Безнең Фәридәбез
Газетабызда хикәясе чыккан саен, "Кем соң ул Фәридә Хисамова, кайсы яклардан?" дип кызыксынучылар булмый калмый. Һөнәри бәйрәмебез, 19 май - Татарстан матбугаты көне уңаеннан Фәридәбез турында язарга алынуыбыз очраклы түгел, чөнки иң актив, булдырып язучы үзхәбәрчеләребезнең берсе ул. Үзе турында сөйләргә дә, язарга да яратмаучылар кавеменнән булган Фәридәгә синең турында...
Газетабызда хикәясе чыккан саен, "Кем соң ул Фәридә Хисамова, кайсы яклардан?" дип кызыксынучылар булмый калмый. Һөнәри бәйрәмебез, 19 май - Татарстан матбугаты көне уңаеннан Фәридәбез турында язарга алынуыбыз очраклы түгел, чөнки иң актив, булдырып язучы үзхәбәрчеләребезнең берсе ул.
Үзе турында сөйләргә дә, язарга да яратмаучылар кавеменнән булган Фәридәгә синең турында язабыз, дип әйтеп тормаска булдык әле. Күргәч, укыгач шаккатсын, тел шартлатсын, диюебез. Әмма шул ук вакытта йөрәкне учка төйнәп, аның һәрбер шалтыратуына, соравына әзер булырга, тиешле җавапны хәстәрләп куярга кирәк. Чөнки газетаны кулына алуга ук, эш урынына яки өйгә, анда да туры китермәсә, кесә телефонына шалтыратып: "Ник алай иттегез инде, хәзер миннән кеше көләчәк бит, аңламаслар, бу фоторәсемемне каян таптыгыз, матур төшмәгәнмен", - дип, һәм башка шундыйрак сүзләр белән үзәккә үтәчәк.
Фәридә редакциягә кергәләп яисә атнага берничә тапкыр телефон аша шалтыратып, хәл белешеп яши. "Минем теге яки бу язмам газетаның киләсе санында чыкмасмы, баш мөхәррир кулыннан үттеме әле?" - дигән соравына күнегеп беттек инде. Шул арада хәл-әхвәл белешеп алырга да, яңалыклар турында берничә сүз алышырга дә өлгерәбез. Бүгенге язмабыз да әлеге сөйләшүләр, аралашулар аша күңелдә калганнардан чыгып әзерләнде.
Фәридә күрше Балтач районының Пүскән авылында туып-үсә. 9 яшендә язмыш җилләре аны әнисе белән бергә Уразай авылына алып килә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң хезмәт юлын хисапчы-кассир булудан башлый, бүгенге көндә район статистика идарәсендә килешү нигезендә эшли. Моннан егерме ел элек Тырыш авылына килен булып килә. "Ничек ошаткандыр, бер дә кияүгә чыгасы кеше түгел идем, Рәфкать мине урлап алып кайтты", - ди ул, бу турыда сүз кузгатсаң.
-Мәктәптә укыганда иң күп китап укучыларның берсе булсам да, әдәбиятка булган мәхәббәтне татар әдәбияты дәресендә алганмындыр дип уйламыйм, -ди ул үзе турында. - Шулай булган очракта бу юнәлеш буенча югары белем алырга омтылмыйча калмас идем. Яшьтән көндәлек язарга яраттым. Гадәттә, көндәлеккә көн дәвамында булган вакыйгаларны теркәп баралар. Ә мин булган хәлләрне фантазияләп, ягъни язучы-рәссамнарча "буяп" бизәргә ярата идем.
Моннан биш ел элек, "Хезмәт даны" газетасы каршында эшләп килүче "Салават күпере" иҗат берләшмәсе белән "Серемне сиңа чишәм" газетасы хикәя язучылар өчен Мәгъсүм Насыйбуллин исемендәге иҗат конкурсы игълан иткән иде. Конкурска берничә хикәясен юллап, Фәридә үзен сынап карый. Нәтиҗәсе дә уңышлы була. Шулай итеп, язуның тәмен тәүге тапкыр 44 яшендә татый. "Иҗат - рәхәт газап икән, килешми мөмкин түгел. Газетабыз шушы газаптан мәхрүм итмәсен генә. Синең югары белемең бармы-юкмы, анда эш юк. Язарга, язарга - күңелдә шул гына. Иң элек язмаңны башлый алмый интегеп бетәсең. Язасың, сызасың, ертып атасың, аннан тәмамлый алмыйсың. Гомерем буе хикәяләр язарга хыялланып яшәдем бит мин..." - ди ул хәзер.
Салпы ягыбызга салам кыстырып:
- Башка матбугат чараларында басылуына исем китми, "Хезмәт даны"нда берәр хикәям чыкса, башлар күккә тия инде менә. Сез бит - үткән заман белән киләчәк заманны бутап бетереп, ботка ясаган иҗат җимешләребездән халык күзе төшеп укырлык язма тудыручылар, - дип өстәргә дә онытмый.
Арттыра инде бераз. Үзе шәп яза ул. Теле, фикерләве бай. Җөмләләре ия белән хәбәрдән генә тормый, мондый матур чагыштыруларны каян таба алды икән, дип чираттагы язмасын кулга алгач, үзара сөйләшеп тә куябыз әле. Иҗат итәр өчен сәләтле булуың гына түгел, күңелеңнең дә бай булуы мөһим. Ә Фәридәгә Ходай аларны "өеп" биргән. Ул бик хыялый, нечкә, киң күңелле, юмарт булуына өстәп, ярдәмгә килергә дә атлыгып кына тора. Ә менә масаю, кәпрәю кебек сыйфатларны холкына өстәргә онытылган.
Газета укучыларыбызны яңадан-яңа язмаларың белән сөендереп, үз уңышларыңа куанып яшә, Фәридә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев