Шәһәрдә «Тоннель» операциясе узды.
18 гынварда 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Кукмара шәһәренең Октябрь урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясен үткәрделәр. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ идарәсендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 14 очрагы ачыкланган. Алар арасында җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәве, куркынычсызлык каешларын кулланмау, узып китү, светофордан үтү кагыйдәләрен бозу, хәрәкәт иткәндә җәяүлеләргә өстенлек бирмәү, балаларны махсус җайланмасыз йөртү, укылмый торган дәүләт номерлары булган транспорт чарасы белән идарә итү һәм башкалар бар.
Районның дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне күпләп тикшерү эше даими алып барылачагы турында искәртә.
Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
Нет комментариев