Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әбиемнең җылы кочагы

-Васил абый белән Сәвия апаның киленнәре Гүзәлия үлгән! Бу авыр хәбәр Рудник авылы буйлап яшен тизлеге белән таралды. -Һай, авырта дигәннәр иде. Бигрәк яшь бит әле, ике баласы әнисез калды инде, - дип сөйләнде күрше-тирә. Шуннан соң бер елдан артык вакыт үттеме икән, авыл халкын янә шомлы хәбәр өнсез итте:...

-Васил абый белән Сәвия апаның киленнәре Гүзәлия үлгән!

Бу авыр хәбәр Рудник авылы буйлап яшен тизлеге белән таралды.

-Һай, авырта дигәннәр иде. Бигрәк яшь бит әле, ике баласы әнисез калды инде, - дип сөйләнде күрше-тирә. Шуннан соң бер елдан артык вакыт үттеме икән, авыл халкын янә шомлы хәбәр өнсез итте: балаларның әтисе Фәнил вафат! Шулай итеп, кыска гына вакыт эчендә яшь ир белән хатынның икесе дә гүр иясе булдылар. Бер-бер артлы килгән мондый ачы хәсрәткә ничек түзмәк кирәк? Ә нәни Ильяс белән Ләйлә дөм ятим калдылар, дип әйтеп булмый, аларны бабасы, ике әби, Йолдыз апалары, Расил абыйлары күңел җылысы, наз белән уратып алдылар.

-Ул чактагы кичерешләрне кабаттан кузгату бик авыр, - ди Сәвия апа, күз яшьләрен сөртеп. - Киленебез Гүзәлиянең дөньядан китүенә дә дүрт ел булды. Дүрт ай гына авырды ул: гыйнвар аенда хәлсезлеге турында әйтә башлаган иде, май аенда инде җирләдек. Эчем авырта дип, соңгы вакытларда еш ятып торды, үтәр әле дип, башта дәваханәгә барырга теләмәде. Аннары улым алып барды табибка. УЗИ нәтиҗәләрен күргәч, куркыныч диагнозга ышанырга теләмичә, әллә аппарат ялгышканмы дип, шунда ук Вятка Аланы шәһәре дәваханәсенә юнәлгәннәр. Әлеге диагноз анда да расланган.

-Күкрәгендәге нәни генә кара "тап", яман чиргә әверелеп, инде эчке әгъзаларына күчкән булган, - дип ачыклык кертте ул вакыттагы студент, хәзер үзәк район дәваханәсендә участок табибы булып эшләүче кызы Йолдыз Гыйлаҗева.

Аннары - Казан онкология диспансеры юлын таптау... Химия терапиясен ике тапкыр гына алып өлгергән бичара хатын. Хәлең бераз яхшыргач, өченчесен алырга килерсең, дип җибәргән табиблар. Гомере кыл өстендә торуы аларга инде мәгълүм булган, өметен өзмәгәннәр генә.

-Фәнил бу югалтуны бик авыр кичерде, - дип дәвам итте сүзен Сәвия апа. - Өйләнәсеңме әллә, дип киңәш биреп тә карадым. Вятка Аланында бер хатын-кыз белән белән танышкан иде, тәртипле күренде үзе, Коръән ашына да кайтты. Аны озатканнан соң улыбыз: "Оныта алмыйм шул Гүзәлиямне", - дип сыкрап елады. Үлеменә бер көн генә калган булган үзенең. Иртән малларга азык бирергә чыгып бара идем, Йолдызның: "Әни, тизрәк булыш миңа! Абыйның хәле начар!" - дип өзгәләнеп кычкыруын ишеттем. Укол да, ясалма сулыш алдыру да, ашыгыч ярдәм табиблары да коткарып кала алмады шул улыбызны: йөрәге чыдамаган.

Бу вакытта сабыйлары Ләйләгә - биш, Ильяска җиде яшь булган. Кечкенәдән үк тормышны аңларга өйрәнгән алар. Әниләре белән гомерлеккә хушлашканда: "Йолдыз апа, хәзер син безнең әни бул инде", - дип кочаклап елашканнар. "Булырмын, еламагыз гына", - дип юаткан кыз.

Авыл халкының күз алдында: бик тәрбияле, караулы яши балалар. Тормышлары мул, ни теләсәләр - шул бар. Өйләре иркен, әле күптән түгел генә зур ремонт ясадылар, йортны матур итеп тышладылар. Өлкәнәеп баруга карамастан, Сәвия апа белән Васил абый кул кушырып утыруны белмиләр, мал-туар асрыйлар, ите, сөте, каймагы үзләренеке. Безгә әлләни кирәк түгел, шул оныклар өчен тырышабыз, диләр.

-Кайчан кермә, өстәлләре тулы ризык булыр: итле бәлеш, пәрәмәч, өчпочмак, мантый, дисеңме. Гел пешеренеп тора Сәвия апа. Күчтәнәчкә дә биреп чыгара әле, - ди күршесе Кадимә ханым.

Йолдызның да шәфкатьлелегенә сокланырлык: элек кызчык белән малайны көн дә машина белән балалар бакчасына илтеп куйганын күрә идем. Инде үз гаиләсен корып, үзе дә нәни улына әни булуга карамастан, абыйсының балаларыннан баш тартмады. Кукмарадан машина белән иртән-иртүк килеп җиткән була, Ильяс белән Ләйләне утыртып, мәктәпкә илтә, аннан эшенә китә. Кичен аларны мәктәптән алып кайта: дәресләрен әзерләргә булыша.

-Программалар катлаулы хәзер, бигрәк тә инглиз телен аңлап булмый. Ярый әле, кызыбыз бар, - ди Сәвия апа. - Буш кул белән килгәне юк: оныкларны һәрчак күчтәнәчләр белән сөендереп тора. Студент чагыннан ук килә бу гадәте. Киявебез Рөстәмнән дә уңдык, бик йомшак күңелле, рәхимле зат. Зур Кукмара авылында үз гаиләсе белән яшәүче улыбыз Расил да килеп, хәлләрне белешеп йөри, оныкларга киемнәр алып бирә. Әле дә: "Кышкы киемнәре кечерәйгән түгелме? Аласы булыр", - дип китте. Кодагыебыз Нурия, кызы Розалиягә дә рәхмәтебез зур: алардан башка нишләр идек?

Шөкер, оныклар үзләре дә сүз тыңлаучан, инде көчләреннән килгән эшләрдә катнаша башлаганнар, әле менә бәрәңге казыганда чүпләшергә чыкканнар. Язарга онытып торам икән әле: Ильяс шахмат белән кызыксына, Ләйлә бию түгәрәгенә йөри.

Менә шулай үткәннәр белән бүгенгене бәйләп, хис-тойгыларга бирелеп утырган чагыбызда мәчеттән йорт хуҗасы Васил абый кайтып керде. Үз сүзен ирләрчә кыска тотты ул:

-Барлык теләгебез шул: тәүфыйклы, игелекле булып үссеннәр, авырлыклар алдында каушап калмасыннар, тормышта үз юлларын тапсыннар.

Өлкәннәрнең теләкләре кабул булсын, дияргә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев