Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ашыгулар һәлакәткә илтә

Юлдагы "бөке"ләрнең кешенең күпме вакытын әрәм итүе һәркемгә билгеле. Мәскәү кешесе гомеренең 9 елын (!) шуңа сарыф итә. Чөнки көн саен өчәр сәгать «бөке»дә утырырга мәҗбүр. Бу афәт татарстанлыларны да читләтеп үтми. Шәһәр эчендә генә түгел, авыл-районнар арасындагы трассаларда да "бөке"дә утырырга туры килә. Еш кына алар юл-транспорт һәлакәте аркасында...

Юлдагы "бөке"ләрнең кешенең күпме вакытын әрәм итүе һәркемгә билгеле. Мәскәү кешесе гомеренең 9 елын (!) шуңа сарыф итә. Чөнки көн саен өчәр сәгать «бөке»дә утырырга мәҗбүр. Бу афәт татарстанлыларны да читләтеп үтми.
Шәһәр эчендә генә түгел, авыл-районнар арасындагы трассаларда да "бөке"дә утырырга туры килә. Еш кына алар юл-транспорт һәлакәте аркасында килеп чыга. Гәрчә, бу проблеманы тиз арада хәл итеп булса да. Моның өчен ЮХИДИ инспекторлары килгәнне көтеп тормыйча, һәлакәтне бары тик рәсмиләштерә белергә генә кирәк. Әлбәттә, бу мәсьәләне билгеле бер шартлар булганда гына хәл итәргә мөмкин. Алар түбәндәгеләр:

1. Юл-транспорт һәлакәтендә ике автомобиль генә катнашкан булырга тиеш;
2. ОСАГО полисының гамәлдә булуы мөһим. Чыннан да, хәзерге вакытта әлеге документка бәйле күп кенә проблемалар килеп чыга. Еш кына автомобильчеләр арзан бәягә кызыгып, дөньяда бөтенләй булмаган иминиятләштерү ширкәтләре "раслаган" ОСАГО полислары сатып ала. Саран ике тапкыр түли диләр бит. Бу очракта да шулай. Чөнки, кулай бәягә полис сатып алып, машина йөртүче үзен куркыныч астына куя. Ник дигәндә, ялган полис хуҗаларын табып та, алардан аннары автомобильне иминиятләштергән өчен компенсация алып та булмый. Шуңа күрә, Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе законлы ОСАГО полисын гына алырга киңәш итә. Татарстанда мондый иминият ширкәтләре шактый. "Чулпан", "Согласие", "Ренессанс", "Ресо гарантия", "Наско", "Росгосстрах", "Ингострах", "Зетта Страхование" - әнә шундыйлардан;
3. Машина йөртүчеләрнең берсе үз гаебен танырга тиеш;
4. Юл-транспорт һәлакәте аркасында тән җәрәхәтләре алган кешенең булмавы мәҗбүри;
5. Гомуми зыянның күләме 50 мең сумнан кимрәк булуы шарт;
6. Һәлакәтнең схемасы төзелгәнче, фаҗигадә сәбәпче булган машиналар үз урыннарында калдырыла;
7. Теләсә нинди очракта да ЮХИДИ идарәсенә шалтыратып, юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуы турында хәбәр итәргә кирәк. Моның иминиятләштерү өчен компенсация түләгәндә бик тә ярап куюы бар.
Хәзер исә юл-транспорт һәлакәте схемасын төзүгә күчик. Шунысын да искәртергә кирәк: халык телендә "схема" дип йөртелгән әйбер - рәсми телдә "Юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр итү кәгазе" ("Извещение о ДТП") ул. Әлеге документ ОСАГО полисын алганда, һәрбер иминиятләштерү ширкәте тарафыннан бирелә. Ул һәрвакыт машинада йөрергә тиеш.

Рәсми кәгазьнең беренче бите ике машина йөртүче тарафыннан чиратлап тутырыла. Биредә һәлакәтнең нечкәлекләре, анда катнашучылар турында хәбәр ителә. Юл-транспорт һәлакәте булган урын, көне, зыян күргән автомобильләр саны, һәлакәттә катнашучыларның исерткеч эчемлекләр куллану-кулланмавына тикшерү уздыру, башка транспорт чаралары тарафыннан китерелгән матди зыянның күләме, шаһитлар турында мәгълүмат бирелә.

Юл-транспорт һәлакәтенең схемасын шушы документта ук төзергә мөмкин. Искәрмәләрдә исә һәлакәтнең фото- яки видеога төшерелүе, кайсы машина йөртүченең үз гаебен тануы турында языла. Фотоларга килгәндә, бәла-каза булган җирдән ким дигәндә 8 фото (һәрбер яктан - икешәр фото) төшерергә кирәк. Моннан тыш, "Юл-транспорт һәлакәте шартлары" күрсәтелергә һәм күпме шакмакның билгеләнүен искәртү мәҗбүри.

Беренче битне тутырып бетергәч, һәлакәтнең ике катнашучысы да икенче биткә мәгълүматларны аерым-аерым яза. Аннан соң автомобиль йөртүчеләр бер-берсенең кәгазе белән алмаша. Шуннан соң әлеге рәсми документны ЮХИДИ идарәсенә илтә. Ул 15 көн дәвамында иминиятләштерүчегә тапшырыла.

http://intertat.ru


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk