Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Байлангарым” дигән җыр

Cезнең игътибарга "Байлангарым" дигән җыр тәкъдим итәбез. Аның сүзләрен Харис Мостафин, көен Фәрит Әбубакиров язган. Башкара - Айсаф Хаҗиев. Гел үзенә тарта Байлангарым Сүнмәс һич тә җылы хисләрем. Урамыңнан яшь чактагы кебек Җырлап үтиме, бер кичләрен. Куш. Гүзәл, матур җирләр күптер дә ул Тик бер генә була туган җир. Сагынып...

Cезнең игътибарга "Байлангарым" дигән җыр тәкъдим итәбез. Аның сүзләрен Харис Мостафин, көен Фәрит Әбубакиров язган. Башкара - Айсаф Хаҗиев.

Гел үзенә тарта Байлангарым

Сүнмәс һич тә җылы хисләрем.

Урамыңнан яшь чактагы кебек

Җырлап үтиме, бер кичләрен.

Куш.

Гүзәл, матур җирләр күптер дә ул

Тик бер генә була туган җир.

Сагынып кайтам һәрчак Байлангарым.

Шифа миңа хәтта искән җил.

Челтер-челтер чишмәләрең ага

Тау битләре яшел урманлы.

Җәйләр җитсә болын үзәннәрең

Җиләк исләренә туладыр.

Куш.

Тирә-якка матур үрнәк булып

Гөрләп, балкып тора Байлангар.

Гомер бакый хезмәт белән яшәп

Монда бәхет таба алганнар.

Куш.

Геройларны биргән төбәктән без

Бай оланнарының дәвамы.

Сиңа кайтып кына табам бит мин

Сагыну сагышларга дәвамны.

"Байлангарым" җырын чыгаруда ярдәм иткән авылдашларыма олы рәхмәтемне җиткерәсем килә, - ди Рифкать Сәләхов. Бу җыр буыннардан-буыннарга җырланып, авылыбызның матур бизәге тирән тарихы булып калсын иде. Бергә булыйк, бердәм булыйк, бәхетле булыйк хөрмәтле авылдашларым.

фото: http://chid.tenet.odessa.ua/forum/viewtopic.php?p=613949&sid=1bd860e3758235a23f199aae2b5ba115

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk