Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Башкортстанда яшәүче яшүсмерләр хәзер 14 яшьтә үк ир белән хатын булып куя ала. Иртә никах гомерлеме?

Башкортстанда яшәүче яшүсмерләр хәзер 14 яшьтә үк ир белән хатын булып куя ала. Бу көннәрдә республикада шундый закон гамәлгә кертелгән. Дөрес, бу мөм­кинлектән алар җитди сә­бәпләре булганда, әйтик, кыз бала йөккә узган очракта гына файдалана алачак. Аңа кадәр Башкортстанда 18 яшь­тән генә гаилә кору рөхсәт ителә иде. Депутатларны республикадагы вәзгыять...

Башкортстанда яшәүче яшүсмерләр хәзер 14 яшьтә үк ир белән хатын булып куя ала. Бу көннәрдә республикада шундый закон гамәлгә кертелгән. Дөрес, бу мөм­кинлектән алар җитди сә­бәпләре булганда, әйтик, кыз бала йөккә узган очракта гына файдалана алачак. Аңа кадәр Башкортстанда 18 яшь­тән генә гаилә кору рөхсәт ителә иде.

Депутатларны республикадагы вәзгыять уйга салган. Рәсми мәгълүматларга караганда, Башкортстанда ел саен 16 яше дә тулмаган яшүсмерләр арасында 20ләп никах теркәлә икән. Ничек уйлыйсыз, мондый иртә никах гомерлеме?

Флюра ИЛДАРХАНОВА, Татарстан Фәннәр акаде­миясенең "Гаилә һәм демография милли тикшеренү үзәге" җитәкчесе:
- Бу закон турында ишеткәч шаккаттым. Аерым очракларда иртә никахны рөх­сәт итүне аңларга була әле. Ә менә аны закон дәрәҗәсендә кабул итүләре бөтенләй башка сыймый. 8-9 сыйныфта укучы 14 яшьлек кыз бала гаилә кору өчен рухи яктан гына түгел, физик яктан да әзер булмый әле. Татарстанда мондый куркыныч юк. Бездә әле 16 яшьтән бала тудыручылар да бик аз. Өстәвенә, хәзер республикада гаилә кору вакыты да артты. Яшьләр, нигездә, 25 яшь­тән соң гына өйләнешергә тырыша. Кичә иртән Татар­станның мәгариф һәм фән министры белән очраштык. Ул безгә гаилә нигез­ләренә багышланган укыту-методик комплексы төзергә дигән мөһим бурыч йөкләде. Мин аны тормыш фәне дип атар идем. Өлкән сыйныф укучылары үзләре дә мәк­тәпләрдә шундый фәннең җитмәвен әйтә. Әле күптән түгел безнең үзәк тарафыннан 10-11 сыйныф укучылары арасында уз­дырылган сораштыруда уку­чыларның 63 проценты мәктәптә гаилә нигезләре дигән фән укытылсын иде дип белдерде. Шунысы игътибарга лаек: бүген өлкән сыйныф укучыла­рының кү­бесе киләчәктә гаиләсендә ике-өч бала булуын тели. Яшьләр гаиләне беренче урынга куя. Ник дигәндә, бүген бер балалы буын үсеп җитте. Ялгызы гына үскәч, алар үз гаиләсендә бала­ларның күбрәк булуын тели.
Илнар хәзрәт ЗИННӘ­ТУЛЛИН, "Туган авылым" мәчете имам-хатыйбы:
- Ислам динендә никах балигъ кешеләр арасында теркәлә. Балигъ булу исә бездә 18 яшьтән түгел, җенси өлгерү чорыннан санала. Әйтик, бала җенси яктан 12 яшьтә өлгерсә, алар арасында никах теркәргә була. Шуңа күрә никахны 14 яшьтән теркәү дәүләт кануннарын шәригатькә якынайта. Динебез моны хуплый, аңа берничек тә каршы чыга алмый. Шул ук вакытта кайбер ата-аналар балаларын дөрес тәрбияләми. Алар аны 18 яшькә кадәр кечкенә бала кебек тәрбияли һәм еш кына баласының үскәнен ул авырга узгач кына аңлый. Акыллары үсмәсә дә, аларның гәүдәләре үсә бит. Билгеле бер ихтыяҗлары барлыкка килә. Шуңа күрә ата-аналар балаларын гаилә корып яшәргә сәләтле зур кеше итеп тәрбияләсәләр, дө­рес­рәк булыр иде.
Алсу ФАЗЛЫЕВА, җырчы:
- 14 яшьтән законлы рәвештә гаилә кору иртәрәк шул. Балалар өчен икеләтә ут йотып яшәргә кирәк булачак бит. Алар барыбер ата-ана җилкәсендә яшәячәк. Бу яшьтә кешенең психологиясе тулысынча формалашкан була дип әйтә алмыйм. Бу закон таркалган гаиләләр бе­лән ятим балалар саны артуга китерәчәк, миңа калса.
Наталья БРАГИНА, психолог:
- Россиядә шундый сә­ер күренеш күзәтелә. Җи­на­ять өчен баланы 14 яшьтән үк хөкем итә башласалар да, 14 яшьтә бала табу, гаилә коруны җина­ятьтән дә ким хурламыйлар. Шуңа аерым очрак­ларда бу яшьтән гаи­лә коруны законлы рә­вештә рөх­сәт итүнең бер начарлыгын да күрмим. Аннары иртә гаилә кору­ның үз өстенлекләре дә бар. Хәзер балалар физик яктан тиз өлгерсә дә, акыл ягыннан соң өлгерә. Яшьли гаилә корып куйган очракта, аларда җаваплылык хисе дә артыр, тизрәк олыгаерлар да иде.
Ватаным Татарстан
№ 197 | 26.12.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X