Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Борчакның “Ракул” сорты рак авыруын дәвалый ала — биология фәннәре кандидаты

Татарстан селекционерлары борчакның яңа сортын уйлап тапкан. (Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Локманова). Туфракны өйрәнү һәм агрохимия татар фәнни-тикшеренү институты, Ульяновскидагы хезмәттәшләре белән берлектә, борчакның яңа сортын уйлап тапкан. Аны "Ракул" дип атаганнар. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына фәнни-тикшеренү институтының бөртекле ногыт культуралары бүлеге җитәкчесе, биология фәннәре кандидаты Александра Фадеева...

Татарстан селекционерлары борчакның яңа сортын уйлап тапкан.

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Локманова). Туфракны өйрәнү һәм агрохимия татар фәнни-тикшеренү институты, Ульяновскидагы хезмәттәшләре белән берлектә, борчакның яңа сортын уйлап тапкан. Аны "Ракул" дип атаганнар. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына фәнни-тикшеренү институтының бөртекле ногыт культуралары бүлеге җитәкчесе, биология фәннәре кандидаты Александра Фадеева хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, яңа сорт, беренче чиратта, полеганиягә, ягъни борчакның сабагы вакытыннан алда җиргә авып, уңышны югалтуга бирешмәүчән булуы белән аерылып тора. Шулай ук бу сортның төп сыйфатларының берсе - эре орлыклы булуында. 1 мең борчакның уртача массасы 276 гр тәшкил итә. Чагыштыру өчен: шундый төркемгә кергән "Казанец" сортлы борчакның 1 мең данәсе 258 гр.

"Әлеге сорт пешергәндә дә тигез булып пешә. Сату өчен уйлап табылган сортлар өчен бу да бик мөһим сыйфат. Тагын бер үзенчәлеге шунда: ногытлылар өлгергәннән соң, бик тиз коела башлый. Яңа сортның исә кузаклары ачылу уртача дәрәҗәдә. Шул сәбәпле, уңыш та сакланып кала", - диде Александра Фадеева.

Яңа сортның исеменә килгәндә, аны Ульяновск галимнәре биргән.

"Безнең килешү нигезендә, яңа сортны дәүләт сынавына кем тапшыра, исемне дә шул куша. Әлеге сортка атаманы хезмәттәшләребез уйлап тапты. Борчакның без әлегә кадәр кулланмый торган бер үзенчәлеге бар. Анардагы аксым рак авыруынак каршы көрәшергә сәләтле. Ульяновск галимнәре дә, шуңа игътибарны арттыру өчен, атама башында "ра" иҗеген кулланган. Уртадагы "к" - Казан, "ул" - Ульяновск. Әлеге хәрефләр җыелмасыннан "Ракул" барлыкка килгән", - дип аңлатты Туфракны өйрәнү һәм агрохимия татар фәнни-тикшеренү институты вәкиле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев