләре. Менә сугыш нинди була икән дип уйлап куйдым. Малае янына килгән бер Мәскәү хатыны да бар иде, аның белән баш табиб янына кереп: "Нишләп бу кадәр пычрак?" - дип тә сорадык. "Өлгереп булмый", - диде ул. Шул табиб янына тагын бер тапкыр кердем, акча биреп булса да, улымны үзем белән кайтарып җибәрүләрен сорадым. Бер тапкыр яраланган солдатны кабат Әфганстанга кертмиләр, дип аңлаттылар миңа. Биредә бер атна булганнан соң, самолетта Казанга очканда: "Мин бу баланы тагын күрә алырмынмы?" - дип, ике сәгать буе елап кайттым. Җитмәсә, Ташкент радиосы да кушканнар иде, ул мине юл буе көйләтте дә көйләтте, - диде баласы өчен ут йотарга да әзер булган ана, утыз ел элек булган вакыйгаларны хәтерендә яңартып. - Илсур Әфганга җибәрелгәнче, ул җирләрдә сугыш барганын белсәк тә, артык игътибар биргән юк иде. Улым шунда эләккәннән соң, иртән торсак та, кич ятсак та телевизордан бу турыда яңалыклар карадык. Үзебез генә түгел, бөтен туган-тумача, күршеләр күзәтте ул вакыйгаларны.
Госпитальдән Илсур абыйны кабат Әфганга җибәрсәләр дә, ул хезмәтен тутырып, исән-имин туган якларына әйләнеп кайта алган. Әсән-Елга кызы Чулпан белән тормыш корып җибәргәннәр. Юл идарәсенә эшкә урнашып, КамАЗ машинасында ерак юлларга йөргән. "КамАЗ тавышы ишетелмиме дип, айлар буе көткән вакытлар да булды", - ди Чулпан апа. Әфганда булган еллар күңелне генә яралап калмаган, сәламәтлеккә дә зыян китергән. Шуңа күрә ул авыр хезмәтне калдырып, җиңелрәк эшкә күчәргә мәҗбүр булган. Иң кызганычы, аңа госпитальдән чыкканда белешмә дә, бер документ та бирмәгәннәр. Медицина кенәгәсендә аның яраланганы турында мәгълүмат теркәлмәгән. Инвалидлык бирелмәсә дә, Илсур абый үз хәлен үзе генә белә, шулай да зарланмый. Кызлары Гүзәл дип тырышып гомер итәләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев