Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары исереклек билгеләре булган машина йөртүчене ачыклады

“Тоннель” операциясе барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 9 очрагы теркәлде.

Кукмарада “Тоннель” операциясе вакытында ЮХИДИ инспекторлары исереклек билгеләре булган машина йөртүчене ачыклаган. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

23 ноябрь көнне 21.00 сәгатьтән 22.30 сәгатькә кадәр Кукмарада “Тоннель” операциясе үткәрелде, аның барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 9 очрагы теркәлде. Алар арасында – укылмый торган дәүләт теркәү номерлары белән йөрү (1), куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозу (2), документсыз идарә итү (1), иминият полисыннан башка идарә итү (1), җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу (1), икенче техниканы узу (обгон) кагыйдәләрен бозу (1), тышкы яктылык җайланмалары төзек булмаган транспорт белән идарә итү (1).

Моннан тыш, исереклек билгеләре булган шофер тоткарланды, ул элек тә суд карары буенча машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган. Аның автомобиле махсус стоянкага урнаштырылды.

фото: Эльвира Иванова/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X