15 февраль 2016 яңалыклары
-
“Тукай” агрофирмасында семинар узды (+Фото)
"Тукай" агрофирмасында район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән берлектә 2016 елның гыйнвар ае эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Әлеге чарада катнашучылар терлекчелек комплексларында булып, мал утарлары, терлекләрнең азык белән тәэмин ителешен карадылар, шулай ук техника ремонтының барышы белән таныштылар. Пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә бурычлар билгеләнде.
-
Игътибар, һава торышы бозыла
16 һәм 17 февраль көннәрендә Татарстанда һава торышы сизелерлек үзгәрергә тора. Синоптиклар шул хакта кисәтә. Республикада алдагы ике көндә кар, юеш кар, бозлы һәм пыскак яңгыр явачак. Урыны белән буран чыгу ихтималы да бар. Юлларда бозлавык саклана. 16 февральдә урыны белән томан төшә. Иртәгә, 16 февраль кичендә һәм 17се тәүлек...
-
Әфган җирендә күргәннәр
15 февраль - сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. Әфган сугышының шомлы җилләре безнең район җирлеген дә читләтеп узмаган, япь-яшь егетләрне таулы-ташлы Әфган җирләренә себереп алып киткән. Кәчимир авылыннан гына да дүрт ир-егеткә чәчәк кебек гомерләрен куркыныч астына куеп, кайнар нокталарда булырга туры килә. Илсур абый Кәримов - шуларның берсе. 1986 елда...
-
Мәктәптә картаеп булмый, ди Кукмара беренче гимназиясенең директор урынбасары Мирзәхмәт Идрисов
Дөньяда үзләренең тырыш хезмәте, якты тормыш юлы, бетмәс-төкәнмәс энергиясе, көч-куәте белән башкаларны да үзенә тартып торучы кешеләр була. Язмамның герое Мирзәхмәт Идрисов та - нәкъ менә шундый шәхесләрнең берсе. Аның 15 февральдә - патриот шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә дөньяга аваз салуы да очраклылык түгелдер. Ул үзенең киләчәк тормышын да...
-
Бу атнада алты эш көне көтә
Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте бу атнада алты эш көне көтүе турында кабат искә төшерде. Эш көннәренең гадәттәгедән күбрәк булуы ял көне 20 февральнең ( шимбә) 22 февральгә - дүшәмбегә күчерелүе белән бәйле. Бу Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ялларны дөрес көйләү өчен шулай эшләнелде. Шулай итеп, 20 февральдә эшләп, 21-23...
-
Әфганчы егетләр Чишмәбаш клубына очрашуга җыйналды
Зур Сәрдек авыл җирлегендә туып-үскән, хәрби хезмәтне Әфганстан җирендә узган егетләр Чишмәбаш клубына очрашуга җыелдылар. Күңелләрдән китми торган утлы истәлекләр, яуда калган дуслар искә алынды. Мул сыйлы табын артында, мәдәният хезмәткәрләренең матур чыгышларын тамаша кылып, егетләр хәтер яңарттылар. Очрашуны оештыруда матди ярдәм күрсәткән җирлек башлыгы Фәнис Фәттаховка, барлык катнашучыларга олы...
-
Район башлыгы Сергей Димитриев мәгариф ветераны Фәүзия Мөхәммәтованы 90 яшьлек юбилее белән котлады (+Фото)
Бүген Кукмарада яшәүче Мөхәммәтова Фәүзия Миннеһаҗи кызы үзенең 90 яшьлек күркәм бәйрәмен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров та ветеранга үзенең котлау сүзләрен ирештерде. Алсу ИДРИСОВА фотолары Мәгариф системасында...
-
Район башлыгы поселок халкы белән очрашты (+Фотолар)
Поселок җирле үзидарә рәисе Райнур Нотфуллин үз чыгышында 2015 ел дәвамында башкарылган эшләр, хәл итәсе мәсьәләләр белән таныштырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина халыкның үзмәшгульлеген тәэмин итү, шул максатка юнәлдерелгән дәүләт программалары турында чыгыш ясады. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалинв хокук саклау өлкәсендә башкарылган эшләр,...
-
Кукмаралылар Казанда кәгазь самолет очырып кайттылар (+Фотолар)
Мәктәп укучылары арасында кәгазь самолетлар очыру буенча икенче республика чемпионаты узды. Әлеге чарада районыбыз командасы да катнашты. Район мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче Ядегәр, Зур Кукмара, 3нче урта мәктәп укучылары "Төгәллек" һәм "Ераклыкка очыру" номинацияләрендә көч сынашты. Илһам Гыйләҗев (3нче мәктәп) "Төгәллек" номинациясендә - икенче, Салават Усаманов, Ислам Хәсәновлар (Ядегәр...