Бурсык Елга авылында яшәүче Миңнерәхим абый Рәхмәтуллин җырларга да, тегәргә дә булдыра
Биргән бит Ходай кешегә булганлык, тырышлык, үҗәтлек, күңел байлыгы дип уйлап куям кайчак. Ни тотса, шуны җанландыра, кулыннан гөл коя, диләр андыйлар турында. Сүзем Бурсык Елга авылында гомер кичерүче алтын куллы Миңнерәхим Рәхмәтуллин турында. -Кечкенә чагымнан ук әти тирәсендә бөтерелеп, аңа булышып йөри идем, - дип тәмләп сөйли башлады чандыр...
Биргән бит Ходай кешегә булганлык, тырышлык, үҗәтлек, күңел байлыгы дип уйлап куям кайчак. Ни тотса, шуны җанландыра, кулыннан гөл коя, диләр андыйлар турында. Сүзем Бурсык Елга авылында гомер кичерүче алтын куллы Миңнерәхим Рәхмәтуллин турында.
-Кечкенә чагымнан ук әти тирәсендә бөтерелеп, аңа булышып йөри идем, - дип тәмләп сөйли башлады чандыр буйлы намаз карты. - Әтием - фронтовик, сугыштан сыңар кул белән кайтты. Заманасы шул бит, сәламәтлегем юк, дип торып булмый, гаиләне туйдырырга кирәк. Ул чаналар, ат чаналары, урындыклар, бераз соңрак диваннар ясый башлады. Шул вакыттан ук бу һөнәрнең тәмен сизеп калганмындыр инде мин. Иң беренче мәртәбә урындык ясаганым хәтеремдә. Аның аскы өлешендә кирәк-яраклар салып кую өчен тартмасы да бар иде.
Чыгышы белән шушы авылдан булса да, чит җирләрдә дә гомер кичерергә туры килә аңа. 1961 елда, дәүләт ярдәме белән күченү башлангач, яхшы тормышка өметләнеп, чит җирләргә чыгып китәләр алар. Ләкин барысы да ул уйлаганча гына барып чыкмый, гаилә хәлләрен җайлау теләге белән кабат туган якларына юл тота. Бергә киткән бертуганнары хәзергәчә шунда яшәп калганнар.
Башта Нократ Аланында яшиләр, соңрак авылга күченәләр. "Күчеп кайткан елны дүрт өй салдым", - ди Миңнерәхим абый. Үзенә дип сатып алган өе дә эшләнеп бетмәгән була, аны торгыза. Соңгы елларда гына олы йортларына терәтеп "намаз өе" җиткереп куя. Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче уллары гаиләсе өчен бергә, үзләре янында бергәләшеп бүрәнәдән ике катлы өй күтәргәннәр. "Ике туганның йортлары рәттән булсын, бергә яшәсеннәр", - ди үзе бу турыда, сөенеп.
Соңгы 10-15 елда чын-чынлап җиһаз ясау белән шөгыльләнә. Ниләр генә ясамый ул?! Гөл савыты, урындык-өстәл, карават, диван, шкафлар дисеңме... Йортында бөтен җиһаз кулдан эшләнгән - аның хезмәт җимеше, һәммәсендә аның күз нуры, йөрәк җылысы.
-Җиһаз ясау өчен иң кулай агач - имән, - дип сүзен дәвам итә оста. - Шулай да хезмәтемдә башка агач материаллары да кулланам. Нарат агачының структурасы матур, ә юкәдән бизәкләр ясыйм.
Миңнерәхим Рәхмәтуллин җиһаз ясауны үз белдеге белән генә башкармый, ә белемен арттыру өстендә дә эшли икән. Моның өчен 3-4 төрле журнал яздырып алдырам, заманалар үзгәреп тора, "мода"дан калышмыйм, ди.
-Музыкага да битараф түгелсез, ахры, - дип сорыйм, кызыксынып, өстәл өстендә торган гармунга ишарәләп.
-И-и, - ди ул кеткелдәп. - Гармунда уйныйм, җырлыйм, биим дә әле. Укытучым Җүәйрә апа өйрәтте биергә. Шуннан бирле, җай чыккан саен, бию көе ишетсәм, тик тора алмыйм. Авыл клубында узган бәйрәмнәрдә һәрвакыт катнашып киләм.
Әле ул гына түгел, Миңнерәхим абый умарта тота, кәҗәләр, атлар асрый. Хатын-кыз эше дип тормый - вак-төяк кирәк-яракны тегү машинасы артына утырып тегеп тә ала.
Олы яшьтә булуына карамастан, ничек барысына җитешә, каян шулкадәр көч таба дип сокланып утырдым ул сөйләгәндә. Нинди генә эшкә тотынса да, янәшәсендә терәге - Раузалия апа бар шул. Икенче уллары яннарында булышып, йорт тирәсендә бөтенесен эшләп тора. Оныгы Гадел бабасының һөнәре белән бик кызыксына икән. Кунакка кайткан арада да аның янында кайнаша, барысын өйрәнергә тырыша. Дәвамчысы булгач, Миңнерәхим абыйны ашлы иткән һөнәр юкка чыкмас, буыннардан буыннарга күчәр әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев