Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл ятим калган кебек тоелды

Авылыбыз зур югалту кичерде. Ул авылның иң өлкән кешесе, яше зур булу белән генә түгел, ислам дине тыелган вакытта да йолаларны яшертен булса да үтәп, күңелгә аклык, пакьлек кертүче буларак ихтирамга лаек кеше иде. Бу- Афзалетдин абый Гыйльметдинов. Афзалетдин абый бу яшенә сикәлтәле юллар аша үтеп килеп җитте. Тормышыннан зарланмады,...

Авылыбыз зур югалту кичерде. Ул авылның иң өлкән кешесе, яше зур булу белән генә түгел, ислам дине тыелган вакытта да йолаларны яшертен булса да үтәп, күңелгә аклык, пакьлек кертүче буларак ихтирамга лаек кеше иде. Бу- Афзалетдин абый Гыйльметдинов.

Афзалетдин абый бу яшенә сикәлтәле юллар аша үтеп килеп җитте. Тормышыннан зарланмады, урамда очрашып исәнлек-саулык сорашканда да ул һәрвакыт "әлхәмдүлилләһи шөкер" дияр иде.

1931 елда туган бала ул елларның шаукымына эләгә. Кечкенә кызын совет мәктәбенә укырга бирмәгән өчен әтисен кулак итеп озаталар. Әнисе дә кулак хатыны ярлыгыннан котылырга теләпме, язмышмы - баланы әби-бабайга тапшырып, кияүгә чыга. Әби белән бабай дини, үтә дә таләпчән кешеләр була. Теле ачыла башлауга аңа догалар өйрәтәләр. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) нең "10 яшьтә намазга өйрәнмәсә, тәрбия камчысы өстен булсын" дигән фикерен нигез итеп алалар. Бер доганы кулына язып тоттыргач, аны ятлаганчы базга ябып торалар, баз капкачыннан башын тыгып сөйләгәч кенә чыгара торган булганнар.

"Ходайга шөкер, тормышта нинди генә хәлләр булмасын, шул догалар мине саклап йөртте. Сугыш елларында өлкәннәр белән колхозда эшләдем, җир сукалаганда суканы, кул көче җитмәгәч, җилкәгә салып бара идем. ФЗО да укыдым, 3 ел ярым армия хезмәтен үтәдем", - дип искә ала иде Афзалетдин абый.

1951 елда күрше авылның уңган, булган, чибәр кызы Вәрәкыя апа белән тормыш корып, 65 елга якын тигез гомер кичерәләр. 3 ул, 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. Колхозда тракторчы булып эшләп, лаеклы ялга чыга ул.

Әле 70 елларда - дин тыелган вакытта, ислам дине йолаларын үтәү аның өстендә була. Яшерен генә булса да никахын укый, сабыйга исем куша. Җеназа укыгандагы матур тавышы, мәкаме, ихласлыгы аны тыңлаганда күңелгә үтеп керә, күзләргә яшь тула. Әле мәчетләр юк чакта һәр намаз алдыннан азан тавышы авылга нур иңдерә. Ачык тәрәзә аркылы ишетелгән азанны өлкәннәр дә, уйнап йөргән балалар да туктап тыңлыйлар иде.

Вәрәкыя апа белән Афзалетдин абый әниләре Галиябану әбине, әтиләренең авыру сеңлесен хөрмәтләп, соңгы юлга озаттылар. Галиябану әби үзе дә бик дини карчык иде, улына, килененә бик рәхмәтле булды.

Хөрмәтле кешебез, 90 елларда мәчетләр ачылгач, Кәркәүчтә мәхәллә башлыгы булып торды. Мәхәлләне Әлфрит хәзрәткә тапшыргач, Бурсык Елга авылында имам вазыйфаларын башкарды.

Мәкаләм, авылыбызда ислам дине кануннарын саклап, авыл халкының гозерләрен үтәп яшәгән, инде бакыйлыкка күчкән Афзалетдин абый рухына дога булып ирешсен, авыр туфрагы җиңел, караңгы гүрләре нурлы булсын, Ярабби Ходаем.

Золя ХӘЛИЛОВА, Кәркәүч авылы

фото: https://yandex.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk