Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада «Тоннель» операциясе барышында җиде закон бозучы җаваплылыкка тартылган

Тәртип бозучылар арасында ике исерек шофер тоткарланган.

Кукмарада «Тоннель» операциясе барышында 7 тәртип бозучы җаваплылыкка тартылган. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

«18 ноябрь көнне 14.30 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Кукмара шәһәренең Магистраль урамында “Тоннель” операциясе узды. Барлыгы 7 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды», - дип сөйләделәр район дәүләт автоинспекциясендә.

Моннан тыш, операция барышында исерек килеш руль артына утырган ике машина йөртүче ачыкланган, аларның берсе элегрәк исерек килеш руль артына утырган өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Тоткарланучыга карата «Административ җәзага тартылган зат тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Әлеге маддә буенча максималь җәза 2 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Мондый профилактик чаралар районда даими үткәрелә. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

Фото: Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X