Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Электрик-Ка”да тынгысыз затлар эшли

Ун ел... Кеше гомере өчен аз вакыт түгел бу. Әмма үз эшен оештырып, аны үстерүгә барлык көчен һәм сәләтен биргән, бөтен авырлыкларны җиңә алган эшкуарлар өчен ун ел - аеруча зур чор. Райондашыбыз, Кукмарадагы "Электрик - Ка" сәүдә челтәре хуҗасы Рамил Гарипов - әнә шундый тынгысыз затларның берсе. Дусты белән...

Ун ел... Кеше гомере өчен аз вакыт түгел бу. Әмма үз эшен оештырып, аны үстерүгә барлык көчен һәм сәләтен биргән, бөтен авырлыкларны җиңә алган эшкуарлар өчен ун ел - аеруча зур чор. Райондашыбыз, Кукмарадагы "Электрик - Ка" сәүдә челтәре хуҗасы Рамил Гарипов - әнә шундый тынгысыз затларның берсе. Дусты белән бергә элеватор каршындагы павильонда электр җиһазлары кибетен ачканына быел нәкъ бер дистә ел булган. Халык ихтыяҗын исәпкә алып тотынганнар бу эшкә. Чыннан да, электр утына көйләнгән әйберләр тормышыбызга тирән үтеп керде һәм бу төр товарлар һәрдаим сорау белән кулланыла. Рамил Гариповның хәзер Колхоз базарындагы "Артель" сәүдә йортында уңышлы эшләп килүче павильоны, Манзарас авылында ике катлы кибете бар. Йорт-җир һәм оешма-предприятие өчен кирәкле барлык электр приборларын алырга мөмкин ул кибетләрдә. Гап-гади лампочкалардан башлап, энергияне бик сакчыл тота торган заманча яктырткычларга кадәр сатыла. Электр уты өчен нормалар билгеләнеп, яңача түләү кертелергә торганда мондый яктырткычларны куллану шактый акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк.

-Барлык төр яңа продукцияне өйрәнәбез. Арзан бәялесен эзләмибез, безнең өчен иң мөһиме - сыйфаты яхшы булсын. Үзебез, үз йортыбыз өчен алган кебек сайланабыз. Сатып алучылар канәгать калсын, безгә кабат-кабат килсеннәр, дип тырышабыз. Аларның фикере безгә бик мөһим. Товарны безнең белән тыгыз элемтәдә торган, ышанычлы фирмалардан алабыз, - дип сөйли Рамил Гарипов.

Манзарас авылындагы кибет үзәктән читтәрәк булса да, сатып алучылар җитәрлек икән. Беренче катына керүгә үк электр җиһазларының төрлелегеннән күзләр камаша. Берсеннән-берсе матур люстралар игътибарны җәлеп итә. Бер уңайдан биредә көндәлек кирәкле әйберләр алырга була. Икенче катында бензин һәм электр белән эшләүче инструментларның киң ассортименты тәкъдим ителә. Сатуда дрельләр, шөреп боргычлар, болгаркалар, эретеп ябыштыру аппаратлары, шулай ук сантехника, канализация өчен кирәкле барлык әйберләр бар. Сатучылар киңәшләр белән ярдәм итәргә, барысын аңлатырга әзер. Товарларга гарантия бирелүе дә әйбәт.

Тагын бер яңалык: күптән түгел поселокның Нур Баян урамының 42 йортындагы элеккеге "Радуга" кибетендә Рамил Гарипов үз сәүдә ноктасын ачты. Өегездә ремонт үткәрергә җыенсагыз, туп-туры шул кибеткә юл тотарга була: анда күңелегезгә хуш килгән барлык әйберне табарсыз.

Югары техник белемгә һәм электр җиһазлары белән эшләүдә зур тәҗрибәгә ия булуы Рамил Гариповка электротехник лаборатория оештырырга мөмкинлек биргән. Әлеге лаборатория тарафыннан электр чыбыкларының барлык параметрларын сынау, 1000 вольтка кадәр контроль-үлчәү эшләре башкарыла. Шулай ук электр монтажы бригадасы тупланган, анда эшләүчеләр торак йортларга, оешма-предприятиеләргә ут кертү белән шөгыльләнә, моның өчен барлык документлар: проектлар, схемалар, техник отчетлар әзерләнә. Кыскасы, электр белән бәйле барлык йомыш, сораулар белән бирегә мөрәҗәгать итә аласыз.

Боларның барысы - Гариповларның гаилә бизнесы.

-Без шушы эшкә бирелеп яшибез, безнең яшәү рәвеше ул. Улыбыз, ике кызыбыз да булышалар. Иң мөһиме: үз вазыйфаларына җаваплы карый торган коллективка таянабыз. Әйтик, Римма Вәккасова бездә эш башыннан ук хезмәт куя, - дип сүзгә кушылды Рамил әфәнденең тормыш иптәше Диләрә ханым. Шөкер, Аллаһ ярдәменнән ташламый, дип тә өстәп куйды. Ике кибетләренең дә мәчет янәшәсендә урнашуының берәр хикмәте бардыр, мөгаен.

фото: http://www.voloku.ru/elektrika

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk