14 февраль 2016 яңалыклары
-
Зөлфәт Зиннуровка операция булган
"Башваткыч" тапшыруы алып баручысы Зөлфәт Зиннуровның сукыр эчәгенә операция ясаганнар. Бу хәл 13 февраль көнне төнге сәгать бердә булган. Ә алдагы көнне Зөлфәтнең тормыш иптәше Гөлназны һәм кызы Зәлияне хастаханәгә салганнар. - Кызыбыз авырта иде, температурасы бер менеп, бер төшеп интектергәч, табиблар хастаханәгә салырга булды. Хәзер температурасы төшкән, Аллага шөкер....
-
Авырлык белән ныгыган буын
Ветераннарның истәлекләрен, сугыш хатирәләрен үзләреннән ишетү без, яшь буынга аеруча мөһим. Сафлары сирәгәя барган Җиңү солдатларының берсе - Янил авылында яшәүче Григорий Платонов белән очрашу да зур дулкынлану хисләре уятты. -Мәктәптә 7 сыйныф укыганнан соң, "Кызыл сукачы" колхозында бераз эшләп алдым да, 17 яшемдә армиягә алындым, - дип хәтер йомгагын...
-
Зур Сәрдек китапханәсендә "Батырлык дәресе" узды (+Фото)
Зур Сәрдек мәдәният йорты китапханәсендә, укытучы Зөлфия Ибәтуллина җитәкчелегендә, икенче сыйныф укучылары белән Герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган "Батырлык дәрес"ләре уздырылды. Китапханә мөдире Наилә Шакирова әзерләгән шагыйрь турындагы презентацияне һәм документаль фильмны укучылар зур кызыксыну белән кабул иттеләр. Шагыйрьнең шигырьләре укылды, китап күргәзмәсе оештырылды. Рәмзия Хөсәенова хәбәре
-
Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов: «Өйләнгәч, мәхәббәткә ышанмый башладым»
«Мәхәббәт - нәрсә ул?» дигән сорауга һәр кешенең үз җавабы бар, Һади Такташ әйтмешли, һәрбер йөрәк аны яңарта бит. Һәр ярның үз мәхәббәт тарихы. Гашыйклар көне уңаеннан, «йолдызлы» парларыбыздан мәхәббәткә карашларын белергә булдык. - Өйләнгәч, мәхәббәткә ышанмый башладым (көлә). Хәзер бер-беребезгә ияләштек инде. Без минем концертта таныштык. Аның миңа сап-сары...
-
Укучыларның Бөтенроссия олимпиадасы нәтиҗәләре билгеле
Тарих, биология, технология, экология фәннәре буенча Бөтенроссия олимпиадасына нәтиҗә ясалды. Гүзәл Маләева (4нче мәктәп, 9 сыйныф) - тарихтан, Азалия Закирова (күппрофильле лицей, 10 сыйныф) - биологиядән, Алинә Галиева (күппрофильле лицей, 9 сыйныф), Мөшәррәф Шәмсиева (4нче мәктәп, 9 сыйныф), Инсаф Нотфуллин (Поч.Сутер, 11 сыйныф), Сәйдәш Мифтахов (Сәрдекбаш, 10 сыйныф) - технологиядән,...
-
Путинны Ди Каприо уйнаячак?
Соңгы араларда матбугат чараларында Русия президенты Владимир Путин турында нәфис фильм төшерелә дигән имеш-мимешләр йөри. Бу эшкә Голливудның Knightsbridge Entertainment дигән кинокомпаниясе алынган. Фильмны быелгы язда төшерә башлаячаклар һәм ул экраннарга 2017 елда чыгар дип көтелә. Әлеге тасманың жанры - сәяси триллер, анда Русия җитәкчесенең шәхси тормышы, эше, карьерасы тасвирланачак....
-
Гашыйклар көне белән, дуслар!
Һәммәгезне дә мәхәббәтнең туган көне - Гашыйклар бәйрәме белән котлыйбыз! Мәхәббәт - ул күңелләргә ачкыч, Йөрәктәге нәфис, шат сүзләр. Йөрәкне ачсаң, саф сөюдән йөрәк сүзен Тотып ала урман, болын-кырлар. Һәркемгә сөеп һәм сөелеп яшәргә язсын!