Авырлык белән ныгыган буын
Ветераннарның истәлекләрен, сугыш хатирәләрен үзләреннән ишетү без, яшь буынга аеруча мөһим. Сафлары сирәгәя барган Җиңү солдатларының берсе - Янил авылында яшәүче Григорий Платонов белән очрашу да зур дулкынлану хисләре уятты. -Мәктәптә 7 сыйныф укыганнан соң, "Кызыл сукачы" колхозында бераз эшләп алдым да, 17 яшемдә армиягә алындым, - дип хәтер йомгагын...
Ветераннарның истәлекләрен, сугыш хатирәләрен үзләреннән ишетү без, яшь буынга аеруча мөһим. Сафлары сирәгәя барган Җиңү солдатларының берсе - Янил авылында яшәүче Григорий Платонов белән очрашу да зур дулкынлану хисләре уятты.
-Мәктәптә 7 сыйныф укыганнан соң, "Кызыл сукачы" колхозында бераз эшләп алдым да, 17 яшемдә армиягә алындым, - дип хәтер йомгагын сүтәргә ашыкты ветеран. - Ике ай дәвамында Суслонгерда хәрби хәзерлек узарга туры килде. Землянкаларны җылыту өчен җилкәгә күтәреп урманнан бүрәнә ташулар әле бүгенгедәй күз алдында. Берсендә эш вакытында җыр җырламаган өчен урманга кадәр шуышып барырга мәҗбүр иттеләр. Ач, хәлсез, салкында күшеккән кайсы гына солдатның көй сузасы килсен инде?! Әмма яшьлекнең иң матур вакытында чит-ят җирдә ятып каласы да килми, шуның өчен нәрсә генә кушсалар да, бер карусыз эшләргә мәҗбүр буласың. Ашарга исә бер бәрәңге салынган аш, шырпы кабы кадәрле генә ипи бирәләр иде. Анысы да ике кешегә бер. Әниләр өйдән алып килгән сохариларны да бер тапкыр гына авыз итеп калдык, урманнан кайтуыбызга капчык төбендә кыйпылчыгы да калмаган, урлап бетергәннәр иде...
Григорий абыйга, хезмәттәшләре белән Төньяк Кавказның Орджоникидзе шәһәренә җибәрелеп, анда бандитларны юк итүдә катнашырга туры килә. 1945 елда алар, Литва республикасына күчерелеп, өченче Белоруссия фронтында Вильнюс шәһәрен азат итәләр. Элемтәче-радиотелеграфист булып хезмәт итүче Григорийны бераздан полк радиостанциясе начальнигы итеп билгелиләр. Нинди җаваплы хезмәт бит?!
-Ул вакыттагы элемтә хәзерге сыман алга киткән түгел иде шул. Ике кабельле агач телефоннарның төймәсенә басасың да, ул тавыш бирә. Шул чагында сөйләшә алсаң, сөйләшәсең, ә инде булмаса - юк, - дип сүзен дәвам итә Григорий абый. - Әле янәшәдә генә бомбалар төшеп шартлап, баш очыннан ядрәләр очканда землянкалардан шуышып чыгып, өзелгән чыбыкларны ялгыйсың. Куркыта, билгеле. Әмма элемтәсез дә булмый бит, үзеңә билгеләнгән йөкләмәне һәрчак тиешенчә үтәргә кирәк.
Григорий Платоновка бары тик җиде елдан соң гына, демобилизацияләнеп, туган нигезенә кайту насыйп була. Янил МТСында, Юдино бистәсенең паровоз депосында, Шәмәрдән станциясендә, Удмуртиянең Люга урман пунктында, Кукмара карьерында эшли ул. Карьердагы хезмәт аеруча авыр була. Көненә кувалда белән 10 кубометр таш ватарга кирәк. Икешәр метр калынлыктагы таш катламын шартлатып, аны кул белән машиналарга төяү турында сөйләгәндә ветераннан бер зарлану сүзе дә ишетмәдем. Киресенчә, хезмәттән беркайчан курыкмаска кирәк, организмны ныгыта гына ул, дип әйтеп куйды.
1962 елдан лаеклы ялга чыкканчы Григорий абый электромонтер булып эшли. Аның тырыш, хезмәт сөючән булуын район электр элемтәсе челтәре начальнигы Роберт Камалов та билгеләп үтте:
-Бар эшне дә булдыра торган, алтын куллы, тынгысыз йөрәкле кеше иде ул. Ветераннар белән очрашкан вакытта алар һәрчак Григорий абыйны искә алалар: "Төш вакыты җиткәндә дә багана башына менеп китә иде ул. Әйдә, төш, капкалап алабыз, дигәч, баганада килеш кенә бер кесәсеннән - ипи, икенчесеннән ит яисә сало кисәге чыгара да, шуны ашап куя һәм кабат эшкә тотына. Без дә вакытны бушка уздырып утырмыйбыз, аңа кушылабыз". Аның кебекләр хәзер бик сирәк.
Шөкер, тугызынчы дистәне түгәрәкләгән Григорий Платоновның картлыгы бик бәхетле уза. Пар канаты Анастасия белән тәрбияләп үстергән балаларының барысы да акыллы, тәртипле, һәммәсе тормышта үз юлларын тапканнар. Ун оныгы, дүрт оныкчыгына да яраткан бабай ул.
-Әтиебезнең беркайчан безгә авыр сүз әйткәнен, тавыш күтәргәнен хәтерләмибез. Аның сабырлыгына таң калырлык, - диләр балалары. - Әниебез, бер туганыбыз бүгенге көндә безнең арада юк. Аларны югалту ачысын да газиз кешебез үз йөрәге аша уздыра алды. Инде үзебез дә өлкәнәеп килүгә карамастан, әтинең җылы карашы, аның төпле киңәшләре безгә бик кирәк. Исән-сау гына була күрсен!
Янил җирлегеннән 508 ир-егет яу кырына китә. Аларның 244е туган якларына әйләнеп кайта. Бүгенге көндә 3 ветеран гына исән-сау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев