Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җиде шоферны хөкем иттеләр

Гаепләнүчеләрнең барысына 30ар мең сум штраф салына, шулай ук алар 1,6 елга транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә.

Кукмарада исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган өчен 7 шоферны хөкем иттеләр. Бу хакта район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясендә хәбәр иттеләр.

8 июньдә сәгать 09.06да район кешесе Зур Сәрдек авылының Үзәк урамында исерткеч эчемлек кулланган хәлдә дәүләт теркәү номеры булмаган «Акура» транспорт чарасын йөртә. Алкотектор приборы аның организмында 0,397 миллиграмм/литр спирт булуын күрсәтә. 

13 июльдә сәгать 22.05тә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче, исерткеч эчемлек кулланып, Танькино авылында Киа Сид автомобилендә хәрәкәт итә. Алкотектор приборы күрсәткече — 0,509 миллиграмм/литр. 

17 июльдә сәгать 23.45тә Кукмара районында яшәүче шәһәрнең Гафиатуллин урамында исерек хәлдә Хонда Аккорд автомобилендә йөри. Алкотектор приборы күрсәткече — 0,742 миллиграмм/литр. 

21 июльдә сәгать 09.10да райондашыбыз, исерткеч эчемлек кулланып, шәһәрнең Гафиатуллин урамында ВАЗ-211440 машинасында хәрәкәт итә. Алкотектор приборының күрсәткече — 0,304 миллиграмм/литр. Гаепләнүче суд утырышына килмәгәнлектән, аның эше үзеннән башка карала. 

22 июльдә сәгать 01.15тә район кешесе шәһәрнең Чернышевский урамында исерек хәлдә ВАЗ-2107 автомобилендә йөри. Алкотектор приборы күрсәткече — 1,028 миллиграмм/литр. Гаепләнүче суд утырышына килмәгәнлектән, аның эше үзеннән башка карала. 

23 июльдә сәгать 00.20дә Кукмара районында яшәүче хатын-кыз алкогольле эчемлек кулланган хәлдә шәһәрнең Ленин урамында ВАЗ-21144 машинасының руль артына утыра. Алкотектор приборы күрсәткече — 1,041 миллиграмм/литр. 

26 июльдә сәгать 23.46да Киров өлкәсе кешесе шәһәрнең Ибраһимов урамында исерек хәлдә Лада Калина машинасында хәрәкәт итә. Алкотектор приборы күрсәткече — 0,458 миллиграмм/литр. Гаепләнүче суд утырышына килмәгәнлектән, аның эше үзеннән башка карала. 

Суд утырышына килгәннәр һәрберсе үз гаебен таный. Гаепләнүчеләрнең барысына 30ар мең сум штраф салына, шулай ук алар 1,6 елга транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә.

фото: район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев