Кукмарада «Лада» машинасын йөртүче хатын-кызны бәрдергән
Авария кичә Магистраль урамында була.
Кукмарада «Лада» машинасы шоферы бер хатын-кызны бәрдергән. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.
Авария Магистраль урамында 21.10 сәгатьләр тирәсендә була. «Лада Калина» автомобиле йөртүчесе 1943 елда туган хатын-кызны бәрдерә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә хатын-кыз тән җәрәхәтләре ала, Арча үзәк дәваханәсенә озатыла.
Фото: район ЮХИДИ бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев