Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бергә булыйк! Бердәм булыйк!

Күпмилләтле Татарстаныбыз Россиядә милләтара дус, тату яшәүче төбәк булып аерылып тора. Бу матур сыйфат безнең бер тирәлектәге авылларның урнашуында да ачык күренә. Үзем яши торган татар авылы Кәркәүчтән ерак түгел рус, удмурт авыллары урнашкан. Безнең авыл уртасыннан Шөн елгасы (инеш) ага. Елганың югары агымында удмурт авылы - Югары Шөн, ике...

Күпмилләтле Татарстаныбыз Россиядә милләтара дус, тату яшәүче төбәк булып аерылып тора. Бу матур сыйфат безнең бер тирәлектәге авылларның урнашуында да ачык күренә. Үзем яши торган татар авылы Кәркәүчтән ерак түгел рус, удмурт авыллары урнашкан.

Безнең авыл уртасыннан Шөн елгасы (инеш) ага. Елганың югары агымында удмурт авылы - Югары Шөн, ике авыл арасында татар авылы - Салтык-Ерыклы урнашкан. Шөн елгасының уң кушылдыгы буенда, урман янында рус авылы Новотроицк бар иде. Без алар белән аралашып яшәдек. Кичләрен егет-кызлары безгә кичке уенга яки кино карарга килделәр. Ләкин хәзер ул авыл юк инде, халкы шәһәргә күчеп бетте.

Югары Шөн авылында яшәүче удмурт халкы тырыш, эшчән булуы белән аерылып торган. Колхозда, йорт тирәсендә эшләү белән беррәттән, өстәмә шөгыльләре дә булган. Алар һәр атнада диярлек җәяүләп, зур чаналарын өстерәп, Түбән Шөн авылына базарга юкә кайрысы алырга барганнар. Авыллар арасы 12-13 километр. Авыр чананы өстерәп, безнең авылга җиткәндә, арып-талып беткән булалар инде. Авылыбыздагы танышларына хәл алырга дип туктап, ашап-эчеп, ял итеп чыкканнар. Юкә кайрысыннан чабата үреп, якын-тирә кешеләрен чабата белән тәэмин иткәннәр. Удмурт ир-атлары безнең авылларга килеп, өйләрдә торып, сарык йоныннан итек басып биргәннәр. Шул ук вакытта алар күпләп мал-туар асрап, сыер һәм сарыклар да сатканнар. Ләкин соңгы елларда мондый элемтә кимеп бара. Мөгаен, бу тормышыбызның җитешрәк булуы белән бәйледер. Хәзер бары ит өчен генә мал-туар эзләп йөриләр.

Аралашкан вакытта үзара кызык хәлләр дә булгалаган. Берсен генә язып үтим әле.

Нократ Аланында яшәүче Хәкимҗан абый белән җор телле Нәбиулла, җәйге эссе бер көндә ит өчен сарык эзләп, бу авылга килгәннәр. Бер өйгә кергәч, җиңги (безнең халык ни өчендер андагы хатын-кызларны җиңги дип атаган) чәй өстәле әзерләп, боларны ашарга утырткан. Нәбиулла өстәлдәге сыер маен кашыклап ашап бетергән дә шаяртып: "Җиңги, тагы юкмы бу катыгыгыз?" - дигән. Аптыраган җиңги: -Аһ, сине, Нәби... Катык түгел, май бит ул, - дип, өстәлдән буш тәлинкәне алып куйган. Бу турыда Хәкимҗан абый сөйләгән иде.

Нократ Аланы белән Кәркәүч арасында урнашкан Кенәүч (Киняус) кешеләре дә безнең белән тыгыз элемтәдә торган. Өлкән яшьтәге кешеләр сөйләве буенча, Кенәүчтә Спиридонов дигән җирбиләүче яшәгән. Безнең халык язгы-көзге кыр эшләрендә анда ялланып эшләгәнлектән, татарлар да руслар белән дуслашып, аралашып яши башлаган.

Балачагыбыз авылдан 12 чакрым ераклыкта урнашкан Нократ Аланы шәһәре белән ике арада йөреп үтте. Җәйге айларда, атна саен диярлек, базарга йөрибез. Бакчада җитештерелгән барлы-юклы әйберләрне, җиләк-карлыганны сатып, ипи алып кайтабыз. Ипигә кышын ял көннәрендә бара идек. Белсәк-белмәсәк мондагы халык белән русча сөйләшкән, аралашкан булабыз. Озын булып сузылган чиратларда торып, берничә ипи алабыз. Бу вакытта шәһәрдә күбрәк руслар яши иде - завод эшчеләре. Алар да ипине безнең белән бер чиратта басып торып алалар иде. Ләкин беркайчан да безне күпсенмәделәр, зарланмадылар. Күрәсең, авыл халкының бу вакыттагы хәлен, үзенә югын да китереп сатканын аңлаганнардыр. Мондагы халык ничектер аеруча итагатьле иде. Бер күренеш һаман да күз алдымда тора. Бакчабызда җиләк-карлыган күп булганлыктан, җәен базарга сатарга йөрим. Һәр атнада бер яшь матур хатын-кыз 3-4 яшьлек кызын җитәкләп, минем янга килә. Кызы өчен бер стакан җиләк яки карлыган ала. Кәгазьдән ясалган тартмага салынган җиләкне кызының кулына тоттыргач, кызына: "Скажи спасибо!" - ди. Нәни кызчык миңа - мәктәптә укучы кыз балага карап: "Спасибо", - дип әйтә иде. Шулай итеп, ул ханым итагатьле булырга, баласын тәртипкә, кече яшьтән кешеләрне хөрмәтләргә өйрәткәндер.

Менә шулай матур яшәгән бу тирә халыклары: милләт буларак берсен-берсе кимсетмәгән, ызгыш-талашлар, сугыш булмаган. Бер-берсенә булышып, ярдәмләшеп, аралашып яшәгән һәм яши.

Соңгы елларда янәшә колхозларны берләштереп, эрерәк хуҗалыклар ясадылар. Бу үз нәүбәтендә биредә тупланган авылларда яшәүчеләрне дә үзара якынайтты. Басу-кырларда да, терлекчелектә дә, җитәкче оешмаларда да төрле милләт кешеләре күмәк көч куеп, бердәм булып эшлиләр. Бердәм булып яшиләр дә. Тормыш шулай дәвам итә.

Бу язмамны укыгач, милләттәшләрем, бәлки, миңа үпкәләп тә куяр. Мин үз халкымны түгел, башкаларны күбрәк мактадым бит. Үпкәләмәгез. Халыкта "Кунак ашы - кара-каршы", дигән әйтем бар бит. Әгәр башкалар безгә карата яхшы мөнәсәбәттә булып, хөрмәтләп аралашалар, яшиләр икән, димәк, без хөрмәткә лаек. Без дә, үз чиратыбызда, көчебездән килгәнчә ярдәмләшеп, тыныч яшәргә омтылабыз бит.

Матур яшик! Бергә булыйк! Бердәм булыйк!

Саимә ХӘЕВА, Кәркәүч

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев