4 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Травматологлар бозлавыкта дөрес егылырга өйрәтә
2 ноябрь төнендә Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә 7 кеше аяк-кулын сындырган. Сәбәбе - кискен суыклар башланып, юлларда бозлавык хасил булу, дип хәбәр итә "Түбән Кама" телерадиокомпаниясе. Бу уңайдан травматологлар сак булырга, аяк киеменең таймый торганын һәм үкчәсезен киеп йөрергә, егылганда аяк-кулларны буыннардан бөгеп, гәүдәне бераз алга игән хәлдә, ягъни дөрес...
-
Реклама бирүчеләр игътибарына!
Белдерүләрегезне "Хезмәт даны" газетасы сайтына (kukmor-rt.ru) кую өчен бирә аласыз. Реклама бүлегендә баннер урнаштыру бәясе - 200 сум, 15 сүзгә кадәр юллы реклама, белдерүләр - 80 сум,котлаулар, реклама хокукындагы һәм юбилей турындагы мәкаләләр - 500 сум. "Танышу" рубрикасына урнаштыру - 200 сум.
-
Кукмара күрке – Чыңгыз (шигъри мизгел)
Кукмарада яшәвемә Чын күңелдән шатланам. Күренекле шәхесләре Киң дөньяга таралган. Чыңгыз Айтматов исемен Гимназиябез йөртә. Аның гүзәл әсәрләрен Бөтен халкыбыз белә. Кыргыз илендә туса да, Әнисе - Мәчкәрәдән. Кыргызча, русча язса да, Тамыры - Татар иленнән. Бик яратып укыдык без "Беренче мөгаллим"ен. Чыңгыз кебек данлы кеше Булырмын үзем дә мин....
-
Иртәгә РДКда бәйрәм дискотекасы була
5 ноябрьдә район Мәдәният йортында Халык бердәмлеге көне уңаеннан бәйрәм дискотекасы була. Башлана 20.00 сәгатьтә.
-
Татарстанга кайтарылган блогер Рәйханның хәлен табиблар авыр дип бәяли
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы самолеты кичә Казан блогеры Рәйхан Халитовны Нью-Дәһлидән алып кайтып, 9 сәгать 36 минутта «Казан» аэропортына төште. Урынга ашыгыч ярдәм машинасы килеп, Республика һәлакәтләр медицина үзәге табиблары пациентка беренчел карау үткәрде. «Аның катнаш җәрәхәт, бу иң авыры. Биредә без өстән генә күзәтү ясадык, хастаханәдә тулы тикшерү үткәргәч,...
-
Кукмаралылар, “Халык участок инспекторы” конкурсының йомгаклау этабында катнашучы Айдар Фәйзуллин өчен тавыш бирик
(4 ноябрь, Кукмара, "Хезмәт даны"). 1 ноябрьдән "Халык участок инспекторы" Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы башланды. Бәйгедә катнашучылар өчен тавыш бирү «Комсомольская правда» (www.kp.ru) сайтында 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурсның регионара этабында рйаон эчке эшләр бүлегенең участок инспекторы Айдар Фәйзуллин 10603 тавыш туплап беренче урынны алган иде. Якташыбыз Татарстанны федераль...
-
Бюджет өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыгучылар өчен 2017 елда да өстәмә түләүләр каралган
Республикада шундый 15 мең кеше исәпләнә. (Казан, 3 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бюджет өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыгучыларга 2007 елдан алып өстәмә түләүләр каралган. Әлеге түләүләр 2017 ел бюджетында да исәпкә алынган. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының 22 нче утырышында республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә,...
-
Бергә булыйк! Бердәм булыйк!
Күпмилләтле Татарстаныбыз Россиядә милләтара дус, тату яшәүче төбәк булып аерылып тора. Бу матур сыйфат безнең бер тирәлектәге авылларның урнашуында да ачык күренә. Үзем яши торган татар авылы Кәркәүчтән ерак түгел рус, удмурт авыллары урнашкан. Безнең авыл уртасыннан Шөн елгасы (инеш) ага. Елганың югары агымында удмурт авылы - Югары Шөн, ике...
-
Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көннәре уңаеннан район халкын бәйрәм белән котлады
4 ноябрь - Халыклар Бердәмлеге көне 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне -Ноябрь аенда билгеләп үтелүче истәлекле көннәр тормышыбызның нигезен тәшкил итүче, җәмгыятебезнең яшәү рәвешен чагылдыручы сәяси, социаль һәм әхлакый сыйфатларның әһәмиятен тагын бер кат ассызыклый, - диелә котлауда. - Халыкның чын бердәмлеге һәрвакыт җәмгыятьтәге теләктәшлеккә нигезләнгән булуын аңлау мөһим....