4 октябрь 2016 яңалыклары
-
Урам кайчан яктырыр?
Елак, караңгы көзгә дә кердек. Гадәттә бу чорда иртә караңгылана. Ә инде шуңа өстәп, урамдагы баганаларда лампочкалар да янмаса - тагын бер бәла. Инде шактыйдан Кукмараның Ленин урамындагы тимер юл вокзалыннан алып, тимер юл күчеше (переезд) турысына кадәрге өлештә баганаларда ут юк. Бу турыда өч оешмага мөрәҗәгать итеп карадым, бер-берсенә...
-
Уйланулар (шигъри мизгел)
Безнең яшьлек үтеп киткән инде, Үкенечле түгел узганы. Без бит аны яшьнәп узып киттек, Булмадык без юлның тузаны. Картлык шатлык түгел диеп әйтсәләр дә, Алай диеп әйтү кирәкми. Ул Ходайның биргән бүләге бит, Бөтен кешегә дә эләкми. Язмышына нәрсә язылганын Җиргә белеп килми берәү дә. Бәхетеңә нәрсә язылган бит, Тик...
-
Кукмара районында юл фаҗигасе: йөк автомобиле юл читенә төшеп капланган (фото)
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, 3 октябрьдә, сәг.15.08 тирәсендә Мамадыш-Кукмара юлының 42нче чакрымында юл фаҗигасе була. Үзбушаткыч йөк автомобиле шоферы тиешле тизлекне сакламавы нәтиҗәсендә руль белән идарә итүен югалта, юлның каршы як полосасына чыга һәм юл читенә төшеп каплана. Бәхеткә каршы, зыян күрүчеләр юк. Фотолар ЮХИДИдән...
-
5 октябрьдә район Пенсия фонды “Кайнар линия” оештыра
Халыкара өлкәннәр көне кысаларында район Пенсия фонды 5 октябрьдә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (төшке ялсыз) өлкәннәр өчен пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча "Кайнар линия" оештыра. Консультацияләр алу өчен телефон: 2-70-94
-
Автостоп белән сәяхәт итүче татар егете Рәйхан Халитов авыр хәлдә комада ята
Дөньяда шаккатыргыч, акылга сыймаслык адымга баручы һәм кайвакыт хәтта гомерен куркыныч астына куючы кешеләр бар. Рәйхан Халитов - әнә шундыйлардан. Ул үзенең мотоциклына утырып, дөнья буйлап автостоп белән сәяхәт итәргә чыгып киткән иде. Һиндстанга хәтле барып җиткән атаклы татар блогеры юл һәлакәтенә очрап, хәзерге вакытта авыр хәлдә комада ята, дип...
-
Әбиемнең җылы кочагы
-Васил абый белән Сәвия апаның киленнәре Гүзәлия үлгән! Бу авыр хәбәр Рудник авылы буйлап яшен тизлеге белән таралды. -Һай, авырта дигәннәр иде. Бигрәк яшь бит әле, ике баласы әнисез калды инде, - дип сөйләнде күрше-тирә. Шуннан соң бер елдан артык вакыт үттеме икән, авыл халкын янә шомлы хәбәр өнсез итте:...
-
Кукмарада өлкәннәргә мунчада юыну өчен ташлама ясалачак
Хөрмәтле өлкәннәр! 6 һәм 7 октябрьдә Кукмара поселогы мунчасында юыну бәясенә, пенсия таныклыгын күрсәткән очракта, 50 процент ташлама ясала.
-
Районыбызның "Хезмәт даны" газетасына язылу бара
"Хезмәт даны" газетасына 2017 елның беренче яртыеллыгына подписка дәвам итә. Ярты елга язылу бәясе 600 сум. Газетага почта бүлекчәләрендә һәм редакциядә язылырга мөмкин. Ә районыбыздан читтә яшәүче якташларыбызга газетаның электрон варианты (1 айга - 50 сум) тәкъдим ителә.
-
Көтү кайтканда авылда аю йөргән
Әлеге хәл Башкортстанда булган. Якшәмбе көнне кичке сәгать 8ләр тирәсендә авылга аю төште, дип хәбәр иткән Балтач районы Имән авылында яшәүчеләр җирле "Башинформ" агентлыгына. Авылда көтү кайткан чак була. Шунысы гаҗәп: авылга аю төшкәндә бер генә эт тә тавыш чыгармый, ә урман кунагы үзе дә сыер-сарыкларга тимәгән, кешеләргә дә якын...
-
“Шәфкать”тә өлкәннәр өчен бәйрәм узды (фото)
"Шәфкать" балаларны тернәкләндерү үзәгендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан зур чара узды. Бәйрәмгә үзләренең күп гомерләрен социаль өлкәгә багышлаган өлкәннәр чакырылган иде. Кунаклар хөрмәтенә үзәк хезмәткәрләре һәм тернәкләнү узучы балалар көче белән бик матур концерт оештырылды. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте, истәлекләр барланды. Өлкәннәр үзләренең рәхмәтләрен ирештерделәр.
-
Кукмарада бер көндә ике юл фаҗигасе (фото)
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1 октябрьдә, Кукмараның Ленин урамында ике юл фаҗигасе була. Иртәнге сәгать 07.45 тирәсендә "Газель" чит ил автомобиленә, сәгать 08.24 тирәсендә тиешле кагыйдәне бозган автобус шоферы "Лада-Приора"га бәрелә. Зыян күрүчеләр юк. Фотолар ЮХИДИдән алынды
-
Камышлыда өлкәннәр көне уңаеннан Коръән ашы уздырылды (фото)
Ашны уздыруга "Сөт иле" җәмгыятенең "Алга" филиалы җитәкчесе Сабирҗанов Нурсил Наил улы, Березняк авыл җирлеге башлыгы Шәрипов Рөстәм Фирдәил улы, Камышлы авылы имам-хатыйбы Рәдиф хәзрәт Тимергалиевлар үзләреннән зур өлеш керттеләр.
-
Яшь юл хәрәкәте инспекторлары юлга чыкты (фото)
Юл хәрәкәте иминлеге атнасы кысаларында районыбызның яшь юл хәрәкәте инспекторлары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә поселок урамында "эшләп" алдылар. Укучылар шоферларга, җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләделәр, яшь җәяүлеләргә карата аеруча игътибарлы булырга чакырдылар, буклетлар, яктылыкны кире кайтара торган "смайлик"лар өләштеләр.
-
Август аенда сөт җыючыларның шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләгән бәяләре
Янсыбы - М.Зәкиуллин - 17,5; М.Хәмәтдинов - 17. Иске Йорт - Р.Рәхимҗанов - 17. Байлангар, Сазтамак - "Тургай" - 17. Березняк, Аман Оштырма, Камышлы - Н.Таҗмиев - 16-17. Аш-Буҗи - "Тургай", М.Хәмәтдинов - 17,5. Адай, Чишмәбаш, Кара-Елга - М.Хәмәтдинов - 17,4. Зур Сәрдек, Купка - М.Хәмәтдинов - 17,5. Поч.Сутер -...