Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Ак калфак” оешмасы күппрофильле лицейда пешерергә өйрәтте (+Фото)

"Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы 1990 елда барлыкка килә. Ул дөнья күләмендә барган икътисади һәм сәяси процессларда хатын-кызның ролен үстерү максатыннан оештырыла. Бистәбездә дә "Ак калфак" оешмасы төзелде. Аның җитәкчесе итеп Җиһаншина Зөмәрә Нихатовна сайланды. Зөмәрә Нихатовна тәкъдиме белән А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейда әле шушы көннәрдә генә татар...

"Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы 1990 елда барлыкка килә. Ул дөнья күләмендә барган икътисади һәм сәяси процессларда хатын-кызның ролен үстерү максатыннан оештырыла. Бистәбездә дә "Ак калфак" оешмасы төзелде. Аның җитәкчесе итеп Җиһаншина Зөмәрә Нихатовна сайланды.

Зөмәрә Нихатовна тәкъдиме белән А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейда әле шушы көннәрдә генә татар теле һәм әдәбияты укытучыларын һәм 8,11нче сыйныф кызларын берләштергән "Ак калфак" оешмасы барлыкка килде.

Бу оешма үсеп килүче буында милли үзаң формалаштыру; милли мәдәниятне һәм күпьеллык кыйммәтләрне торгызу, саклау һәм үстерү; туган телгә ихтирамны арттыру, татар мәктәпләренә ярдәм итү; милләтебезнең кием атрибутикаларын тегү-чигү һәм милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар оештыру; шулай ук ана, бала һәм ата хокукларын яклау буенча закон актларын әзерләүдә катнашу һ.б. шундый эшләр башкаруда районның "Ак калфак" оешмасына ярдәм итәчәк.

"Ак калфак"ның беренче утырышында оештыру эшләре каралса, икенче утырышы татар милли ризыклары эзерләү буенча мастер-класс итеп үткәрелде. Аны "Ак калфак" вәкилләре Фәттахова Рәфилә һәм Мостафина Суфия ханымнар үткәрде. Рәфилә ханым газета укучыларыбызга үзенең кызыклы мәкаләләре белән яхшы таныш. Ул очрашуга милли киемнән килгән. Кызларга киертер өчен дә чиккән алъяпкычлар һәм яулыклар алып килгән. Кызларыбыз,бу киемнәрне кигәч, бөтенләй үзгәреп киттеләр. Суфия ханым исә Янсыбыда туып-үскән кеше. Якутиядә яшәгән, гомере буе башлангыч сыйныф укучыларына белем биргән, лаеклы ялга чыккач, туган якларына кайтып урнашкан.

Башта Зөмәрә ханым "Ак калфак" оешмасы алып барган эшчәнлек белән таныштырды һәм хатын-кызларның милләтне саклаудагы өлеше турында сөйләде. Аннары сүзне Рәфилә ханым алды. Ул бу оешмага ничек килүе, нәрсәләр белән шөгыльләнүе турында әйтеп, "Ак калфак"ның татар халкының чәй ризыгы чәк-чәк пешерү буенча оештырган мастер-классы турында сөйләде. Бу чарада делегат булып катнашкан Рәфилә ханым әлеге очрашудан алган тәэсирләре, алып кайткан рецептлары белән дә уртаклашты.

Ә лицейда уздырылган мастер-класста Рәфилә ханым гөбәдия һәм кыстыбый пешерү буенча осталыгын күрсәтте. Бик тәфсилләп камыр басу серләрен, гөбәдия эчлеген ничек ясарга кирәклеген аңлатты. Гөбәдияне ясап бетергәч, кызларга бәлеш кырыен бөгү серләрен өйрәтте. Кызлар үзләре дә эштән читтә калмадылар - гөбәдиянең кырыйларын бөрергә өйрәнделәр. Инде гөбәдияне мичкә тыккач, кыстыбый пешерергә тотындылар. Бу очракта да кунагыбызның үз серләре бар икән. Камырны әзерләп бетергәч, кызлар кыстыбый җәемнәрен җәйделәр, бергәләп милли ризыгыбызны пешерделәр. Шуннан соң кунаклар халкыбызның чәй табыны әзерләү, кунак кыстау кебек матур гореф-гадәтләрен искә төшерделәр.Үзең әзерләгән ризык белән эчкән чәй бигрәк тәмле була икән! Зөмәрә, Рәфилә һәм Суфия ханымнарга, спонсорларга бу файдалы чараны үткәрүләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез.

Ә инде киләсе мастер-класста кызлар калфак тегәргә өйрәнәчәк. "Ак калфак"ның эше уңышлы булсын, татар кызларын милли рухта тәрбияләп үстерүгә үзенең өлешен кертсен дигән теләктә калабыз.

Илсөяр ЯРМЕЕВА, күппрофильле лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk