Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыллар нигә бетә?

Журналист Лилия Нургалиеваның "Сигез өйле поселок" дигән мәкаләсен укыгач, моннан 40 ел булган фаҗигале вакыйга искә төште. Өстәвенә авылдашым (хәзер Кукмарада яши): "Сез, җитәкче кеше буларак, ни өчен янгынны сүндерү чараларын күрмәдегез?" - дип, телефон трубкасын куйды. Менә шул хәлләрне аңлату максатыннан кулыма каләм алдым. Ул елны мин бүлекчә идарәчесе...

Журналист Лилия Нургалиеваның "Сигез өйле поселок" дигән мәкаләсен укыгач, моннан 40 ел булган фаҗигале вакыйга искә төште. Өстәвенә авылдашым (хәзер Кукмарада яши): "Сез, җитәкче кеше буларак, ни өчен янгынны сүндерү чараларын күрмәдегез?" - дип, телефон трубкасын куйды. Менә шул хәлләрне аңлату максатыннан кулыма каләм алдым. Ул елны мин бүлекчә идарәчесе идем.

1975 елның май ае бик коры килде. 25 май көнне сәгать уннар тирәсендә Майский утарында төшке савуда катнашырга дип юлга чыктым, шулчак поселокның өске урамы тирәсендә көчле янгын күренде. Мин килеп җиткәндә Катя апалар каралтысы дөрләп яна иде.

Утны күреп, Дусайдан, Майскийның үзеннән техника җыела башлады. Башняда су озакка җитмәде. Мин, билгеле инде, телефонга йөгердем. Ул көнне районда пленум иде. Башта янгын частена, аннан район Мәдәният йортына шалтыраттым. Бик югары тонда Майскийда янгын чыгуын, район җитәкчеләренең булышлык күрсәтүен сорап хәбәр иттем. Язып, Президиумга бирегез, дидем. Язуны укыгач, Атлас Булатов пленум эшен туктата һәм барлык җитәкчеләргә үзләреннән бензовоз машиналары белән барырга әмер бирә.

Шул арада көчле давыл чыкты. Ялкын өске урамдагы йортлардан 500 метр ераклыктагы аскы урамга сикереп, Зөфәр Ягъфәров хуҗалыгына ут капты. Инде мин көткән машиналар килә башлады.

Майскийның үзендә мул сулы ике күл бар, Дусайга да ике буа ясадык. Авыл очындагысына басуга су сиптерү өчен "Сигма" насос станциясе урнаштырып, сугару эшләре дә башлап җибәргән идек. Ләкин ферма хисапчысы Гафур Гобәйдуллинның 8 яшьлек кызы батып үлгәч, ул буаны (халык соравы буенча) җибәрергә туры килде. Майскийга бара торган юл буендагы күпер янында тагын бер буа булдырдык. Анда "Сигма" сугару техникасы урнаштырдык. Бик көчле, дизель ягулыгы белән эшли, ә бригадир Сәгыйть Сабитов насос станциясенә янгын сүндерү өчен су алырга шланг та көйләп куйды. Бик ышанычлы, Чехославакия техникасы: 30 метр биеклектәге тау аша суны бернинди тоткарлыксыз күпьеллык үлән басуына тәүлекләр буена куа. Ә машинисты тәҗрибәле механизатор Разак Фазлыев иде. Мин боларны ни өчен яздым? Килгән ике бензовозның берсе дә су суыртуга көйләнмәгән булып чыкты. Шуңа күрә аларны Дусай болынына алып төштем. Разакка аңлаттым, кулына кәгазь, ручка бирдем. Ул тиз генә янгын шлангасын тоташтырып, машиналарны тутыра башлады: 8 минутта - бер бензовоз. Разак Фазлыевның биргән белешмәсе буенча исәпләп чыгардык: янгын сүндерү өчен 800 тонна су ташыганбыз һәм сипкәнбез. Әле дә хәтеремдә: бер бик яшь шофер "Абый, катырак ач!" - дип әйтүгә, машинистның насос басымын ачуы булды, югары басымдагы су шлангасы белән шофер болынга "очты". Әле ярый, имгәнмәде. Исән булса, мине редакция аша тапсын әле. Язганнарымның дөреслеген исбатлар иде. Әлбәттә, районнан ярдәм күрсәтелмәсә, хәзерге Майский бистәсе урынында кара күмер белән капланган басу булыр иде. Шунысы мөһим: мал да, кеше үлү очрагы да булмады (тавык-чебешне исәпләмәгәндә).

Язмамны "Авыллар нигә бетә?" дигән сүздән башлаган идем. Халык үзе гаепле: туучылар аз, үлем күп. Икенчедән, Майскийның бетүе янгын аркасында гына түгел. Менә бит, Ямбулат Пустышта янгын булмады - барыбер бетте. Хәзерге көндә анда да кеше яши торган 8 йорт бар. Әле ярый, Ходай рәхмәте белән ул ике авылның исән кешеләрен Лилия ханым Шакирова үз канаты астына алып, аларга хуҗалыкларын алып барырга, печәнен, саламын, фуражын биреп, яшәү мөмкинлеге тудырды. Хәзерге көндә алар да сыерлар тотмыйлар инде. Бу ике авыл бетә, юллары, сулары, газ юк, кибет, мәктәп турында әйтәсе дә түгел.

Авылларның бетүенә илдә кечкенә авылларны юкка чыгару сәясәте сәбәпче булганын онытмыйк. Без үскән чорда да сигез-ун хуҗалыклы Карпи, Игенче, Богдановка, Люгдон, Смирновка авыллары бер-ике елда юкка чыкты. Октябрино авылын да бетерергә боерык биргәннәр иде, тик өч бүлекчәнең ул вакыттагы идарәчесе Шаһимәрдән Хасянов юл куймады. Аннан соң, белүемчә, райком җитәкчеләре "Ярар, киләсе чор өчен тарихка керерлек музей булып калсын", - дигән тәкъдим белән килештеләр. Ә Октябрино хәзер дә исән, яши, көн күрә.

Вакыйф ФӘЙЗРАХМАНОВ

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев