19 май 2016 яңалыклары
-
Вадим Захаров юбилеен 5 гектар арпа басуында үткәрә?
- Җирләргә ашламалар керттек, печән җирләрен тырмаладык. Чәчү тәмамланды. 5 гектар җирдә арпа, 15 гектарда печән үстерәбез. Бәрәңгеләр дә утырттык. Бакчада да түтәлләр әзер. Әти белән әни бакча җиләге утырта калды. Мин Казанга килдем әле менә. Казан - авыл маршруты буйлап йөрдем шулай кыр эшләре чорында. Казанга киләм дә сагынып...
-
Игътибар, һава торышының көйсезләнүе көтелә
Сиоптиклар Татарстанда һава торышының бозылу ихтималы турында кисәтә. Иртәгә, 20 майда, республикада һәм аның башкаласында көньяк-көнчыгыштан искән җилнең секундына 15-20 метрга җитеп көчәю көтелә, яшен булуы да мөмкин. http://intertat.ru
-
Штаттан тыш хәбәрчебез газетаның беренче редакторы Сәмигулла Кәримуллин исемендәге премиягә лаек булды
Котлыйбыз! 2015-2016 еллардагы язмалары өчен штаттан тыш хәбәрчебез Фәридә Хисамовага газетабызның беренче редакторы Сәмигулла Кәримуллин исемендәге премия бирелде.
-
Кукмараның “Хәтер” һәм “Кар десанты” төркемнәре Мясной Борда булып кайтты (фото)
Новгород өлкәсендә һәлак булган сугышчыларны эзләү һәм җирләү буенча Бөтенроссия "Хәтер вахтасы" үтте. Анда Олыяз мәктәбенең "Хәтер", Кукмара аграр көллиятенең "Кар десанты" төркеме (җитәкчеләре Гомәр Хаҗиев, Ринат Шакировлар) укучылары да катнашты Мясной Бор авылында Бөек Ватан сугышында ятып калган батырларның тарихын эзләделәр. -Эзләнүләр нәтиҗәсендә 25 медальон табылды, сигез сугышчының исем-фамилиясе...
-
Кукмара полициясе велосипед каракларын эзли
15 майда район эчке эшләр бүлегенең дежур частендә велосипедлар югалу белән бәйле ике гариза кабул ителде. 14 май төнендә билгесез зат поселокның Гафиятуллин урамындагы йортларның берсенең подъездында калдырылган велосипедны урлый. "Стингер" велосипеды узган ел алынган, бәясе - 14 мең сумлык. 15 май төнендә поселокның Ленин урамында яшәүче кукмаралының да велосипеды...
-
4 июньдә Күкшелдә мәчет ачыла
Хөрмәтле кардәшләр! 4 июньдә, 10 сәгатьтә Күкшел авылында мәчет ачыла. Күкшел авылында яшәүчеләр һәм чит төбәкләрдә яшәүче авылдашларны мәчет ачылу тантанасына чакырабыз. Күкшел авылы мәхәлләсе
-
Безнең Фәридәбез
Газетабызда хикәясе чыккан саен, "Кем соң ул Фәридә Хисамова, кайсы яклардан?" дип кызыксынучылар булмый калмый. Һөнәри бәйрәмебез, 19 май - Татарстан матбугаты көне уңаеннан Фәридәбез турында язарга алынуыбыз очраклы түгел, чөнки иң актив, булдырып язучы үзхәбәрчеләребезнең берсе ул. Үзе турында сөйләргә дә, язарга да яратмаучылар кавеменнән булган Фәридәгә синең турында...
-
Алинә Шәрипҗанова белән күңелсез хәл булган
- Олы улым Әмиргә тиздән өч яшь тула. Кечкенә кызыбыз Әлмирә апрельдә бер яшен тутырды. Ике кечкенә балам булуына карамастан, мин һаман юлда, төрле чараларда чыгыш ясыйм. Үзем булмаганда аларны әнием һәм ирем карарга булыша. Бервакытта да чит кешегә калдырганыбыз юк. Кая гына барсам да җан җимешләремне, гаиләмне сагынып кайтам....
-
Район башлыгы Сергей Димитриев 19 май - Татарстан матбугаты көне уңаеннан район газетасы редакциясе коллективын, матбугат ветераннарын һәм хәбәрчеләрне бәйрәм белән котлады
-Район газетасы туган төбәгебездәге һәр яңалыкны, тормышыбызның һәр тармагын, булган проблемаларны даими чагылдырып килә, -диелә котлауда. - Журналист сүзенең халыкка йогынты ясау көче зур, ләкин ул сүзнең дөрес, гадел, һәрьяктан үлчәнгән булуы зарур. Шуңа редакция хезмәткәрләреннән һәм хәбәрчеләрдән һөнәри осталык, тормыштагы вакыйгаларга объектив бәя бирү таләп ителә. Сезгә яңа иҗади...
-
Өйрәнү! Өйрәнү! Өйрәнү!
Бүген районда 14.00 сәгатькә кадәр гражданлык оборонасы буенча гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару төп чаралар планы нигезендә штаб күнегүләре уза. Өйрәнү! Өйрәнү! Өйрәнү! Һава тревогасы. Бар кешегә дә яшеренү урыннарына!
-
Өйрәнү! Өйрәнү! Өйрәнү! Кукмарада давыл булуы ихтимал
Бүген районда 14.00 сәгатькә кадәр гражданлык оборонасы буенча гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару төп чаралар планы нигезендә штаб күнегүләре уза. Бүген көннең икенче яртысында давыл, секундына 25-30 метр тизлектәге көчле җил көтелә, һава температурасы -10 градуска кадәр төшәчәк. Өйрәнү! Өйрәнү! Өйрәнү!
-
Кукмарада гражданлык оборонасы буенча өйрәнү – штаб күнегүләре уза
Бүген районда 14.00 сәгатькә кадәр гражданлык оборонасы буенча гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару төп чаралар планы нигезендә штаб күнегүләре уза. Күнегүләр барышында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар үткәреләчәк. Район халкыннан тынычлык һәм тәртип саклауны сорыйбыз.