17 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Ауди автомобилен урлаган үсмерләрне юлга фура куеп кына туктаталар
Ауди автомобилен урлаган үсмерләр өч көн дәвамында Татарстан буенча сәяхәт итәләр. Аларны Түбән Кама юл-патруль хезмәте постында кулга алалар. Каракларны тоткарлау өчен автоинспекторлар юлга аркылы фура машинасы куя. Килеп бәрелгәч, үсмерләр чыгып кырга таба йөгерәләр. Әмма ерак китә ала алмыйлар. Иске Ауди машинасын алар җомга көнне Мамадыш районында урлаган. Казанга...
-
Россиядә хезмәт хакы артырга мөмкин
Россия Федерациясе хезмәт министры Максим Топилин «Российская газета»га биргән интервьюсында хезмәт хакларының артачагы турында хәбәр итә, дип яза "Казан утлары". Аның фикеренчә, номиналь хезмәт хакы гына түгел, ә реаль исәпләгәндә дә арту күзәтеләчәк, «…август аеннан артуга таба уңай тенденция күренә», - ди Хезмәт министры. «Президентның бюджет секторында хезмәт хакларын арттыру...
-
Камыр өчен йомырканы банан алыштыра ала?!
Суган тураганда күз яшьләре агызмас өчен, аны унбиш минутка суыткычның туңдыру камерасына куеп торыгыз. Пешкән күкәйнең кабыгы тиз әрчелсен дисәгез, ул пешә торган суга бер кисәк лимон яки ярты чәй кашыгы сода салыгыз. Пилмән тәмле булып пешсен өчен, кәстрүлгә суның яртысын гына салып кайнатыгыз. Кайнап чыккач, тоз, дәфнә яфрагы һәм...
-
Айсылу Лерон: «Чамасын белгәндә, моның зыяны юк»
Ә сез нинди мультфильмнар карыйсыз? - Безнең балалар планшет белән еш утыралар иде. Анда интернетта нәрсә генә юк бит, бөкрәеп утырып, арка баганаларына зыян килә, кечкенә экран аркасында, күзләре дә тиз ара. Кыскасы, мин планшетны алып куйдым. Хәзер мультфильмнарны телевизордан карыйлар. Чамасын белгәндә, моның зыяны юк, дип саныйм. Гадәттә, яхшылыкка...
-
Кукмаралыларны иртәгә нинди һава торышы көтә?
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 18 гыйнварда, синоптиклар болытлы һава торышы фаразлый, бераз кар явачак. Температура көндез -14, -15, кичен -13, -14 градус тирәсе булачак. Атмосфера басымы 759 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә, дымлылык 83%.
-
Нырты клубында КВНчылар көч сынашты (фотолар)
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Нырты клубында КВН уеннарының сайлап алу туры үтте, дип яза "Наш Кукмор". Бәйгедә Түбән Үрәс, Нырты, Ятмас Дусай, Зур Кукмара, Сәрдекбаш, Өркеш авыл җирлекләреннән килгән командалар көч сынашты. Командалар шаян номерлар тәкъдим иттеләр. КВН програмасында шулай ук визит карточкасы, капитаннар ярышы һәм башка бәйгеләр бар иде. Уен...
-
Кукмарадан читтә яшәүчеләр игътибарына!
"Хезмәт даны" һәм "Трудовая слава" газеталарының электрон версиясенә подписка игълан ителә. 6 айга язылу бәясе - 300 сум.
-
Борчакның “Ракул” сорты рак авыруын дәвалый ала — биология фәннәре кандидаты
Татарстан селекционерлары борчакның яңа сортын уйлап тапкан. (Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Локманова). Туфракны өйрәнү һәм агрохимия татар фәнни-тикшеренү институты, Ульяновскидагы хезмәттәшләре белән берлектә, борчакның яңа сортын уйлап тапкан. Аны "Ракул" дип атаганнар. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына фәнни-тикшеренү институтының бөртекле ногыт культуралары бүлеге җитәкчесе, биология фәннәре кандидаты Александра Фадеева...
-
Фаҗигага юлыккан Boeingның һәлакәткә китергән башлангыч СӘБӘБЕ аталды
Кыргызстанның транспорт һәм юллар министры Жамшитбек Калилов кичә иртән Бишкәк янында "Төрек һава юллары" авиакомпаниясенең "Боинг 747" йөк очкычын һәлакәткә китергән башлангыч сәбәпне атады. Министрлыкның рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, "Боинг 747" "Манас" аэропортына утырганда очкычлар төшү юлына туры килә алмаган. Әлеге авиаһәлакәттә кимендә 32 кешенең, шул исәптән 6 баланың һәм...
-
Сөт саву аппараты алучыларга субсидияләрне февральдә бирү мөмкинлеге булачак
Саву аппараты бәясенең 40 процентка якынын дәүләт субсидияли Сыер саву аппаратлары сатып алган күп сыер асраучы хуҗалыкларга субсидия якынча февраль аеннан бирелә башлаячак. Бу хакта "Татарстан" радиосының "Туры элемтә" тапшыруында республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов белдерде. "Сөт саву аппараты сатып алучыларга чыгымнарның 40 процентка якынын дәүләт...
-
Кукмарада “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең утырышы узачак
Әдәбият-сәнгать сөючеләр игътибарына! (Кукмара, "Хезмәт даны"). 27 гыйнварда, 13 сәгатьтә район үзәк китапханәсендә "Салават күпере" иҗат берләшмәсе утырышы була. Рәхим итегез!
-
Лельвиж һәм Югары Чура җирлекләрендә халык җыеннары үтте (фото)
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Авыл җирлекләрендә узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннарының район башлыгы Сергей Димитриев катнашында узган беренчеләре Лельвиж һәм Югары Чура җирлекләрендә булды. Авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары, полициянең участок инспекторлары, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев, прокурор ярдәмчесе Вилнур Кәримов, Вахитов исемендәге хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәеновларның...