Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Бәхет гаиләдә туа, аны саклагыз!"

Әлеге сүзләр өч бала әнисе Мөнирә Хаҗип кызы Кашапова өчен тормыш девизы булып тора. Бу сүзләрнең гадәти булмавын ул үз язмышы аша сынаган инде.

Ул биш балалы гадәти авыл гаиләсендә туып үсә. Хезмәтне, балаларны эчкерсез ярату, бер-береңне хөрмәт итү - иң мөһим әхлакый байлыклар икәнен әтисе-әнисе кече яшьтән үк балаларының күңеленә сеңдерергә омтылалар. Үсеп җитеп, үз ярын очратып гаилә коргач та, Мөнирә әти-әнисенең үгет- нәсыйхәтләрен онытмый, аның өчен гаилә тормыш мәгънәсе булып кала. Иптәше Фәрхат белән балалар тавышы яңгырап торган зур гаилә төзү турында хыяллансалар да, беренче кызлары Фәридә аларны көттереп кенә туа. Нәни кыз гаиләгә өмет, ышаныч алып килә, гаилә бәхет нурына күмелә. Фәридә бүгенге көндә мәктәптә яхшы белем алуы белән беррәттән, балалар сәнгать мәктәбендә дә бик актив шөгыльләнә. "Йолдызлык" балалар республика фестивалендә катнашты. Аның чыннан да гаҗәеп сәләтле бала икәнен грамоталар, төрле дәрәҗәдәге конкурс һәм фестивальләрдә яулаган дипломнар, бүләкләр һәм матур, якты фоторәсемнәр раслый. Һәм, әлбәттә, Фәридә белән гел янәшә, аны үсендереп һәм аңа терәк булып торучы - әнисе.
Мөнирәнең икенче йөклелеге авырдан бара. Әни кеше үзенә никадәр генә кыен булса да, түзә, зарланмый. Чөнки табиблар аңа берьюлы ике бала көтелүе турында әйтәләр. Әмма язмыш ир белән хатын алдына авыр сынау куя. Бары тик бер генә кызлары - Диләрә генә исән булып туа, әмма кыз катлаулы патология - балалар церебраль параличы белән дөньяга килә.
Әти белән әни кешенең нинди хәсрәт, нинди хисләр кичергәнен аңлавы кыен түгел. Әмма алга таба яшәргә кирәк - аларның бит хәзер ике сабыйлары бар. Алар өчен яшәргә, икенче кызлары Диләрәне ничек кенә булса да аякка бастырырга кирәк. Шушы авыр вакытларда Мөнирә өчен ире Фәрхат иң ышанычлы терәк, олы таяныч булып тора. Үзенең иң тугрылыклы әти икәнен ул хатынына һәм балаларына эше һәм сүзләре белән раслый.
Диләрә дә олы апасыннан калышмаска тырыша. Ул үз авыруын ирләрчә кичерә, аякка басарга омтыла. Алга омтылыш, көчле булу, үз сүзеңдә тору, оптимизм - Диләрәнең характерындагы төп сыйфатлар. "Мин барысын да җиңеп чыгам!"- бу Диләрәнең тормыш девизы. Ул гомуми мәктәптә һәм балалар сәнгать мәктәбендә уңышлы укый, вокал белән шөгыльләнә. "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә үтә торган барлык мәдәни һәм спорт чараларында актив катнаша. Әлеге үзәкнең сәхнәсеннән ул әкренләп район һәм республика сәхнәләренә күтәрелде. Спортта да җиңүләре бар. Һәм, әлбәттә, Диләрә белән гел янәшә, аңа терәк булып торучы - әнисе.
Халыкта "Вакыт дәвалый" дигән гыйбарә бар. Чыннан да, вакыт үткән саен көенеч, хәсрәт ачысы басыла бара. Ир белән хатын күңеленнән малай алып кайту турында хыял китми. Куркуны җиңеп, тәвәккәллиләр алар. Гаилә бәхетен сабырлык белән төзүләре, күңелләренең гел изгелектә булулары өчен язмыш аларны күптән көтелгән уллары Булат белән бүләкли.
Булат апалары шикелле үк гаиләнең иң яхшы иҗади традицияләрен кабул итеп алган. 6 яшьлек малай "Салават күпере" балалар бакчасына йөри. Үз яшенә караганда бик җитди һәм һәр эшкә җаваплы карый, бик теләп әтисенә булыша, балалар сәнгать мәктәбендә укый. Һәм, әлбәттә, һәркайда Булат белән гел янәшә - аның әнисе.
Бүгенге көндә Мөнирә иң бәхетле кеше, бәхетле әни, ир хатыны. Аның өчен гаилә иң изге әйбер - бу аның хезмәте, аның тормыш мәгънәсе. Максатка ирешүчән, хезмәт сөючән әни балаларын да шулай тәрбияли.
Күп балалы гаилә - авыр, җаваплы да, шул ук вакытта бик шатлыклы да хезмәт. Һәм анда өй учагын, тынычлыгын, уңайлылыгын саклаучы хатын-кыз, әни зур әһәмияткә ия. Гаиләсенең рухи байлыгын, аны бербөтен, бүленмәслек итеп саклаучы булып үз гаиләсендә Мөнирә Хаҗип кызы тора. Аның белән янәшәдә тормышның барлык шатлык-кайгыларын бүлешеп яшәүче иң ышанычлы, иң көчле һәм иң тугрылыклы ир - тормыш иптәше, балаларының әтисе. Гаиләнең өр-яңа өйдә яшәве - нәкъ менә әтиләренең хезмәте, тырышлыгы. Мөнирә әйтүе буенча, өйләренең һәр кирпечен "алтын" куллы Фәрхат салган.
Аларның өе - аларның крепосте. Ә уңайлылык, тынычлыгын алар бергәләп саклый, бергәләп тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk