Чиләк-капчыкның Кукмара җиренә килеп кергәненә быел 70 ел булган
1946 елның язы. Әнинең энесе Габдулла абый басуга аты белән орлык алып менгәндә, мине дә арбасына утыртты. Абыйның аты бик шәп, авылда иң яхшы ат иде. Орлык чәчүче бабайлар янына барып җиткәч, абый атның башына солы салынган киндер чиләк элеп куйды. Ә чәчүчеләр тубалларын тутырып үз эшләренә керештеләр. Абый ат...
1946 елның язы. Әнинең энесе Габдулла абый басуга аты белән орлык алып менгәндә, мине дә арбасына утыртты. Абыйның аты бик шәп, авылда иң яхшы ат иде. Орлык чәчүче бабайлар янына барып җиткәч, абый атның башына солы салынган киндер чиләк элеп куйды. Ә чәчүчеләр тубалларын тутырып үз эшләренә керештеләр.
Абый ат белән кайнашкан арада күзем әлеге киндер чиләктәге язуга төште. Миңа ул чакта җиде яшь, мәктәпкә барасы елым иде, укый, яза да белмим әле. Шуңа күрә абыйдан: "Анда нәрсә дип язылган соң?" - дип сораша башладым. Таудан төшкәндә абый әлеге чиләк тарихын сөйләп бирде.
-Гыйнвар аенда безне атларыбыз белән Кукмара хәрби комиссариатына чакырып алдылар, - дип сүзен башлады ул. - Шуннан Әгерҗе станциясенә җибәрделәр. Минем белән бергә "Өлге" колхозыннан Габдулла Вәлиуллин, Мөбарәкҗан Мөхәммәтшин, Кәчимирдән Үзбәк Хәбибуллин, Шамил Шәрәфиевлар бар иде. Башка районнардан да килүчеләр шактый иде. Әгерҗегә барып җиткәч, япон әсирләрен ат арбасына утыртып, Алабуга шәһәренә алып барачагыбыз билгеле булды. Японнар бик күп иде. Хәрбиләр озатуында, тулы бер колонна булып, Мамадыш районы аша бардык. Японнарның йөкләре (багаж) шактый. Барып җиткәч, без - атчыларга японнар кайбер әйберләрен бүләк иттеләр. Миңа менә бу чиләкне (кормушка, ике данә иде ул) һәм кылыч бирделәр.
Абый сөйләгәннәр гомер буе исемнән чыкмады. Узган ел авылга кайткач, бу турыда абыйның улы Газыймга да сөйләдем. Ул әлеге чиләкнең саклануын әйткәч, гәҗәпләнүемнең чиге булмады. Сорап алып, аны фоторәсемгә төшереп, бу турыдагы истәлекне райондашларым хозурына да тәкъдим итәсем килде. Хәзер шуны уйлыйм, ул чорда Кама урман промхозы бик көчле булган бит, әсирләрне шунда агач кисәргә алып бармадылармы икән?! Японнар биргән чиләк тә бик уңай ясалган иде, ат авызына кереп кенә утыра, чәчелми, түгелми. Нык киндердән тегелгән, хәтта салган су да акмый иде үзеннән. Инде бу чиләк-капчыкның Кукмара җиренә килеп кергәненә быел 70 ел булган. Ә кылычы исә сары төстә, бик җиңел булып хәтеремдә калган. Элек әби-бабайлар чыра теләләр иде. Ә соңыннан абый аннан сугым пычагы ясаган.
Камил МИНҺАҖЕВ, Кукмара
Редакциядән: Камил абый чиләкне безгә дә алып килеп күрсәтте. Аны бик кызысынып карадык. Чынлап та, киндере нык, хәтта бер тишеге, ертылган җире дә юк. Аңа язылган сүзләр дә яхшы сакланган, япон хәрефләрен танымагач, укый гына алмадык. Шул турыда сорап без Мәскәүдә яшәүче якташыбыз, япон телен яхшы белүче Рафаэль Вәлиуллинга мөрәҗәгать иттек. Аннан япон теленнән тәрҗемә иткәндә бу сүзләр Кондо фамилиясен аңлата (бәлки җитештерүче фирма исемедер) дигән хат алдык. Ә саубуллашканда Камил абыйга: "Бу чиләк үзе бер тарих бит, аны Кукмара төбәк музеена бүләк итсәгез иде", - дип тәкъдим ясадык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев