Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада машина тәрәзәләрен нормадан артык караңгылатып йөрүчеләрне ачыклау буенча рейд үткәрелде

Автомобильләрнең ян-як һәм алгы тәрәзәләрендәге пыялаларның яктылык үткәрүчәнлеге 70 %тан ким булмаска тиеш, югыйсә шоферга штраф яный.

Кукмарада ЮХИДИ инспекторлары машина тәрәзәләрен нормадан артык караңгылатып йөрүчеләрне ачыклау буенча рейд үткәрде. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

«Рейд барышында автоинспекторлар төп игътибарны кап-кара тәрәзәләрдә хәрәкәт итүче автомобильләргә юнәлтте. Барлыгы 23 административ материал төзелде, аларның икесе - автомобиль тәрәзәсен нормадан артык каралткан өчен», - дип сөйләделәр ЮХИДИдә.

ЮХИДИ исегезгә төшерә: автомобильләрнең ян-як һәм алгы тәрәзәләрендәге пыялаларның яктылык үткәрүчәнлеге 70 %тан ким булмаска тиеш. Кагыйдәне бозган өчен 500 сум күләмендә штраф каралган. Моннан тыш, шофер урында ук кимчелекне төзәтергә тиеш. Шуннан соң гына ул алга таба юлын дәвам итә ала.

Кабат кагыйдәне бозучыларга 500 сумнан 1000 сумга кадәр административ штраф яисә 15 тәүлеккә кадәр административ тоткарлану яный.


Фото: архив/Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X