Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Зур Кукмарада халык соравы буенча юл салынган

Район юл төзелеш оешмасы эшчеләре шушы көннәрдә биредәге юл кырыена бордюр урнаштыра башлаган, ә ул урамга керү-чыгу юлын каплый икән.

Район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе әгъзалары, Зур Кукмара авылының Сәид Галиев урамында яшәүчеләрдән килгән мөрәҗәгать буенча урынга чыгып, халык белән очрашты. 

Район юл төзелеш оешмасы эшчеләре шушы көннәрдә биредәге юл кырыена бордюр урнаштыра башлаган, ә ул урамга керү-чыгу юлын каплый икән. Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Фирдүс Фәхретдиновның сүзләренә караганда, әлеге юл рөхсәтсез ясалган, һәм ул юл куркынычсызлыгы таләпләренә туры килми. 

«Трассадан безнең урамга керә торган бер генә юл бар. Күршемнең баласы — инвалид, минем дә икесе астма белән чирли. Әгәр ул юлны япсалар, безгә ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү, газ оешмасы, полиция, чүп машиналары кайдан керергә тиеш була? Нигә бердәнбер юлдан мәхрүм итәләр? Юлның закон таләпләренә туры килмәвен дә аңлыйбыз, шуңа күрә бу юл урынына башканы ясауларын сорыйбыз», — диде Сәид Галиев урамында яшәүче Алсу Шәрәфиева.

Халыкны да аңларга мөмкин, алар якыннарының иминлеге өчен борчыла. Урамның икенче башыннан чыгып китәргә булыр иде, билгеле, әмма анда илтә торган юлдан йөк машиналарына гына түгел, җиңел автомобильләргә дә йөрү авыр. 

Язма газетага бирелгәнче, Сәид Галиев урамында яшәүчеләрнең гозерләре уңай хәл ителүе турында хәбәр алынды. Юл төзелеш оешмасы эшчеләре бордюрны урнаштырып бетергәннәр, ә халыкка йөрү өчен урамга таш җәеп, икенче керү юлы ясалган. 

фото: Миләүшә Хаҗиева/ «Кукмара ТВ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев