28 декабрь 2015 яңалыклары
-
Башкортстанда яшәүче яшүсмерләр хәзер 14 яшьтә үк ир белән хатын булып куя ала. Иртә никах гомерлеме?
Башкортстанда яшәүче яшүсмерләр хәзер 14 яшьтә үк ир белән хатын булып куя ала. Бу көннәрдә республикада шундый закон гамәлгә кертелгән. Дөрес, бу мөмкинлектән алар җитди сәбәпләре булганда, әйтик, кыз бала йөккә узган очракта гына файдалана алачак. Аңа кадәр Башкортстанда 18 яшьтән генә гаилә кору рөхсәт ителә иде. Депутатларны республикадагы вәзгыять...
-
Ришат Төхвәтуллин: «Минем белән эшләве бик авыр»
Ришат Төхвәтуллинны тамашачы таланты, сәхнәдә үз-үзен тотышы, яшьлеге-чибәрлеге (сәхнә кешесенә анысы да бик мөһим) өчен дә үз итте. Күптәннән очрашасы килү теләге туса да, безгә бераз соңрак танышырга, аралашырга насыйп булды. - Мин Башкортстанның Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында 1989 елның 3 мартында туганмын, - дип башлап китте сүзен җырчы. -...
-
Кукмара укучылары республика Чыршы бәйрәмендә катнашты
Районыбыздан 40ка якын укучы - уку алдынгылары, халыкара, бөтенроссия һәм республика конкурслары, фән олимпиадалары призерлары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында "Татнефть Арена"да узган республика Чыршы бәйрәмендә катнаштылар. Кукмара балалар сәнгать мәктәбеннән исә бәйрәмгә Динара Галиева, Анастасия Сабанчеева, Ислам Шәйдуллин, Әнвәр Хәсәновлар барды. Укучылар Яңа ел шоу-тамашасын карадылар. Бәйрәм истә калырлык,...
-
Дарулар интернет аша сатыла башларга мөмкин
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы канунга үзгәрешләр кертү турындагы проект әзерләгән. Анда интернет аша дару сатарга рөхсәт итү турында сүз бара. "Известия" хәбәр итүенчә, кануннар 2017 елның 1 гыйнварында гамәлгә керәчәк икән. Интернет аша медикаментлар белән фармацевтика эшчәнлеге алып барырга лицензиясе булган даруханәләр генә сату итә алачак, диелә. Ә сәүдә тәртибен...
-
Кыш бабайның бүләге – Яңа ел табынына 10ар килограммлы Яңа ел күчтәнәчләренең ияләре билгеле булды (+Фотолар)
Ниһаять, газета укучыларыбызга быелгы елның соңгы бүләкләрен дә тапшырдык. 1 декабрь-24 декабрь көннәрендә газетага язылучылар арасында Кыш бабайның бүләген - Яңа ел табынына 10ар килограммлы Яңа ел күчтәнәчләрен уйнатачакбыз, дип вәгъдә биргән идек. 25 декабрьдә аларның кемнәргә насыйп булганлыгы ачыкланды. Редакциягә алып килеп күрсәткән, почта аша җибәргән квитанцияләр нигезендә шактый...
-
Үзенә – берни дә булмаган, машинасына карарлык түгел
26 декабрь кичендә Казанның Кремль дамбасында KIA Rio автомобилен "иярләгән" кыз зур тизлектә хәрәкәт иткәндә юлдан очып чыга һәм тимер киртәгә килеп бәрелә. Бәрелү шулкадәр көчле була ки, чит ил машинасының детальләре тирә-якка чәчелеп китә, кызга исә берни дә булмый. Бу хәлне күргән кешеләр әйтүенчә, ул исерек булган һәм аягында...
-
Кукмарада ябалак-ябалак кар ява
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген, 28 декабрьдә Кукмарада аязучан болытлы һава, кар ява, урыны белән буран булуы көтелә. Температура -4 гадус тирәсе. Кичкә исә көн бераз салкынайтып, һава температурасы -7 градусны тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык, сак булыгыз.