"Хезмәт даны" спортны үстерә һәм дуслыкны ныгыта (футбол турнирыннан фотолар)
"Хезмәт даны" газетасы призына өч ай дәвамында "Ялкын" спорткомплексында барган мини-футбол турнирына, ниһаять, нокта куелды. Быел да "Зур Кукмара-2" командасы уенчылары иң көчле булуларын раслап, күчмә кубокны үзләрендә калдырды. Турнирда 16 команда катнашканын газетабызның алдагы саннарында язып үткән идек инде. Аның кадәр команда катнашкан мини-футбол турнирының район тарихында булганы юктыр...
"Хезмәт даны" газетасы призына өч ай дәвамында "Ялкын" спорткомплексында барган мини-футбол турнирына, ниһаять, нокта куелды. Быел да "Зур Кукмара-2" командасы уенчылары иң көчле булуларын раслап, күчмә кубокны үзләрендә калдырды.
Турнирда 16 команда катнашканын газетабызның алдагы саннарында язып үткән идек инде. Аның кадәр команда катнашкан мини-футбол турнирының район тарихында булганы юктыр дип беләм. Шунысы сөенечле: кышкы айларга кергәч башланып киткән турнирыбызны җаны-тәне белән туп типкән ир-егетләр көтеп ала. Саба районының "Мишәбаш", күрше Пенәгәр авылларыннан да командалар туплануы, гомумән, футбол сөючеләр арасында аның иң дәрәҗәле бәйгеләрнең берсе булуы безнең өчен дә зур мәртәбә, әлбәттә.
Быелгы турнир район тарихында тугызынчысы иде. Зур Кукмара авылының төп командасы шушы еллар эчендә төрле составта җиде тапкыр чемпион калды. Соңгы елларда бу авылдан ике команда турнирда катнашса, быел "Зур Кукмара -2000" дип аталган яшүсмерләрдән торган команда да тәҗрибәле спортчылар белән бергә көч сынашты. Иң яшь футболчылар булсалар да, булдырдылар алар - ярыш нәтиҗәләре буенча турнир таблицасының сигезенче баскычына күтәрелделәр һәм плей-ооф уеннарында да үзләрен сынап карадылар. Бу командадан Булат Гайфетдинов исә "Иң яхшы һөҗүмче" исеменә лаек булды.
Гадәттәгечә, быел да 23 февральдә соңгы уеннар уйналып, көн дәвамында җиңүчеләр ачыкланды. Бу көнне үткән ярымфинал уеннарында иң элек Кукмараның Ворошилов урамы белән "Вахитка", "Зур Кукмара -2" белән Степан Разин командалары очрашты. Әлеге уеннарның нәтиҗәләре буенча финалда кайсы командаларның очрашачагы ачыкланды.
Ворошилов урамы командасы белән "Вахитка" уйнаганда, икенче тайм башланып, җиде минут узуга "Вахитка" уенчысы Вадим Мифтахов 3:3 булган исәпне бергә арттырды. Бер минут та узарга өлгермәде, Вадим тагын бер тупны, башы белән генә чөеп, көндәшләренең капкасына кертте. Уен 6:3 белән "Вахитка" файдасына тәмамланды. Вадим, гомумән, турнирның "Иң күп туп кертүчесе" (барлыгы 44 туп) булып танылды. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтик, Сазтамак командасы капитаны Дамир Галиев, 36 туп кертеп, әлеге номинациядә икенче, Степан Разин командасыннан Руслан Гыйләҗев 32 туп белән өченче урыннарны алдылар.
- Турнир таблицасында өченче урынга бассак та, плей-оффта "Вахитка" командасына туры килдек, алар бездән көчлерәк иде, -ди Дамир Галиев, голларның күп булып та, ярымфинал уеннарына үтмәүләренең сәбәбен аңлатып. - Безнең команда составы яңа әле, тәҗрибәбез дә җитеп бетми.
Финалда кемнәр уйнаячагын ачыклаган икенче уен - "Зур Кукмара -2" һәм Степан Разин командаларының очрашуы алай ук кискен бармаган кебек тоелды. "Әйдә, уенны кискен башларга кирәк", - дип, ярыш алдыннан Степан Разин уенчысы Рамил Әхмәтов иптәшләрен бер кат "селкетеп" алса да, уенның беренче биш минутында туп гел алар капкасы янында булды. Нәтиҗәдә Зур Кукмара егете Фәнзил Галиев беренче тупны кертеп тә куйды. Уенда зуркукмаралылар 4:2 белән җиңеп, аларның финалда "Вахитка" белән очрашачаклары билгеле булды.
Әлбәттә, иң мавыктыргыч, кызыклы уен - финал уеннары инде. Беренче тайм Зур Кукмарадан Фәнзил Галиевның "Вахитка" капкасына бер-бер артлы ике туп кертүе белән башланып китте. Тынычланып уйный башлаган көндәшләрен "уятып", тамашачыларның йөрәкләрен тагын да кызурак тибәргә мәҗбүр итеп, Вадим Мифтахов исә аңа каршы ике гол кертте. Финалда һәрбер гол кадерле, аларның һәркайсын көчле алкышлар белән билгеләп үтсәләр дә, бәйге тәмамланырга санаулы минутлар "йөгергәндә" әле кемнең җиңүче икәнлеге билгесез, исәп 4:4 иде. Соңгы секунд калганда Фәнзил Галиев бик матур туп кертеп, командасына җиңү алып килде. Шулай итеп, ике ел рәттән "Зур Кукмара-2" командасы чемпион калды. Поселокның "Вахитка" командасы футболчыларының аңа карап кәефләре кырылмады: "Бар да тәртип, киләсе елда җиңү бездә булачак!"- диделәр алар.
Гөлгенә Шәрипова, район газетасының баш мөхәррире:
-Актив тормыш белән яшәүчеләргә һәрвакыт сокланып карыйм. Спорт белән шөгыльләнү дә яшьлек, сау-сәламәт булу дигән сүз. Гадәттә, кышкы айларда күпләребез "кышкы йокы" режимы белән яши: күп тукланабыз, озак йоклыйбыз, сәгатьләр буе телевизор каршында утырабыз, аз хәрәкәтләнәбез. Ә газета призына барган мини-футбол турнирында катнашучылар, киресенчә, үзләренең сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирүләрен раслыйлар. Алдагы бәйгеләрдә тагын да күбрәк командалар катнашыр дип ышанабыз. Бәйгебезнең төп спонсоры булган "Строй-Гарант" оешмасы җитәкчесе Илсур Шәрипов кебек меценатлар булганда районыбызда спорт яшәр, яңа үрләр яулар әле.
"Хезмәт даны" газетасы әлеге турнирны үткәрүдә матди яктан ярдәм күрсәткән "Строй-Гарант" оешмасы җитәкчесе Илсур Шәриповка, турнирның баш хөкемдары, тренер Фәрит Сәйфетдиновка, "Ялкын" спортклубы методисты Зөлфия Закировага, шәфкать туташы Венера Садыйковаларга зур рәхмәтен белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев