Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада скейтбордчы автомобильгә бәрелгән

Кичә Ленин урамында юл- транспорт һәлакәте була.

Кукмарада скейтбордчы туктап торган автомобильгә бәрелә. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Авария кичә 21.00 сәгатьтә Кукмара шәһәренең Ленин урамында була. 1999 елда туган егет, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, машина йөрү юлында скейтбордта йөри һәм туктап торган «Шевроле Нива» машинасына бәрелә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, скейтбордистның киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булмый.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә егетне ашыгыч ярдәм машинасында район үзәк дәваханәсенә алып китәләр, анда аңа ярдәм күрсәтелә.

Фото: Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев