25 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Кукмара районында песи өч кешене тешләгән һәм анда котыру авыруы булуы ачыкланган
Авыл җирлекләрендә барлык төр хайваннарга котыру авыруына каршы прививка ясау башкарылса да, әлеге чирнең яңа учаклары кабынып тора. Ноябрь аенда Зур Сәрдек авылында песи өч кешене тешли һәм анда котыру авыруы булуы ачыкланды, - дип хәбәр итте район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин. - Мондый күңелсез хәлләр кабатланмасын өчен эт-мәче...
-
Яңа туган бала мәете табылган
Яңа туган ир баланың үле гәүдәсе Әлмәт районындагы көнкүреш калдыклар аралау заводында табылган. Полиция бүлегенә бу хакта 23 ноябрьдә хәбәр кергән. Аңа станция мастеры тап була һәм полициягә хәбәр итә. Колшәрип авылына якын урнашкан бу урынга көнкүреш калдыкларын бөтен районнан китерсәләр дә, бала мәете табылган чүп өемнәренең Әлмәттән китерелгәнлеге тәгаенләнгән....
-
“Аква-Трейд” җәмгыяте “Татарстанның иң яхшы товарлары - 2015” конкурсында беренчелекне алды
"Кукмара" газлы суы һәм "Кукморский" сәүдә маркасы астында җитештерелгән лимонадлары белән тирә-юньдә дан тотучы "Аква-Трейд" җәмгыяте "Татарстанның иң яхшы товарлары - 2015" республика конкурсында катнашып, беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Алар быел бишенче тапкыр үзләренең яхшы сыйфатлы продукция җитештерүләрен расладылар. Котлыйбыз!
-
Бәреп төшерелгән Су-24 истребителе очучыларының берсе коткарылган
Төркия гаскәриләре таарфыннан бәреп төшерелгән Россиянең Су-24 истребителе очучыларының берсе куркынычсыз урында. бу хакта җирле матбугат чаралары аша хәбәр ителде. Су-24 очкычының бер пилотын Сүрия хәрбиләре эвакуацияләгән. Хәзер ул Россия авиациясе базасында - куркынычсыз урында, дип хәбәр ителә. Ливанның Al Mayadeen телеканалы, мәсәлән, Россия хәрбиен эзләү операциясе алты сәгатькә сузылган,...
-
Шикле әйбер күргән очракта нишләргә?
-
Кукмарада көннәр салкынайта
Инде кыш килеп җитте дигәндә генә, берничә көн элек, янәдән язга әйләнеп кайткандай булган идек. Буранлап, зур көртләр булып яуган карлар эреп бетте, юлларда сулар җыелып торды. Инде менә кабат әкренләп кенә кышка кереп баруыбыз, башкача җылытмас кебек. Бүген көндез 2 градус суыклык сакланачак, иртәгә - 5, җомга көнне инде...
-
Авыллар нигә бетә?
Журналист Лилия Нургалиеваның "Сигез өйле поселок" дигән мәкаләсен укыгач, моннан 40 ел булган фаҗигале вакыйга искә төште. Өстәвенә авылдашым (хәзер Кукмарада яши): "Сез, җитәкче кеше буларак, ни өчен янгынны сүндерү чараларын күрмәдегез?" - дип, телефон трубкасын куйды. Менә шул хәлләрне аңлату максатыннан кулыма каләм алдым. Ул елны мин бүлекчә идарәчесе...
-
Кукмара кызлары Халыкара фестивальдән җиңү белән кайтты
Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең чыгарылыш укучылары Гөлия Вәлиева һәм Айсылу Сөләймановалар Польшаның Живец шәһәрендә узган "Талантлар калейдоскобы. Көз - 2015" дигән Халыкара фестивальдә катнаштылар. "Декоратив-гамәли сәнгать" номинациясендә кызлар балалар сәнгать мәктәбенең "Арт-войлок" остаханәсендә ясалган, киездән эшләнгән хезмәтләрен тәкъдим итеп, икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Гөлия Вәлиева "Рәсем" номинациясендә икенче...
-
Кукмара районы эчке эшләр бүлеге көчәйтелгән режимда эшли
Район үзәк дәваханәсендә онытып калдырылган сумка турындагы хәбәр Кукмарада гына түгел, республиканың шәһәр һәм районнарында да зур яңгыраш тапты. Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә күбрәк нәкъ менә шул хакта гына аралаштылар, сайт һәм газеталарда исә "Кукмарада теракт булган", "Кукмара хастаханәсендә бомба" дигән һәм тагын башка исемдәге язмалар пәйда булды. Терактлар нәтиҗәсендә...