26 февраль 2016 яңалыклары
-
Район халкының үзмәшгульлеген тәэмин итү буенча Зур Сәрдектә җыелыш булды(+фото)
Зур Сәрдек авылы мәдәният йортында район башлыгы Сергей Димитриев җирлек башлыклары һәм үз эшләрен булдырырга теләгән шәхси ярдәмче хуҗалыклар белән очрашты. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина халыкның үзмәшгульлеген тәэмин итү, шул максатка юнәлдерелгән дәүләт программалары, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин терлекчелек турында чыгыш ясады. Зур Сәрдек...
-
Мине өйдә улым көтә
Табибларның әйткән диагнозы Татьянаның тормышын челпәрәмә китерә. Әле күптән түгел генә матур хыяллар белән янган, бик тә көтеп алган улын үстерергә хыялланган ханым өчен аяк астында җир убылып киткәндәй була. Татьяна Баймяшина Кама Тамагы районының Куйбышев затоны бистәсендә туган. Ире Максим белән аларны Казан кавыштыра. Яшьләр озак очрашып йөрми, 2011...
-
Авыру ир-ат хастаханә палатасында тереләй янган
Карелиядә ир-атның үлеме буенча тикшерү алды ачыклау эшләре алып барыла. Төбәкнең тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, әлеге ир-ат биредә дәваланучы булган. Дәвалау палатасындагы ир-атның бәйләнгән бинтына ут капкан. Шуның аркасында аның тәненең күп өлеше пешкән һәм ул икенче көнне җан биргән. Беренчел фаразлар буенча, аның палатада тәмәке тарту ихтималы бар. Тикшерү...
-
Бурычыңны түләмәсәң, юлда машинасыз да калдыралар
Суд приставлары Чаллы - Әлмәт юлында банкка 900 мең сум бурычы җыелган ир-атның автомобиленә арест салган, дип хәбәр итә суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе мабугат хезмәте. ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда аның машинасын туктаткан, шуннан соң урынга килеп җиткән суд приставлары Volkswagen Golf Plus автомобиленә арест салып, банк вәкиленә тапшырган....
-
Кызыл әтәчебез йонын койгач акка әйләнде
Мин сезгә үзебезнең күршедә булган бер кызыклы хәл турында язарга булдым. Күп еллар кызыл булып яшәгән әтәчнең, йонын койганнан соң, ап-ак йоны үсеп чыкты. Без моңа үзебез бик гаҗәпләндек. Андый хәлне ишеткән, я булмаса күргән кешеләр бармы икән? Кәүсәрия САБИРҖАНОВА, Каенсар авылы
-
Мәктәп укучылары язган иншалардан юллар
*Музейда без беренче тапкыр Сибгат Хәкимнең тавышын ишеттек. Моңа бик сөендек, чөнки Сибгат Хәким тавышын гел ишетеп булмый. *Мин Татарстан республикасында тудым. Туган ягым ул вакытта, карлар эреп, яшел чирәм белән тула башлаган иде. *Тукай минем тормышымда бик актив катнаша. *Кечкенә яшьтән үк бөтен кешенең теле ачыла башлый. *Мәгариф министры...
-
Мәчет төзүдә катнашып, Аллаһ рәхмәтенә ирешик!
Мөхтәрәм мөселман кардәшләр, якташлар! Кукмара бистәсенең Туеш җирлегендә, зират почмагында урнашкан мәчет барчагызга да мәгълүм. Совет чорында салынып, әлеге гыйбадәтханә озак еллар дәвамында халыкка хезмәт итә: Җомга һәм Гает намазлары гына түгел, көндәлек намазлар да укылып килә, мәчет әһелләре вафат булучыларны соңгы юлга озатуда, Коръән мәҗлесләрен үткәрүдә дә даими катнаша....
-
Шахтада һәлакәт: коткару эше катлаулы шартларда бара
Россиянең Воркута шәһәрендәге "Северная" шахтасындагы һәлакәттән соң коткару операциясе катлаулы шартларда алып барыла. Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков җиткерде. Министр сүзләренчә, шахтадагы һәлакәтнең сәбәбенә килгәндә, берничә фараз карала. Аларның барысын да җентекләп өйрәнергә кирәк. шуннан соң гына халыкка мәгълүмат җиткереп булачак. Владимир Пучков шулай ук, һәлакәттә...
-
Чиләк-капчыкның Кукмара җиренә килеп кергәненә быел 70 ел булган
1946 елның язы. Әнинең энесе Габдулла абый басуга аты белән орлык алып менгәндә, мине дә арбасына утыртты. Абыйның аты бик шәп, авылда иң яхшы ат иде. Орлык чәчүче бабайлар янына барып җиткәч, абый атның башына солы салынган киндер чиләк элеп куйды. Ә чәчүчеләр тубалларын тутырып үз эшләренә керештеләр. Абый ат...
-
Кукмарада “Җыр белән хезмәтне бәйләп” дигән район фестивале узачак
Районның мәдәни һәм рухи тормышын җанландыру, халыкның буш вакытын файдалы үткәрүгә уңай шартлар булдыру, буыннар арасындагы бәйләнешне нытыгу, производство коллективлары, оешмалар, учреждениеләр, мәктәп һәм балалар бакчалары хезмәткәрләренең иҗади талантларын барлау максатыннан "Җыр белән хезмәтне бәйләп" дигән район фестивале үткәрелә. Анда районның һәр хезмәт коллективы катнаша. Концерт программасына сәхнә сәнгатенең һәр...
-
Илебез язмышы – ышанычлы кулларда
Февраль башында Мәскәүдә мөһим вакыйга - "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең XV съезды үтте. Съезд эшендә катнашкан бер төркем Татарстан делегатлары арасында Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең башлангыч оешмасы сәркатибе Илгиз Нәбиев та бар иде. Райондашыбыз үзенең тәэсирләре, уй-фикерләре белән уртаклашты. -Илгиз Мөзәкирович, Мәскәү сезне ничек каршы алды?...
-
Кукмара мәдрәсәсендә җыелыш үтте
Кукмара мәдрәсәсендә мәчет каршында укытучы мөгаллимәләр һәм абыстайлар катнашында чираттагы җыелыш үткәрелде. Җыелышта абыстай әдәбе буенча районның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Гөлсинур Әксәнова чыгыш ясады. Мәдрәсәдә, мәчеттә тәҗвид кагыйдәләрен укыту үзенчәлекләре дигән темага мәдрәсә директоры Ришат Курамшин, тәҗвид укытуда күргәзмә әсбаплар, тестлар куллану турында Таһирә Шакировалар сөйләсә, гакыйдә фәнен укыту үзенчәлекләре...